Туганайлар

Истанбул минем язмышыма язылган

Халыкара хатын-кызлар көне якынлашканда,Төркиядә яшәүче жырчы Светлана Матвеева - Гашыйгуллина белән элемтәгә кердек. Бүгенге көндә Светлана ире, Россиянең Төркиядәге сәүдә вәкиле Айдар Гашыйгуллин һәм ике баласы белән Анкарада яши. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган Бакалы кызы бүген Төркиядәге рус, татар җәмәгать оешмаларында актив эшчәнлек а ып бара. Чит илдә тәрбияләнгән балаларга...

Җан тартмаса, җир тарта

Туган якка, бигрәк тә авылга, җәй саен кайтабыз. Балалар кечкенәдән үк "туган ил" дигән төшенчәне белергә, аңларга тиешләр. Аларның тамырлары биредә - Казанда һәм Башкортстанның Бакалы төбәгендә. Кайтуны зарыгып көтеп торалар. Бакалыга кайткач, әниемнен авылы Яңа Илектә дә, әтием авылы Сазановкада да булабыз. Урманга, авыл мунчасына, йомшак бәпкә үләненә, җиләк-җимешкә рәхәтләнәбез, бакчага су сибәбез, казлар, үрдәкләр белән мәш киләбез. Сарайга чыгып, тавык ояларыннан күкәй җыю - балалар өчен үзе бер бәхет, бер могҗиза.

Җәйләрен авылга кайту балаларны татар, рус телләренә өйрәтү өчен дә кирәк. Өйдә телләре татарча ачылса, балалар бакчасында инглиз, төрек телләрендә аралашалар. Иң гаҗәбе шул - бар телләр дә балаларга бик җиңел бирелә. Төркиядә яшәсәк тә, балалар белән бергә ватандаш оешмалар уздырган төрле чараларга йөрибез. Балалар үз телләреннән, үз культураларыннан аерылмаска, күбрәк аралашырга, күбрәк белергә тиеш.

Туган нигез белән бәйләп торучы ике кеше - әниләребез, кызыбыз Айлин белән улыбыз Раянның әбиләре Любовь Павловна белән Фирая Шакировна. Алардан башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Балалар кечерәк чакта, бер-берсен алыштырып, икешәр ай Истанбулда торып китәләр иде. Хәзер дә әниләребез - иң ышанычлы кешеләр, гаиләбезнең терәге.

Гашыйк Гашыйгуллиннар

Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаганнан соң, мин Казан шәһәренең Идел буе районы сәнгать мәктәбендә "Мирас" балалар ансамбленең вокал укытучысы булып эшләдем. 2010 елның җәендә коллективны Төркиядә ел саен уза торган фольклор фестивальгә чакырдылар. Безнең белән коллективның җитәкчесе, хореограф Дәүләт Үмәров һәм журналист Гамира Гаделшина да барды. Шушы ук көннәрдә Төркия татарлары Сабантуй уздыралар, һәм мин, җырчы буларак, анда да катнашырга тиеш идем.

Икенче көнне без Искешәһәргә Сабантуйга киттек. Юл шактый ерак, алты сәгатьләп барасы. Иртә таңнан, сәгать дүрттән торып юлга чыктык. Безне Татарстанның Төркиядәге вәкиллегендә эшләүче Айдар исемле егет килеп алды. Машинага утыру белән, юлдашларым Дәүләт Үмәров белән Гамира Гаделшина йокыга талдылар. Ә мин бик тынгысыз кеше, руль артында утырган Айдар өчен борчылып, керфек тә какмадым. Арткы утыргычтан алдагы көзгегә күз салгалап, аның уяулыгын саклап бардым.

Кайтканда Айдар безгә Истанбулның истәлекле, тарихи урыннарын күрсәтте. Инде кичен, гостиницага кайтып туктагач, Дәүләт Үмәров белән Гамира Гаделшина миңа бертавыштан: "Светлана, безнең купьеллык тормыш тәҗрибәбезгә ышан, бүгенге көн сиңа багышланды", - диделәр.

Иртәгесен Истанбулда Сабантуй һәм без анда балалар белән чыгыш ясарга тиеш идек. Керәшеннәрнең "Йөзек салу" йоласын күрсәтәчәкбез. Тик бер проблемабыз бар: йөзек сала торган чиләгебез Казанда калган. Нәкъ шул чакта, "Берәр проблемагыз юкмы?" - дип, Айдар шалтыратты. Мин проблеманы аңлатып бирдем. Берникадәр вакыттан, чиләк инде сәхнә янында тора иде. Гади чиләк кенә түгел, аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән чын сәнгать әсәре иде ул.

Бик уңышлы сәфәр булды бу. Фестивальдә дә чыгыш ясап, икенче урынга чыгып, Казанга алтын медаль белән кайттык.

Төркиядән кайтып ярты ел узгач, без Айдар белән хат алыша башладык. Ул мине матур шигырьләргә, комплиментларга күмде. Минем җырларымның, һәр юлын яттан белә, аларга матур мәгънәләр сала. Ул минем иҗатымны кабул итте. Дөньяда миннән дә бәхетле кеше юк иде. Озак та көттерми, Яңа ел алдыннан, кунакка кайтып, минем кулымны сорады.

Истанбул

Бу уникаль шәһәр, Мәскәү, Казан, Уфа кебек үк, минем өчен бик кадерле, мин аңа гашыйк. Истанбул минем язмышыма язылган. Биредә мин булачак ирем белән таныштым, биредә безнен, балаларыбыз туды, тәпи атлап китте. Күп шатлыкларыбыз, борчуларыбыз, матур истәлекләребез Истанбул белән бәйле.

Төркиядә рус, татар җәмәгать оешмалары бик актив эшли. Россия көненә, Җиңү көненә багышланган чараларда, һәм, әлбәттә инде, Сабантуй бәйрәмендә дә катнашабыз.

Күптән түгел Төркиядә һәлак булган Россия илчесе Андрей Карлов та минем иҗатыма хөрмәт белән карый иде. Шушы трагик вакыйгалар алдыннан гына, илчелектә узган бер чарада "По Муромской дороге" җырын башкаргач, Андрей Геннадьевич, яныма килеп, рәхмәт әйтеп: "Бөтен күңелемне актарып чыгардың, үземне балачагыма әйләнеп кайткандай хис иттем", - диде.

Аның коточкыч үлемен бик авыр кичердек. Ул зур хөрмәткә лаек кеше иде.

Ирем Айдар Гашыйгуллин, дүрт ел республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов кул астында Татарстанның Төркиядәге вәкиле булып эшләп, тәҗрибә туплаганнан соң, 2016 елның сентябрендә Россия хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев карары белән, Россиянең Төркиядәге сәүдә вәкиле итеп билгеләнде.

Без моны гаиләбез өчен зур дәрәҗә итеп кабул иттек.

Керәшенлек - канымда

Казан консерваториясендә укыганда, студентлар өчен оештырылган "Бәрмәнчек" ансамблендә шөгыльләндем. Безне керәшеннәрнең булачак дәүләт ансамбле өчен махсус әзерләделәр. Бу ансамбльдә эшләп китәргә язмаса да, керәшенлек миннән беркая да китмәде, ул минем канымда, тамырларымда. Хәзер мин рус халык җырлары, ретро һәм сугыш чоры җырларыннан торган, "Бесценное богатство" дип исемләнгән альбомымны чыгару өстендә эшлим. Алла боерса, икенче альбомым керәшен җыруларына багышланачак. Керәшен җырларына бик җаваплы, сак карарга кирәк, бу аерата катлаулы процесс. Үзем өйрәнгән җырлардан кала, авылда, бакалы әбиләреннән яздырып алганнары да бар. Шуңа күрә, бу байлыкны халыкка җиткерүне үземнең изге бурычым дип саныйм. Әнием дә, оста җыручы буларак, бу эштән читтә калмас.

Төркиянең "Оҗмах почмагы"

Төркиядә православие тарихына кагылган изге урыннар күп, биредә апостолларның эзләре калган. Измир шәһәреннән ерак түгел генә Селчук дигән тарихи урын бар. Гөлчәчәкләр эчендә утырган бу оҗмах җирендә изге кыз Мария үзенең соңгы көннәрен уздырган. Ул яшәгән кечкенә генә йорт хәзер чиркәү булып хезмәт итә. Август аенда бирегә төрле төбәкләрдән православ поломниклар җыела. Беренче балабызны көткәндә, ирем мине шушында алып килде. Мин башта кая, ни өчен килгәнебезне аңламадым да. "Бу Изге кыз Марияның йорты, - диде ул миңа. - Кереп теләкләреңне әйт, шәм куй". Бу җанга рәхәтлек бирә торган, сүз белән аңлатып та булмый торган гаҗәеп урын. Төркиягә ял итәргә барган карендәшләребезгә, бигрәк тә хатын-кызларга, әлеге изге урынга килергә киңәш итәм.

Бәхет ачкычын таптым

Хатын-кызның бәхете - гаиләдә. Мин үземне бәхетле тоям. Балаларымның яраткан әтисе, үземнең кайгыртучан, сөекле ирем бар. Ул, рухи яктан бай кеше буларак, иҗатымда да ярдәм итә, алга таба үсәргә, эшләргә шартлар тудыра. Нинди генә катлаулы, җаваплы, җитди дәүләт проектлары өстендә эшләсә дә, гаилә, балалар өчен вакыт таба.

Гаилә бәхетен кору өчен, хатын-кызга акыллы гына түгел, зирәк тә булырга кирәк. Зирәклек ул иреңне ихтирам итүдә, сабырлыкта чагыла. Иреңә бөтен башлангычларында, проектларында ярдәм итәргә кирәк. Хәтта ул планнар, проектлар барып чыгарлык булмаса да, ышанырга, аның рухын күтәрергә, җиңүгә өметләндерергә кирәк. Бәхет ачкычы - шунда.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: