Туганайлар

Исемемне Тукай үзгәртте

Карендәшебез Николай Дунаев белән интервью

- Наил абый, артист булып кайткач, мәктәптә уйнаган спектакльләрдә уйнарга туры килмәдеме?

- Туры килде, “Миркәй белән Айсылу” һәм “Чаткылар”. Тик мин артист булганчы, баш рольләр Ромай белән Замир Дәүлиен уйнадым, ә театрда миңа эпизодик роль Зәркайны һәм Гаязны бирделәр.

- Сезгә Ә.Фәйзинең “Тукай” спектаклендә бөек шагыйребезнең ролен башкару насыйп булган. Ул Сезнең күңелдә ничегрәк саклана?

- Әйе, ул безнең диплом эшебез иде. Без ул спектакльне Казанга кайтып, Г.Тукайның 75 еллыгы көннәрендә Г.Камал театры сәхнәсендә, театр артистлары белән бергә кушылып уйнадык. Бу роль минем исемемне дә үзгәртеп куйды. Спектакльнең программасында Тукай ролендә Николай Дунаев дип язылган иде. Кайбер тамашачыларга бу бик сәер тоелган. “Ничек инде” Тукайны рус кешесе башкара, имеш.

Инде театрга кайтып, мин катнашкан беренче спектакльнең программасына режиссерлар исемеңне үзгәртеп языйкмы әллә дигәч, каршы килмәдем: “Исемемне үзгәртсәгез дә, фамилиям белән отчествома тимәгез”, - дидем. Шулай итеп, “Наил дунаев” дигән кушамат барлыкка килде.

Шул спектакльдә СССРның халык артисты Хәлил Әбҗәлилов крестьян ролендә мин Тукайга таяк тоттыра. Әйтерсең лә олы юлга чыгарга зәер-фатыйхасын бирә. Әнә шул күренеш хәтеремдә гомерлек истәлек булып саклана.

- Уңай рольләрегез күбрәк булдымы, әллә тискәреме?

- Уңайлары күбрәк булгандыр. Булдыклы артист тискәре образның да ягымлы ягын күрсәтә белергә тиеш. Әгәр тискәре образны якламасаң, аның чынлыгына, дөреслегенә инанмасаң, аңа кем ышансын?

Бер генә кеше дә үзен әшәкегә санамый (гәрчә кайберәүләрнең начар гамәлләре булса да). Тискәре рольне уйнаудан мин чирканмадым, киресенчә, чөнки әйбәт пьесаларда алар башка персонажларга караганда ныграк дәлилләнгән, саллырак язылган була.

- Безнең заман герое нинди булырга тиеш Сезнеңчә?

Бүгенге көндә драматурглар аны таба алмыйлар. Шуңа күрә руслар да классикага күчте. Бәлки, күпмедер еллар үткәч, аны билгеләрләр. Шуңа күрә әлегә аны әйтүе кыен. Аның үлчәме юк ич. Яшь драматург Илгиз Зәйниевнең “Мәхәббәт турында сөйләшик” дигән спектакле буенча куелган спектаклендәге гаилә – бүгенге көн кешеләре. Андагы Ногманның киң күңелле ир икәнен тамашачы тоя, аны бик яратып кабул итә.

- Бүгенге көндә өметле яшьләр күренәме? Гомумән, театрда?

- Безә кайбер тамашачы: “Сез киткәч, кемнәр калыр инде?” – диләр. Ул тамашасыларга безнең белән бергә олыгая барганга, бер “һаваны” сулап гомер иткәнгә генә шула тоела. Хәзерге яшьләрнең фикерләре дә, гамәлләре дә башка. Араларында театр гыйлемен тирәнтен үзләштергән талантлар барлыгын күрү күңелләрдә куаныч тойгысы уята.

- Сез заманында Ленин исемендәге мәдәният сараенда халык театрын да җитәкләгәнсез.

Әйе, ул чакта коллектив фестивальләрдә катнашып, диплонар яулады, лауреат исеменә лаек булды. Ул тирә мәхәллә халкы спектакльләрне яратып карый иде, чөнки катнашучылар үзләре белән бергә эшләүче, үз танышлары бит.

- Төшегездә дә спектакльләр белән саташмыйсызмы?

- Мин еш кына әллә кайчан уйланып ташланган спектакльләрдәге рольләремне искә төшерә алмый азапланып, киемнәремне таба алмый изаланып, инде пәрдә ачылыр вакыт җитте дигәндә генә, манма суга батып, уянып киткәлим.

- Сез ырымга ышанасызмы?

- Ышанам. Барасы җиремә чыгып киткәндә кире әйләнеп керсәм, юлым һич уңмый. Балыкка баргандамы, дәрескәме...

- Сез балыкчы да икән бит әле. Ниндиләре каба соң?

- Вакытым аз булу сәбәпле, яр буенда озак утырырга туры килми. Балык төрлечә эләгә, ул бит су төбендә: ноль килограммнан алып кырык килога хәтле тотканым бар.

- Шатлык нәрсә ул Сезнеңчә? Андый мизгелләрегез күп булдымы?

- Күп тапкырлар. Җәй буе ял иткәннән соң труппаның яңа сезонга җыелган көне, коллегалар белән яҗадан очрашу.

- Горурлык нәрсә ул? Горурлык хисләре кичергәнегез бармы?

- Бар. Сезонны уңышлы тәмамплап, гастрольләрдә чит-ят җирләрдә яшәгән милләттәшләрең күңелләрендә горурлык хисе кузгатып, туган калабызга кайту.

- Гүзәл хатирәләрегез, гүзәл мизгелләрегез?

- Спектакль башланыр алдыннан, пәрдәнең теге ягында тамашачының гөж килүе. Бу гөждәү нәкъ умарта гөжләве – ул минем яшьлегем.

- Кайбер спектакльләр бик озак еллар бара, һаман бер сүзне кабатлау туйдырмыймы?

- Юк. Минем хатыным да гомер буе бер сүзне кабатлый: бүген театрда нәрсә уйналасын белсә дә, мин спектакльгә чыгып киткәндә, “Бүген нәрсә була?” – дип кабатлый. Ул сүзне ишетү миңа рәхәт. Ә кайткач, һәрвакыттагыча: “Спектакль ничек үтте, тамашачы бар идеме? – дип кабатлый. Миңа тагын рәхәт.

- Театр артистларын телсез калдырырлык сорау биреп буламы?

- Була. Театр җитәкчеләре, һич көтмәгәндә, артистны кабинетларына чакырып, үзеннән: “Нинди роль уйнарга телисең?” – дип сорасалар, белмим, кайсы артист кына үз аңында калыр икән?!

- Иң бәхетле мизгел?

- Тулы зал тутырып утырган тамашачыларның спектакль тәмамлангач дәррәү килеп алкышлаулары астында, әкрен генә театр пәрдәсенең ябылуы һәм шуннан соң туган тынлык. Бу мизгелдән үзеңне дә тоймыйсың, зиһенең дә әллә кая киткән?!.

- Нигә Сез һәр сорауга да театр тормышы, спектакльләр белән бәйләп җавап бирәсез, башка төр дөнья Сезгә бөтенләй ятмы әллә?

- Үзегез үк җавап бирдеге ич: әйе, театр ул – минем тормышым. Гомерем театрда үтте. Шатлыгым да, кичерешләрем дә театр тормышы белән бәйләнгән. Яшәсен Театр!

Люция Хәбибуллина, 2007 ел

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: