Туганайлар

Калининода сугыш кырларында ятып калган авылдашлар истәлегенә төзелгән һәйкәл ачылды

Һәйкәлне Геннадий һәм Анатолий Давыдовлар төзегән

9 май көнне Тукай районының Калинино авылында сугыш кырларында ятып калган авылдашлар истәлегенә төзелгән һәйкәлне ачканнар. Тантанада авылның тыл ветераны Анна Виссарионова да катнашкан.

Һәйкәлне төзегән Геннадий һәм Анатолий Давыдовларга авыл халкы рәхмәтен белдергән. "Чәчәк куярга, бабайларыбызны искә алырга урын булды, балаларга, оныкларга күрсәтергә, аңлатырга була. Авылыбыз ямьләнеп китте," – дигән Гасимә Мартемьянова.

Мәләкәс авыл җирлеге җитәкчесе Юрий Васильев Калинино авылы халкын Җиңү көне белән котлаган. Мәләкәс мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкына концерт куйган.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: