Туганайлар

Изгелеккә игелек

Өч чакрымга сузылган Владимир авылының иң югары очын да узгач, биек таулар сузылып китә. Бөтен кешене гаҗәпләндереп, тау түбәсеннән чишмә агып утыра биредә. Гаҗәпләнмәслек тә түгел: чишмәләр бит тау өстендә түгел, астан, елга буйларыннан бәреп чыга. Шуңа да бу гадәти чишмә генә түгел, Изге чишмә. Владимирлылар аны "Биек тау чишмәсе"...

Өч чакрымга сузылган Владимир авылының иң югары очын да узгач, биек таулар сузылып китә. Бөтен кешене гаҗәпләндереп, тау түбәсеннән чишмә агып утыра биредә.

Гаҗәпләнмәслек тә түгел: чишмәләр бит тау өстендә түгел, астан, елга буйларыннан бәреп чыга. Шуңа да бу гадәти чишмә генә түгел, Изге чишмә. Владимирлылар аны "Биек тау чишмәсе" дип йөртә. Ераклардан авылны сагынып кайтканнарның, адарынганнарның, суыннан дәва, тәнгә сихәт алырга теләгәннәрнең яраткан урыны бу. Корман боткасын да шушында пешергәннәр элек. Дөрес, бу йола авылда әле дә сакланып килә. Яшьрәк вакытта минем дә бу чишмә турында сорашканым булды. Аның турында легендалар саклангандыр, кемнәрнеңдер кызыклы язмышлары турында сөйләрләр кебек иде. Кызганыч, легендалар сакланмаган... Тәкми Марҗый тү-ти, Унтый Әләксандра түтиләр (хәзер мәрхүмнәр инде) шуны сөйләгәннәр иде: "Биек тау чишмәсе" Уладимер авылының гына изге урыны түгел. Элек Сон авылларыннан да (сүз Югары, Кече, Яңа Сон авыллары турында бара) монда килеп аклы-каралы үгез чала торган булганнар. Колхоз җитәкчеләре дә, күрше авыл татарлары да корман өчен яңгырлы, матур җәйләр теләп, тәкә, сарык бирә торганнар иде, "Биек тау чишмәсе" - барыбызның да уртак изге урыны ул."

Керәшеннәрнең беренче укытучысы, тәүге священнигы Василий Тимофеев та халыкны агарту, Казан Үзәк керәшен мәктәбенә укучылар туплау максаты белән Владимирга килгәндә, авыл халкының "Биек тау чишмәсе"нә агылуын тасвирлый. Корман боткасы пешерү көненә туры килә ул. Владимир керәшеннәрен иске керәшеннәр, мәҗүсиләр дип атый.

Бүген чишмәгә заманча ремонт ясаганнар, янында ачык төсле беседка торгызганнар, чишмә юлына таш түшәгәннәр, улак куйганнар, чардуган белән әйләндереп алганнар. Тирә-ягы чистартылган, чын мәгънәсендә кадерле урынга әйләндерелгән. Чишмә янындагы гаҗәп биек тополь агачы да бу урынга сихрилек өсти, аны тагын да серлерәк итә сыман. Аска карасаң, гаҗәп матур табигате белән тау битендә Владимир авылы сузылган.

Бу матурлыкны авылдашларга "СпецТрансСервис" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директоры, Нижнекамск шәһәрендә яшәүче Владимир егете Динар Пасыев бүләк иткән. Биредә яшәүчеләр дә, ераклардан кайтучылар да бүген аңа бик рәхмәтле. Мин дә рәхмәт йөзеннән, андагы матурлыкны күреп, үзенә шалтыратып алдым: "Зур хезмәт куелган, молодец, - дидем туганыма. - Авылларда мондый чишмәләрне район башлыкларын чакырып матур итеп ачып җибәрәләр. Ачкан көнне читтә яшәүче туганнарга да әйтеп чыгарга кирәк, белми калмасыннар", - дип кисәттем. "Нишләп чишмә ачыйм?! Мин ачкан чишмәмени ул. Гомер буе аккан табигать бүләге. Үземне күрсәтергә дип эшләнгән эш түгел, кешеләр килеп, җан тынычлыгы алалар икән, мин шуңа сөенәм! Ә рәхмәтегезгә миннән дә зур рәхмәт!" - диде.

Динар авылдашларына булдыра алганча гел ярдәм итеп тора: авыл зиратын койма белән әйләндереп алганда да, Качману көнендә чумып чыгу өчен Су өенә дип тә, Торочын бәйрәменә дә акчасын бирә, юлга асфальт түшәгәндә торбалар кайтарта, авыл өчен кирәкле эшләрне оештырганда материаллар белән дә булыша. Мондый егетләр булганда, авыл яшәр, дип ышанасы килә.

Лидия ПАСЫЕВА,
Мамадыш районы
Владимир авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: