Туганайлар 18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ирада Әюпова: “Бәрмәнчек” ансамбленең үз йорты булуы бик куанычлы”

Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров һәм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова  керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” фольклор ансамбленең яңа бинасын карарга килделәр.

"Бәрмәнчек" фольклор ансамбле үз биналы булды. Казан үзәгендә урнашкан бинаны төзекләндерүдән соң карарга дип килгән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова: "Ансамбль Республиканың брендына әверелде. Ул республикакүләм генә түгел, шулай ук башка регионнарда узучы чараларда да катнаша.   Ансамбль өчен чын күңелдән шатмын. Чөнки ансамбльнең үз юлында нинди авырлыклар белән очрашканын беләм. Аларга төрле вакытлыча биналарда эшләргә туры килде.  Ансамбльнең үз йорты барлыкка килүе бик куанычлы", - дип белдерде.

Бина төзекләндерелеп бетерелгәнче, ансамбль Халыклар дуслыгы йортында, Шәрык клубында, Курчак театры бинасында эшләгән иде. Спартаковская урамындагы бина ансамбльгә  2017 елда бирелгән  «Бер ел буенча капиталь  ремонт эшләре барды. 15 июльдә ансамбль тулысынча күченде. Элек, шартлар булмаганда, башта биючеләр, аннан вокалистлар, аннан оркестр, чиратлап репетицияләр ясый иде. Хәзер һәр төркемнең   үз бүлмәләре бар. Үзебезнең йортыбызда кечкенә «Бәрмәнчек»ләрне дә үстерергә, дигән планнарыбыз бар», - дип белдерде ансамбльнең директоры Артур Поляков.

Алексей Дмитриев фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кадерле дуслар, "Бәрмәнчекләр"! Чын күңелдән тәбриклим! Зур уңышлар телим! Наиля Альмеева