Туганайлар

Искәндәр Гыйләҗев: "Кешегә бер генә гомер бирелгән, һәм ул аны "ҮЗЕ" булып яшәргә тиеш"

"Туганайлар" газетасының №8 санында Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев белән зур интервью басылып чыкты.

 - Сезне милли культураны шәһәрдә үстерү фикерен яклаучы кеше буларак беләбез. Чынлап та, авылларда көннән-көн потенциал кими, көч югала, белем учагы булган мәктәпләр ябыла, я дә булса, рус телендә укытуга күчә. Татар культурасының, шул исәптән керәшен культурасының да, киләчәге бармы?

- Мин күрәзәче дә, пәйгамбәр дә түгел, “бар” дип тә, “юк” дип тә әйтә алмыйм. Булсын иде, дигән теләк бар. Ләкин, шәһәр культурасы белән авыл культурасы арасында зур каршылык ята. Бер яктан караганда, без әлегә кадәр авылга карап өметләнәбез. Ләкин бит авылның мөмкинлекләре дә, психологиясе дә шәһәрнекенә караганда нык чикләнгән. Бары тик авылга гына өметләнәбез икән, телебезнең киләчәге юк. Чөнки авыл – бик прагматик дөнья бит ул. Реалист булыйк - авыл әлегә күпчелектә татар телендә сөйләшә, чөнки бүтән телләрне белми. Шул ук авыл кешесе, шәһәргә килә дә, балаларын урыс телендә укыта башлый түгелме?  Шәһәрдә татар теленең төп дошманы кем? Кичәге авыл кешесе! Монда дөресен әйтергә кирәк! Кем балаларын татар классына бирүгә каршы? Кем әйтә, балаларга татар телен укытмагыз, дип? Кем, БДИне русча бирдерү яклы? Күбесенчә, шул ук кичәге авыл кешеләре. Минем өметем шунда: яңа менталитет, караш, психология белән, бер структура булып оешып, шәһәр яшьләре шушы хәлне бераз уңай якка борып җибәрә алмас микән, дим. Бу минем авыл артта калган дип, аны кире кагуым түгел, чөнки мин авылны бик яратам. Авылның милләт тормышындагы гаҗәеп зур ролен дә аңлыйм. Шулай да, бүгенге көндә акцент һәм өмет күбрәк милли үзаңлы шәһәр яшьләрендә. Авыл яшьләрен дә тартып, алар бер симбиоз булып берләшә алалар. Ләкин минем прогнозларым барыбер пессимистик. Киләчәктә татар халкының саны бик нык кимер, һәм тагын бер 20-30 елдан аның ядрәсе, үзәге генә калыр, дип уйлыйм.

Баланың психологиясе кечкенә чактан формалаша. Өендә әти-әнисе белән татарча сөйләшсә дә, аның иптәшләре рус телендә уйныйлар, аралашалар, мультфильмнар карыйлар. Мин үземнең оныкларымнан гына чыгып әйтәм: безнең белән татарча сөйләшәләр, ә үзара уйнаганда русчага күчәләр. Татарчасы русчасына караганда яхшырак булган кече оныгым, үзе генә калып уйнаганда, үз алдына русча сөйләшә башлый...

Әйтик, мин Багражда телемне чарладым, камилләштердем, чөнки бөтен авыл татарча сөйләшә иде. Син дә алар белән тигезләшергә мәҗбүрсең, моңа омтыласың. Ә хәзер бүгенге көнгә кайтыйк. Авыллар тулы шәһәрдән кайткан балалар. Мин аларга татарча дәшәм, ә алар мине аңламыйлар... Алар үзләре, пыр туздырып. әби-бабаларын урысча сөйләштерә. Һәм кирегә юл юк. Менә үзгәреш нәрсәдә.

- Татарларда шундый хәл булгач, керәшеннәргә нәрсәгә өмет итәргә соң?

- Бөтен нәрсә керәшеннәрнең үзләреннән тора. Керәшеннең үзен кем дип хис итүеннән. Минемчә, керәшеннәр дөньяга карашы, теле, мәдәнияте, моңы белән, урыска караганда, татарга якынрак тора. Шуңа күрә алар, ике арада калмыйча, үзләренең йөзен саклап, татарга якынрак булырга тиеш.

- Бу мәсьәләдә фикерләр бер төрле генә түгел, һәм ул керәшеннең үзеннән генә тормый.

- Әйе, хәтта кайбер татар галимнәре һәм идеологлары, гадиерәк кешеләрне әйтмим дә инде, керәшеннәр алар чукынган татарлар, һәм мөселман диненә кире кайтырга тиеш, дип саный. Тик керәшеннәрнең үз мәдәнияте, үзаңы, үзенең кызыклы формалашу, килеп чыгу тарихы барлыгын танымыйлар. Бу очракта мин үземне киңрәк карашлы кеше дип саныйм. Бу мәсьәләләрдә безнең татарларга киңлек җитми. Бер-береңне һәрвакытта да хөрмәт итәргә, ишетергә, аңларга, тыңлый беләргә кирәк. Бездә тәкәбберлек бар, “имперский” калдык дип саныйм мин аны. Без үзебез дә бик аяныч хәлдә хәзер, шулай да, башкаларга өстәнрәк карыйбыз. Һәм бу керәшеннәргә генә кагылмый. Һәр кеше конкрет милләт вакиле булып туа. Һәм моны, нигездә, үзгәртү мөмкин түгел. Өстән, Ходайдан бирелгән нәрсәне үзгәртергә кирәк тә түгел. Кешегә бер генә гомер бирелгән, һәм ул аны “үзе” булып яшәргә тиеш, аның уникальлеген танырга кирәк.

- Нәкъ 20 ел элек, 1999 нчы елда, сезнең институт тарафыннан “Татар энциклопедиясе сүзлеге” (“Татарский энциклопедический словарь”) басылды. Әлеге сүзлектә бөтен керәшен авыллары да “татар авылы” дип күрсәтелгән. Энциклопедия бит ул авылларның тулы характеристикасын бирә, аның этник, этно-мәдәни билгеләрен дә күрсәтә. Энциклопедик хезмәтләр белән галимнәр – этнологлар, тел белгечәре, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр файдалана. Бу чынбарлыкны яшерү түгелме?

- Әлбәттә, бу уйланылмаган эш булган. Тик 20 ел элек басылган хезмәтне инде кире төзәтеп булмый. Без хәзер яңа проект башладык, ул бары авыллар тарихын гына үз эченә алган зур хезмәт булачак. Басма өч томнан торачак һәм “Татарстан Республикасының торак пунктлары” дип аталачак. Аның беренче томы, исемнәре А һәм Б хәрефләреннән башланган районнарны үз эченә алганы, дөнья күрде инде. Аңа 14 район кергән. Икенче томы ел азагында, өченче томы киләсе елда басылыр, дип планлаштырабыз. Безнең бурыч – республикада бүгенге көндә исәптә булган бөтен торак пунктларны өйрәнү һәм алар турында мәгълүмат бирү – тарихы, экономикасы, сәяси, мәдәни үсеше, традиция ләре, танылган шәхесләре һ.б.

Бу энциклопедиянең электрон версиясе дә әзерләнеп ята. Басма вариантта хаталар киткән очракта да, без аларны электрон вариантта төзәтә алачакбыз. Төзәтмәләр фәнни яктан нигезләнгән булса, әлбәттә.

Гомумән, безнең Институт бүгенге көндә Татар энциклопедиясенең электрон вариантын эшли башлады – аның Интернетта инде үз сайты да (tatarica.org) бар. 

Бу зур, җаваплы проект Татарстан Республикасы, Татарстанда яшәгән халыклар турында тулы, мөмкин кадәр тирән тикшерелгән, объектив мәгълүмат бирәчәк, дип ышанам. 

Бүгенге сөйләшүдән файдаланып, “Туганайлар” газетасын укучыларга мөрәҗәгатъ итәр идем.

Укытучылар, төбәкне өйрәнүчеләр, музейлар оештыручылар, китапханәчеләр, үз ыру-нәселе тарихы белән кызыксынучылар!

Әйдәгез, җәмәгать, безнең электрон энциклопедиягә мәгълүматлар тупланган вакытта, активлык күрсәтик! Электрон энциклопедиянең мөмкинлекләре чикләнмәгән. Безгә өстәмәләр, конструктив тәнкыйть, фотолар кирәк. Һәр авылга махсус мәкалә багышлаячакбыз. Бу мәкаләләрдә авылга караган барлык нечкәлекләрне бөртекләп бирә алмыйбыз, чөнки аның өчен информация, кадрларыбыз, белгечләребез җитми. Шуңа күрә, видеоаудио информация, архив материаллары, документлар, элеккеге колхозлар тарихына караган материаллар безнең өчен үтә дә кыйммәтле. Авыл ветераннарыннан истәлекләр сөйләтү дә бик кызыклы булыр иде. Андый истәлекләр сайтка, ветеранның үзе турындагы мәгълүматлар белән куелачак. 

Хатларыгызны info-ite@mail.ru почтасына юллагыз.  

Интервьюның башы: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/iskndr-gyylev-bagrazh-minem-kelem-dnya-dagy-i-matur-avyl-bulyp-kerep-kaldy


Людмила БЕЛОУСОВА сөйләште.

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: