Туганайлар

Каберләргә эзне суытмыйк

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белү кирәк. 1 августта районда Беренче Бөтендөнья сугышы каһарманнары каберләрендә булу матур гадәткә керә бара.

Музей хезмәткәрләре, туган як тарихын өйрәнүче меценат Рәйсә Мартынованың (мәрхүмә) тормыш иптәше Геннадий Мартынов, Эчке эшләр министрлыгы ветераны, запастагы II ранг капитаны Валентин Атласов, "Форпост" клубы җитәкчесе Алексей Алексеев белән берлектә әлеге матур йола кабатланды: алар "Онытылган бөек сугыш" акциясе кысаларында Беренче Бөтендөнья сугышы каһарманнары каберләрендә булып, аларны чистартып, тәртипкә китереп, ташларына чәчәкләр куйдылар. Бу акциядә шулай ук "Форпост" клубы, "Эзтабарлар" отрядлары әгъзалары, яшьармиячеләр дә катнашты.

Акция Шунак авылында тумышы белән Минзәлә өязе Уфа губернясы Федоровка авылында туып үскән Алексей Атласов (1886-1965 еллар) кабереннән башланды. Алексей Атласов Николай II һәм аның гаиләсенең шәхси сакчысы, Георгий хачының тулы кавалеры була.

-Беренче хач аңа сугышта бер немец офицеры һәм 14 солдатны әсирлеккә төшергән өчен бирелгән, - ди Алексей Атласовның туганнан туган энесе Валентин Атласов.

Бу игелекле эш моннан биш ел элек Рәйсә Мартынова башлангычы белән башланган иде. Аңа бу эшендә Валентин Атласовның булышлыгы зур булды. Каберләрне барлау, чәчәкләр кую исә рәсми рәвештә икенче ел башкарыла.

-Рәйсә Мартынова тырышлыгы белән шактый якташ Беренче Бөтендөнья сугышы каһарманнары барланды. Тик аларның күбесенең әлегә каберлекләре табылмаган, авыл җирлекләре башлыклары, җирлекләрдә яшәүчеләр алар каберлекләре табылуга, безгә хәбәр итсеннәр иде. Һәр каһарман зираты караулы, тәртиптә булырга тиеш, - ди Валентин Атласов.

Рәйсә Мартынованың игелекле эшен тормыш иптәше дәвам итүе, анда яшь буынның катнашуы да куанычлы.

-Яшь буын Бөек Ватан сугышы гына түгел, Беренче Бөтендөнья сугышы каһарманнарын да белергә тиеш, без әлеге сәфәргә аларны махсус алып бардык, - ди Алексей Алексеев.

-1914-1918 елларда барган I Бөтендөнья сугышы - дөнья масштабында ул чордагы 59 бәйсез дәүләтнең 38е җәлеп ителгән беренче хәрби конфликт. I Бөтендөнья сугышында Россиядән 2 миллионнан артык сугышчы үлә, 3 миллионнан артыгы әсирлеккә төшә, Россия империясеннән югалган халык 1 миллион тәшкил итә, - ди "Эзтабарлар" отрядыннан Светлана Рябова.

Әлеге отряд агымдагы елда Волгоградтагы эзләнүләрендә - 31, форпостлылар исә 9 сугышчының гәүдәсен табалар. "Форпост" отрядыннан Артур Фазлыевның "Онытылган бөек сугыш" акциясендә икенче ел рәттән катнашуы.

-Әнием ягыннан минем дә ерак бабам Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан, аның да Георгий хачы булган. Абыемнар аның әлеге хачлы фотосурәтен әле дә хәтерлиләр, - ди Артур.

Ул моны бер горурлык хисе белән сөйли. Аның да хыялы хәрби булу, мәктәпне тәмамлагач, хәрби уку йортына керергә хыяллана.

Сәфәр кылучыларның чираттагы тукталышы Сармашбаш җирлегенә караган Федоровка авылы иде. Биредә исә ике - Петр Васильев (1890 елның 20 ноябрендә Минзәлә өязе Уфа губернясында туган - 1962 елның 9 апрелендә Зәй районы Федоровка авылында үлгән) белән Порфирий Кустовский (1880-1922 еллар) каберләре бар.

Петр Васильев император Николай II һәм аның гаиләсенең шәхси сакчысы, унтер-офицер була. I Бөтендөнья сугышында 46нчы Себер укчылар полкы составында сугыша. Әсирлеккә эләгә, туган авылына 1923 елда гына кайта. Ул Германиядә әсиргә төшүе, биредә ач үлемнән аларны рус патшабикәсе саклап калуы турында оныгы Василийга сөйли. Россия белән Германия әсирләре белән алышкач, Петр Васильевич туган иленә, өенә кайта. Ә бит аңа матур тормыш булачак дигән вәгъдәләр дә була. 1930 елда ул гаиләсе белән Башкортстанның Бакалы районына качып китәргә мәҗбүр була. Шул рәвешле алар шомлы еллардан сакланып кала.

Порфирий Кустовский I Бөтендөнья сугышы башланганчы, император Николай II һәм аның гаиләсен саклаучы булып хезмәт итә. I Бөтендөнья сугышыннан 1920 елда кайта.

Сәфәрнең соңгы объекты - Сарман районы Илексаз авылыннан, кенәз Шәйдулла Йосыпов-Асылгәрәев (1890 елның 9 маенда Минзәлә өязе Уфа губернясында туган - 1918 елда Илексазда үлгән) кабере. Шәйдулла Асылгәрәев Төньяк фронтның 9нчы рота 29нчы армия корпусының 46нчы Себер укчылары полкы поручигы була.Ул хәрби хезмәткә 1912 елда алына, император Николай II һәм аның гаиләсенең шәхси сакчысы була.1914 елда хәрби хәрәкәттә катнаша, бер елдан Георгий хачының тулы кавалеры була. 1917 елның гыйнвар ае башында Шәйдуллага кенәз Йосыпов титулы кайтарыла. Указга кулны Николай II куя.

"Онытылган бөек сугыш" акциясе кысаларында дүрт сугышчының кабере барланды, тәртипкә китерелде. Алдагы елларда әлеге исемлек тагын да артсын иде. Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел.

Рәзимә Кашапова,

газета "Зәй офыклары"

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: