Туганайлар

Иван белән Тәслимә мәхәббәте: 40 ел элек аерылышкан пар яңадан кавышкан

Танылган журналист, Татарстанның атказанган артисты, күп җырлар авторы Тәслимә Низами яшьлегендә чыгышы белән Мамадыш районыннан булган Иван Васильев исемле керәшен егетен яраткан була. Көтәргә вәгъдә биреп, хәрби хезмәткә озата. Ләкин, юк кына сүзгә килү аркасында Иванга үпкәләп, башка белән ярәшә. Аерылышуларына 40 ел булгач, бер-берсен табып кавышулары хакында "Интертат"ка сөйләделәр.

"Иванны сагынудан йөрәк шартлар дәрәҗәгә җитте, түзеп булмый башлады. "Син мине бәлки оныткансыңдыр, бәлки миңа һаман үпкә саклыйсыңдыр. Кичер мине, гафу ит. Казанга килгәнең юкмы? Шуны сорыйм дигән идем. Үлгәнче бер генә күрәсем килә үзеңне", – дип Вконтакте аша хат яздым, дип сөйләде Тәслимә Низами "Татар-информ" хәбәрчесенә...

- Тәслимә ханым, Иван әфәнде, әңгәмәне сезнең танышу тарихыннан башлыйк әле?

Иван: Бәрәңге басуында таныштык без. Укыган вакытта безне төрле колхозларга бәрәңге чүпләргә җибәрә торганнар иде. Тәслимәләр 4 кыз килгәннәр, копалка артыннан буразна буйлап бәрәңге чүплиләр, ә мин аларның чиләкләрен бушатып торам...

Тәслимә: Безгә бәрәңге ашата иде ул, шуңа яраттык без аны (көлә). Корымланып беткән кара бәрәңге ашап битләр, борыннар буялып бетә торган иде. Без Иван белән бер-беребезгә бер күрүдә гашыйк булган кешеләр бит...

- Тәслимә ханым, Иван әфәнде сезнең беренче мәхәббәтегез идеме?

Тәслимә: Әйе, беренче мәхәббәтем иде. Мин аның артыннан җир читенә дә барырга сәләтле идем шул вакыттан ук.

Иван: Октябрь бәйрәменә каникулга кайткач, хәрби хезмәткә чакыру алдым. 5 ноябрь көне иде ул. Шул вакыт Тәслимә минем армиягә китәсен сизгән шикелле, күрше совхоз җитәкчесенең кызы белән кунакка кайткан. 7 ноябрь көнне икәүләшеп безгә килеп керделәр болар. Ике авыл арасы 18 чакрым, җәяү килгәннәр бит әле, туңып беткәннәр иде мескенкәйләр.

- Егет өенә үзегез баргач, өйдәгеләр ничек кабул итте? Эзләп килгән, димәделәрме?

Тәслимә: Юк, киресенчә мине бик яраттылар. Килеп тә кердем, җиң сызганып эшкә дә тотындым. Иванны озатырга кызы кайткан, диештеләр авылда. Аеруча әнисе яратты, үз итте. Ышанасызмы, бүгенге көнгә кадәр туганнары минем фотосурәтләремне саклаганнар. Пар килеп тора идек без Иван белән. Күздән күзне, кулдан кулны ала алмый идек. Яшь вакытта мин аның куеныннан да чыкмадым, шул хәтле беребез өчен беребез үлеп тордык...

- Ул вакытта нигә өйләнешмәдегез?

Тәслимә: Иван армиягә китте. Ул вакытта телефоннар юк, хат язышып кына аралашабыз. Юк кына нәрсә өчен үпкәләштек тә, Иван мине ачуланып хат язды. Туктале, дим, хәзер мине ачулангач, алга таба ни булыр, дип кызулыгым белән җавап бирмәдем. Озак вакыт хат алышмагач, дус кызымның егете мине үзенең дустына димли башлады. Солтан исемле, тарих факультетында укый, бик акыллы, тәрбияле, диләр. Булачак тормыш иптәшем Солтан белән әнә шулай танышып киттек. Ул чыннан да бик итагатьле, акыллы кеше булып чыкты. Очрашып йөри башладык һәм ул миңа тәкъдим ясады. Ризалаштым. Бераздан, барысын да аңлатып, Иванга хат яздым. Әле дә хәтеремдә, Иван мине бик каты ачуланып җавап язган иде. Шуннан соң яшьлек мәхәббәтем белән нәкъ 40 елга араларыбыз өзелде...

- Иван әфәнде, көтәм дип вәгъдә биреп калган Тәслимәнең кияүгә чыгам дигән хәбәрен ишетү авыр булдымы?

Иван: Бик авыр булды. Шул вакытта Татарстанны сөймәс булдым. Татар иленә аягымны да басмыйм бүтән, дип үз-үземә сүз бирдем. Хәрби хезмәтем тәмамлангач, армиядән туп-туры Себергә киттем. Аерылышсак та, күңелем, җаным-тәнем белән гомер буе Тәслимәне яратып яшәдем.

Тәслимә: Бер көнне Иваннан качып кына фотоларны карап утырдым. Солтан белән Иван төс-кыяфәт буенча бераз охшашкан икән алар.

- Солтан абый белән ничек яшәдегез?

Тәслимә: Солтан белән матур яшәдек. Мин аны чын йөрәктән хөрмәт иттем, ул мине бик яратты. Солтан акыллы, тәрбияле, белемле кеше иде. Ләкин кайчагында безнең карашлар, фикерләр туры килмәде. “Һәркемнең үз фикере”, - дип, без бәхәсне туктата идек.

- Яшьлек мәхәббәтегез турында белә идеме соң ул?

Тәслимә: Белә иде. Солтан белән кара-каршы утырып, тормыш турында еш уйлана идек. Без икебез, ике төрле дөнья кешесе, дип ачыктан-ачык сөйләшә торган идек. Ул мине бер вакытта да ачуланмады. Тугъры ир булды Солтан. Бер вакытта да мине ялгыз калдырмады. Озатып куя, каршы ала иде. Хаталар да, гөнаһлар да булды. Барысын да аңлап, кабул итеп, бер-беребезгә терәк булып яшәдек. Дүрт бала үстердек. Кызым Гөлнар балалар иҗат йортында укыта. Илнар улым Айкидо һәм Джиу-джитсу буенча тренер, балалар укыта. Илшат улым Германиядә әле генә диплом алды, биш телдә иркенләп сэйләшә. Улым Иршад икебез укыган КФУда аспирантураны тәмамларга әзерләнә, генетик буларак, фәнни эш белән җитди шөгыльләнә. Балаларым дүртесе дә шигырь, көй яза, җырлый. Улларым гитарада уйный. Оныгым Камил пианинода уйный, өч онык миңа концерт куялар. Уздырыштан һөнәрләрен күрсәтәләр. Афәрин! Әти – әниләренә рәхмәт!

- Ачуланыша идегезме?

Тәслимә: Холкым буенча талашып, кычкырышып йөри торган кеше түгелмен, Солтан да тыныч булды. Балалар да тавыш күтәргәнгә ияләнеп үсмәделәр. Мин кычкырыбрак эндәшсәм дә, янга килеп, колакка: ”Әни, нәрсә дип әйттең ?” – дип пышылдыйлар, һәм көлешә идек.

- Үткәннәргә үкенмисезме?

Тәслимә: Үткәннәргә үкенергә дә, кеше гаепләргә дә ярамый. Һәр кеше үз язмышын үзе яза. Һәр адым – бумеранг. Яхшылык куанычлар китерсә, начарлыклар күз яшьләре булып кайта. Шуна күрә хаталарны кабатламаска кирәк. Күбрәк изгелекләр эшләргә тырышам. Хәйрия концертлары куябыз.

- Ирегез көнләшмәдеме?

Тәслимә: Көнләште. Бердәнбер Иванга көнләде мине. Бергә төшкән фотоларны, элек язышкан хатларның барысын да җыеп яндырды. Эч серемне сөйләп үзем ялгыштым, аның да тынычлыгын боздым. Сөйлисем калмаган шул...

- Иван әфәнде, ә сезнең тормыш ничек барды?

Иван: Яратып йөргән Тәслимәм кияүгә чыккач, баштан-аяк эшкә чумдым. Урыслар арасында яшәдем мин, шуңа күрә гомерем буе авыз тутырып татарча сөйләшергә кызыктым. Рәйсә исемле бердәнбер татар хатыны бар иде бездә. Шуңа өйләндем.

- Ярата алдыгызмы соң?

Иван: Яши башлагач, бер-береңне ярата башлыйсың, диләр бит. Ияләштек. Рәйсә белән дус яшәдек. Ике бала тәрбияләп үстердек. Ул да гармунда уйный, җырга – моңга гашыйк кеше иде. Кул эшләренә оста иде.

- Хатыныгыз Тәслимә ханым турында белә идеме?

Иван: Мин дә сөйләдем. Шуннан соң көнләште, билгеле. Бергә төшкән фотосурәтләрне альбомнан ертып ташлаган иде.

- Тәслимә ханымны кичердегезме?

Иван: Кичердем, ләкин оныта алмадым мин аны. 1981 ел, әле өйләнмәгән идем, авылга ялга кайткач, Казанга килеп Тәслимәне эзләп йөрдем. Яхшы укый иде, бәлки аны уку йортында укытырга алып калганнардыр, дип өметләндем. Ялгыш кына каршыма чыкмасмы, дип университет төбен озак таптадым. Очрашмадык, мин кире Себергә киттем. Аккан су кебек гомер дә узды...

Интернет, социаль челтәрләр барлыкка килгәч, университетның сайтыннан Тәслимәне барыбер эзләп таптым. Контактта көн саен аның битенә кереп, уңышларын күзәтеп, җырларын тыңлап яшәдем. Ләкин үзенә берни дә сиздертмәдем. Әнә шулай 10 ел буе интернет аша аны күзәттем. 2013 елны хатыным Рәйсә вафат булды. Шуннан соң бераз вакыт узгач, түзмәдем, Интертен аша гына Тәслимәгә бүләк җибәрдем...

- Тәслимә ханым, Иваныгызны таныдыгызмы соң?

Тәслимә: Таныдым, әлбәттә. Ул бүләк килеп төшкәч, кош тоткандай сөендем. Чөнки кайчан да булса Иван белән күрешербез дип башыма да китерми идем. 2005 елны минем дә ирем үлде, ялгыз калдым. Сәламәтлек тә яшь вакыттагыча түгел бит инде. Иван җибәргән бүләк минем күңелемә җылылык, бер нур бирде. Курка-курка гына Иванның битенә кердем. Керсәм, бите тулы минем җырларым. Әле дә минем белән яши икән бит бу, дип шаккаттым.

- Ә үзегез? Сезне нәрсә яшәтте?

Тәслимә: Мин дә күңелемдә Иван белән яшәдем. Балаларым да беләләр иде. Аңа багышлап язылган 350дән артык җырым бар. Иванга җырлар язып, хыялланып, Иван белән үземне бергә итеп күз алдына китереп иҗат итә идем. Имеш, без гел бергә, аерылмаган, бәхетле икән. Иҗат кешесе болай да хыялый була инде ул... Соңгы елларда ел фэн-шуй белән мавыгып киттем. Иң беренче итеп, өй түренә бәхет кошы ясап куйдым. Имеш, өемә бәхет кошы очып килгән. "Рәхмәт мине эзләп килгән өчен, мине тапкан өчен, без бит бәхетле. Мине яраткан кешем тапты, тормышым җайланды. Бөтен нәрсәм бар бу дөньяда", дип хыялланып хатлар язып шкафка тыгып куйдым һәм кайсылары тормышка аша, шуларын тамгалап бара башладым.

- Кайсыгыз беренче булып сүз башлады?

Тәслимә: Бүләген алсам да, бик язасым килсә дә, озак язмадым. Хатыны бардыр дип уйладым. Ләкин интернетта аның битен укыгач шик туды. Түзмәдем. "Мине бәлки оныткансыңдыр, бәлки, миңа һаман үпкә саклыйсыңдыр. Кичер мине, гафу ит. Казанга килгәнең юкмы? Шуны сорыйм дигән идем. Үлгәнче бер генә күрәсем килә үзеңне",- дип яздым. Шуннан соң ул миңа җавап язды. Кыскача гына үзенең тормышы турында сөйләде, хатынының үлгәнен әйтте. Аннары телефон номерларын алыштык һәм аралаша башладык.

- Ничек күрешергә булдыгыз?

Тәслимә: Өч ел буе мин аны Казанга чакырдым. Бик авыр миңа, сагындым, яратам бит, күрәсем килә, дип. Кайтмады. Иванны сагынудан йөрәк шартлар дәрәҗәгә җитте, түзеп булмый башлады. Бер көн иртән тордым да, ни булса шул булыр дип Иванга шалтыраттым. Миңа акча җибәр, үзем киләм, дидем. Өч көн эчендә, 22 мартта җыенып чыгып киттем. Самолетка кереп утыргач кына беренче тапкыр аңыма килдем. Син, Низами кая барасың? Ул кеше килмәскә дә мөмкин бит! Ирләр хатыннардан көлеп тә аралашып ята хәзерге заманда. Син шуңа ышандыңмы? - дип үземне сүгә башладым һәм куркуга калдым.

- Нәрсәдән курыктыгыз?

Тәслимә: Килмәсә, кая барырмын? Балаларымның күзенә ничек карармын, дип курыктым. Янымда утырган бер туташка хәлләремне аңлаттым. Марина исемле иде ул. Сеңлем, минем сиңа үтенечем бар. Мине каршы алмасалар, син мине ташлама, зинһар, үзеңә алып кайт. Мин үземнең 40 ел элек аерылышкан беренче мәхәббәтемне эзләп юлга чыктым, дидем. Иван мине ак чәчәкләр белән каршылады. Шуннан озак та үтмәде Маринадан смс алдым, мин ахырга кадәр сезне күзәттем, сокланып туя алмадым. Сез бик матур пар, бәхетле булыгыз, дип язган иде ул.

- Үзгәргәнме соң Иван?

Тәслимә: Үзгәргән, 40 ел үзенекен алган, әлбәттә. Ләкин күзләре шундый ук зәңгәр, нәкъ безнең яшьлектәге кебек. Аннан һаман да шундый ук җылылык бөркелә иде. Элеккечә аркадан кочаклап алды, калтырый үзе, дулкынлана, каушый. Күрешү шатлыгыннан еладык.

- Ничек никах укытасы иттегез?

Безнең инде яшь тә бар, мөмкин булса, Иван, әйдә, никах укытыйк, дидем. Ризалашты. Балдаклар алышып, Нижневартовскийда мәчеттә никах укыттык. Табынны өйдә үзем әзерләдем.

- Балалар ничек кабул итте?

Икебезнең дә балалар яхшы кабул иттеләр. Иванның зур улы никахыбызга бүләк итеп өр яңа, ак төстәге "Шевроле Нива" машинасы алып бирде. Юлга чыкканда кулыбызга күп итеп акча биреп җибәрде. Минем балалар да Иванны яраттылар, кочаклап кына торалар. Илшатым әлегә Германиядә ул гына күрмәде. Шулай да телефон аша аралашып торабыз. Әни син бәхетле булсаң, мин бәхетле, дип яза.

- Яраткан кешең янында уяну тәмлеме?

Тәслимә: Бик тәмле, бик рәхәт. Без гомер буе бергә торган шикелле. Әле икебез дә йоклаганда шундый каты гырлыйбыз. Ышанасызмы, биткә бит куеп йоклыйбыз, гырлаганыбызны ишетмибез дә хәтта. Мин келт иткән тавышка да уяна торган кеше үзем.

Иван: Элек Рәйсә мине, син гырлыйсын, йоклый алмыйм, дип икенче бүлмәгә чыгарып җибәрә торган иде. Тәслимә киресенчә. Аның белән борынга борын терәшеп, рәхәтләнеп гырлашып йоклыйбыз. Ничек ятып йоклап китәбез, шулай уянабыз. Бик рәхәт!

- Хәзер сез бәхетлеме?

Тәслимә: Мин чабып барган поездның соңгы вагонына сикереп менеп утырып бәхетле булган кеше. Бәхетсез мин, ялгыз, дип туктап калырга ярамый. Бәхет өчен көрәшергә кирәк икән ул. Мәхәббәт булмаса, бәхет булмый. Яраткан кешеңне табарга кирәк, аны югалтмаска кирәк. Мин шуны аңладым...

Иван: Бик бәхетле. Барысы-барысы өчен дә Тәслимәгә рәхмәт. Үлгәнче бер-беребезне яратып яшәргә язсын! Ходай хәерле гомер бирсен!

Амин, Амин, Амин! Тәслимә һәм Иван сезгә гомерлек бәхет, саулык, озын гомер телибез! Хәзер инде ашыгып чабучы гомер дигән тормыш вагонында мәңгелек мәхәббәтне саклап, картайган көннәрдә бер – берегезне кадерләп яшәргә, Тәслимә Низамига исә тормыш терәгенә таянып, халкыбыз өчен матур җырлар язарга дигән теләктә калабыз.

Автор: Юлия НАСЫЙБУЛЛИНА, "Интертат"

Фото: Тәслимә Низами архивыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: