Туганайлар

Иосиф Камашев: “Керәшеннәр татар телен дә хөрмәтлиләр, үз телләрен дә онытмыйлар”

Керәшеннәр татар тенендә сөйләшәләр, тик ул саф татарча түгел. Башка ят телдән кергән сүзләр, исем, атамалар керәшендә фонетик яктан үзгәртелеп төркиләштерелә, әйтүгә яраклаштырыла

Өйрәнеп бетерелмәгән, системага салынмаган, караңгы урыннары күп булган тарихыбыз битләрен актарып карасаң, керәшен халкын тамырында нык утыручы киң ябалдашлы имән агачына тиңләргә була. Бу агачка һәм аның ябалдашларына дистәләрчә тупкыр кылычлар, балталар белән чапкалаганнар, ләкин корыта, харап итә алмаганнар.

Керәшен хылкының теленә игътибар итик. Керәшеннәр татар тенендә сөйләшәләр, тик ул саф татарча түгел. Башка ят телдән кергән сүзләр, исем, атамалар керәшендә фонетик яктан үзгәртелеп төркиләштерелә, әйтүгә яраклаштырыла. Моның сәбәпләре шактый. Әйтик, татар теленә ислам йогынтысы белән килеп кергән ф, в, х, һ авазлары керәшеннәрдә бәтенләй юк. Әнә шуңа күрә алар файда сүзен “пайда”, хачны “кач”, дәфтәрне “дәптәр”, һәмне “әм”, һаваны “ауа” дип сөйлиләр. Шулай ук бездә “р” авазыннан яки “ст” дип башланып китә торган сүзләр дә сөйләм теленә яраклаштырылып, рәхәт урынына “эрәкәт”, рам урынына “ырам”, стакан урынына “ыстакан” дип әйтелә.

Мондый җайлаштырулар кеше исемнәрен әйткәндә аеруча нык сизелә. Кайчагында алар нечкәләштереләләр, ә кайчагында – киресенчә.

Әйтик, Максим – безнең телдә Мәкчемгә, Матвей Мәтебейгә, Матрена – Мәтрүнәгә, Ульяна – Үлҗигә, Дарья – Дарҗыйга һ.б. әйләнә.

Гомумән, дөньяда яшәүче халыклар саны да, алар сөйләшкән телләр саны да төгәл билгеле түгел. Җир шарында барлыгы 3-4 мең төрле халык яши дип исәпләнә, алар 4-5 мең телдә сөйләшәләр. Шулай итеп, халыклар саны белән алар сөйләшкән телләр саны туры килми. Чөнки кайбер очракта күп халыклар бер телдә, бер халык берничә телдә сөйләшә.

Ә менә мордва халкы ике телдә – мокша һәм эрза телендә сөйләшә. Шулай ук ике телдә мәктәпләр эшли, газеталар чыга, радио-телевидение тапшырулары алып барыла.

Шулай итеп, керәшеннәр татар телен дә хөрмәтлиләр, үз телләрен дә онытмыйлар.

Бик кызганыч шул, керәшеннең үз әлифбасы да булган да бит. Керәшен әлифбасы 1862 елда Казанда басылып чыккан. Аны чыгаручы, бастыручы Православное миссионерское общество булган, җитәкчесе – профессор Ильминский.

Безнең мәктәп музеенда андый әлифба бар. Менә шул әлифбадан өзекләр: “Эш эшляргя иренмя. Дошманыҥа ӱч кайтарма. Ӱлясеҥне исеҥдя тот. Багытыҥны бушка ӱткязмя. Кыйбатлы путау. Жакшы пута. Балык шурпасы. Жилпуч тулы он. Жакыныҥны ӱзеҥне сӧйгян кюк сӧй. Атаҥны, анаҥны санна”. Шушындый акыллы киңәшле әлифба 65 ел буе (1862 – 1927 еллар) керәшен балаларына белем дөньясына юл ачып торган.

Ни өчен бу әлифба совет чорында беткән соң?

Совет мәктәбе белән дини белем бирә торган мәктәпләр килешмәгәннәр. Керәшен әлифбасында Алла белән бәйләнешле җөмләләр бар.

Совет чорында чиркәүләрне бетергәннәр, чиркәүгә йөрүне тыйганнар, өйдә тәреләр тоту катгый ярамаган.

Бер генә төрле телдә, татар телендә генә укытылган, чөнки чыгымнар әз киткән.

Берг генә милләт итеп калдыру да җайлырак, бу очракта татар милләте итеп, керәшеннәрнең халык саны азрак.

Болар барысы да совет чорының 30нчы еллар “җимешлшре”, билгеле.

“Иске Гришкин авылы тарихы” китабыннан

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: