Туганайлар

Ике Кыш бабайлы бәйрәм

Яңа ел маҗарасы

Берничә ел элек, бер авылда була бу ике Кыш бабайлы бәйрәм. Мәдәният йорты җитәкчесе Яңа ел тамашасына чыршы кайтарта, авыл кешеләре белән концерт номерлары да әзерли. Тик авылдагы ир-егетләрнең берсе дә Кыш бабай булырга ризалашмый. Шунлыктан, ул үзләреннән 18 километр ераклыктагы авылда яшәүче оста телле, җырлый-бии белүче Алексей янына барып сөйләшә. Кыш бабай костюмын да биреп калдыра. Яңа ел кичендә авыл халкы тамаша карарга килә. Бәйрәм башланыр вакыт җитә, Кыш бабай күренми дә күренми. Өлгерер, аның чыгышы соңрак дип, тамашаны башлап жибәрәләр. Бер номер, ике, өч... Кар кызы һәм җәнлек киеме кигән уенчыларның, сценарийда язылганча, “Кыш бабай! Кыш бабай!” дигән тавышы ишетелә. Җитәкченең башка чарасы калмый, кием шкафыннан тиз генә иске костюм табып алып кия. Аягында хатын-кыз туфлиләре күренеп торган Кыш бабай-апаны халык, рәхәтләнеп көлә-көлә, тыңлый.  Шулвакыт, ишектән сулышына кабып, икенче Кыш бабай килеп керә. Бер мәлгә халык та, туфлиле Кыш бабай да аптырашып кала. Әмма уенчылар, тиз генә җаен табып, беренче Кыш бабайны озаталар һәм бәйрәм дәвам итә. Халык моны шулай тиеш дип кабул итә...Ул вакытта Кыш бабай-Алексейның машинасы юлга салган көрткә батып кала һәм ул ничә чакрым юлны җәяү үтеп, Яңа ел бәйрәменә килергә мәҗбүр була. Ике Кыш бабайлы ул Яңа ел кичәсен халык озак еллар буе искә алып сөйли.

 

Фрида ЗАКИРОВА, Казан шәһәре.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: