Туганайлар

Кайбыч районының иң өлкән кешесе Мәлки авылында яши

Йөзе кояштай балкып торучы, үзе яшәгән елларның, инде сиксән еллап элек булган вакыйгаларның да һәр мизгелен бүгенгедәй яхшы хәтерләүче, һәр хәрәкәтеннән, сөйләшүеннән киң күңеллелек, игелек, кешеләрне, туган җирен яратуы бөркелеп торган Евдокия Маловага 13 январьда нәкъ 99 яшь тулды.

Гасыр яшьтәше диярлек Евдокия Васильевнаны гомер бәйрәме белән котларга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да аның райондагы иң олы яшьтәге абруйлы кеше булуын әйтте, зиһененең яхшы булуына соклануын белдерде, 100 яшьне дә шулай матур итеп каршы алырга язсын, диде. Аңа, яратып, Дуся апа дип эндәшәләр, ул тапкыр телле дә, ара-тирә шаяртып җибәрергә дә ярата. "Йөз яшемә, хәзердән үк әйтеп куям, үзең килерсең, көтәм, яме", - диде ул район башлыгына да. Аннан соң тагын өстәп куйды: әле киләсе январьга кадәр ерак, аңа кадәр килмичә торасыңмы инде?

- Изге күңелле яхшы кеше булганга, Ходай Тәгалә сезгә озын гомер биргән дә инде, Евдокия Васильевна. Тормыш иптәшегез Иван Григорьевич та сиксән яшенә кадәр яшәгән. Укытучы Маловлар гаиләсе авылда иң абруйлы гаиләләрнең берсе булган. Тормышның ачысын-төчесен, сугыш елларын күргәнсез. Бүгенге көнең бик бәхетле, тормышың бөтен, яныңда балаларыгыз бөтерелеп йөри. Без үзебезнең тарафтан барлык теләк-тәкъдимнәрегезне үтәргә әзер, нинди ярдәм кирәк була, хәлдән килгәнчә булышырбыз.

Ап-ак нәфис шәлен бәйләп, матур күлмәген киеп каршы алды ул үзен котларга килүчеләрне. "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Александр Акрымов та килгән. Олы Кайбычтан улы Алексей белән оныгы Радик та монда, Казаннан улы Валерий, кызы Валентина да кайткан. Хәер, кызын кайткан дип әйтү бик үк дөрес тә булмас, чөнки соңгы елларда газиз әнисе янында авылда яши. "Кызым да, улларым да карый, туган йортка эзне суытмыйлар", - ди Дуся апа. Картлыгыңда ул-кызларыңның кадер-хөрмәтен тоеп яшәү иң зур бәхеттер ул! Әнә әниләренә карата нинди зур ярату, наз, балалык рәхмәте чагыла йөзләрендә. Ирле-хатынлы Маловлар, укытучы булып эшләп, укучыларына гына түгел, үз балаларына да тиешле тәрбия биргән, күңелләренә рәхим-шәфкать орлыклары салган. Район башлыгы да шуны сизгәндәй балалары адресына җылы сүзләрен әйтте.

- Улыгыз Алексей Иванович Кайбычта гел җаваплы урыннарда эшләде, хөрмәткә лаек кеше. Валерий Иванович үзе Казанда яшәсә дә, Надеждино авылындагы чиркәүне тергезү уе белән янып йөри. Аның кебек кешеләр сирәк ул. Мәчет, чиркәүләр халык ярдәме белән төзелә, кулдан килгәнчә, без дә ярдәм итәбез, - диде Альберт Илгизәрович. - Бу изге эштә улыгыз кебек энтузиастлар, хәйриячеләр, ә чиркәүнең үзенең дин әһеле булу кирәк. Әнә Турминский чиркәвенә священник булып Николай Ермолаев килгәч, бөтен кешене берләштерде, халык ышанычын яулады, чиркәүне ремонтлау өчен православлар белән беррәттән мөселманнар да өлешен кертте, үзе тәртипле, күңелен биреп эшли. Олы Тәрбит авылында да чиркәү халык һәм безнең ярдәм белән эшләнә. Надеждино чиркәвенең тарихы зур, аны ничек тә торгызырга кирәк.

Кече Кайбыч халкы аеруча хөрмәт итә Маловларны. Әле хәзер дә укучылары Евдокия апаның хәлләрен белешеп тора, күчтәнәчләре белән килеп китә икән. Хуҗа Хәсән авылында туган Евдокия апа сугышка кадәр Әлки районында да укыткан.

- Үзебезнең районнан читкә чыгып китәсем килмәгән иде дә бит. Әмма мәгариф бүлеге мөдире мине нык куркытты, илгә бик күп укытучылар кирәк, тыңламасаң, сине алты ай төрмә көтә, диде. Барып төштем район үзәге Базарлы Матакка, бер бинада "Роно мөдире Камышов" дип язылган ишекне шакып кердем. Ул мине тыңлады, ерактан килгәнсең икән диде һәм Үргәгар авылына билгеләнүемне әйтте. Анда авыл Советында ике кеше бар иде, берсе завклуб Зәмзәмия булып чыкты, мин шуларда яшәдем. Аның кызы Нурия соңыннан Бәрлебашына кияүгә чыкты, ул хәзер вафат инде. Бер ел укыткач, ял бирделәр, әнинең авыруы турында телеграмма да алган идем, сугышны авылда каршыладым. Әнине ташлап, Әлки районына китәсем килмәде, үзем төрмәгә утыртырлармы инде дип курыктым. Кайбычка ронога бардым, Мәлкигә эвакуацияләнгән балаларның китерүләрен ишетеп кайттым. Мин шунда эшли башладым, - диде Евдокия Васильевна. - Барысы 26 бала, Белоруссия, Ленинград, Балтыйк буеннан килгәнәр, ач-ялангач, Зинаида Ильиничнаны Казаннан ук директор итеп җибәргәннәр. Ашарга юк, икмәк тә җитми, колхоз бәрәңгесеннән аш пешерәләр иде. Төрле милләт балаларын сыендырды безнең мәрхәмәтле Мәлки. Ә үземнең хәтерем яхшы, әле хәзер дә күзлексез диярлек татарча да, русча да укыйм, туганнар, дусларның телефоннарын яттан беләм.

- Кече Кайбыч авылы минем күңелдә дә матур хатирәләр калдырды, - дип сүзгә кушылды Валентина Ивановна. Бик тәртипле, тырыш авыл. Киленнәр каената белән сөйләшмиләр, тел яшерәләр иде. Без керәшеннәр, динебез башка, сөйләм телебез татарча булса да, барыбер аерыла, авылда мөселманнар гына яши. Әмма авыл халкы безне бик яхшы кабул итте. Моңа тагын бер нәрсә этәргеч биргәндер дип уйлыйм. Безнең әти сугышта әсирлектә Морза Бәрлебашы авылының бер солдаты белән бергә булган, аннан бергә качканнар. Соңыннан ул хәбәрсез югалган. Әлеге солдатның туганнары Кече Кайбыч авылында яшәгән. Әти белән әнине кунакка чакыргач, әти аларга шул хакта сөйләгән. Әти сугышның башыннан ахырына кадәр фронтта булган. Укытучылар буларак та аларга зур хөрмәт белән караганнар. Кече Кайбыч халкы аларның гына түгел, безнең йөрәкләрдә дә мәңгелеккә уелып калды. Пенсиягә чыккач кына кире Мәлкигә әйләнеп кайттылар алар. Әнинең озын гомерле булуының сере - әти белән бик тату яшәүләрендә. Кызганыч, төпчек улының гына гомере вакытсыз өзелде. Дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Без үз гомеребездә аларның бер-берсенә начар сүзләр әйтешкәнен хәтерләмибез. 1947 елда гаилә корып, әтинең вафатына кадәр безгә үрнәк булдылар. Әтиебезне 1994 елда соңгы юлга озаттык.

Өч сәгатьтән артык дәвам иткән әлеге очрашуда Алексей Иванович, Валерий Иванович та әти-әниләренә бәйле хатирәләрне күңелләрендә яңартты, әниләренә күрсәткән хөрмәт өчен зур рәхмәтләрен әйтеп озатып калдылар.

Луиза Сөнгатуллина, "Кайбыч таңнары" газетасы

автор фотосы

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: