Туганайлар

Игезәгең булу – бәхет

Игезәкләр – Евгения һәм Юлия Петуховалар, Владимир һәм Виктор Самойловлар белән аларга кагылышлы стереотиплар турында сөйләштек.

Игезәкләр – табигать могҗизасы. Ә әти-әни өчен икегә тапкырланган бәхет. Бүгенге көндә җир шарында “игезәкләр бумы” бара диләр. “Human Reproduction” журналында бастырылган тикшеренүдә хәбәр ителгәнчә, дөнья да ел саен 1,6 миллионнан артык пар игезәкләр туа. Соңгы утыз елда өчтән бер мәртәбәгә күбрәк.

Бер-берсе өчен үрнәк

Кайбыч районының Мәлки авылыннан Юлия һәм Евгения Петуховалар (фотода) – игезәкләр. Кечкенәдән бергә үскән кызлар бүген төрле шәһәрләрдә яшиләр. Кызларның профессияләре дә төрле. Евгения – Казан дәүләт медицина университетында, ә Юлия Мәскәүнең физика-техника институтында укыйлар.

Җәмгыятьтә игезәкләр турында күп кенә стереотиплар яши. Бер-берсенә йөз-кыяфәт буенча охшаган, әмма холыклары, эчке дөньялары белән бөтенләй башка төрле булган игезәкләр һәркемгә кызыклы. Стереотипларның кайсылары дөреслеккә туры килгәнен игезәкләрдән сорап белергә булдык.

– Кайсыгыз беренче туды?

Евгения: Беренче булып мин туганмын. Ләкин безнең аралашуыбызга, үзара мөнәсәбәтләргә бу берничек тә тәэсир итмәде. Юляга “син – кечкенә, мин – олырак” дип беркайчан да әйтмәдем. Әмма кайбер игезәкләрдән ишеткәнебез бар: беренче туганы кечерәгеннән “апа” дип эндәшүен таләп итә икән. Без икебез дә моңа абсурдлык дип карыйбыз.

– Ә холкыгыз ничегрәк?

Юлия: Бу сорауга ничек җавап бирергә дә белмим. Миңа калса, бер-берсенә төгәл охшаш холыклы кешеләрне табып булмый, капма-каршы дип тә әйтә алмыйм. Холык-табигатебез һәрберебезнең үзенчәлекле. Әмма күп нәрсәгә бертөрле карыйбыз. Үсмер чакта әрләшкән очраклар булса, хәзер инде каршылыклар бер дә булмый дип әйтерлек.

Евгения: Икебез турында да күбрәк интроверт дияр идем. Үсмер чакта бераз оялчанрак булсак, хәзер кеше белән аралашуда кыенлыклар юк. Тик кешеләре таныш булмаган, тавышлы компанияләрдә булырга яратмыйбыз. Укуны да, эшне дә тынычлыкта эшләргә яратам. Ялгызлык минем өчен авырлык тудырмый, киресенчә, уйларны тәртипкә китерергә, эштән, пациентлардан ял итәргә ярдәм итә. Кино-концертларга караганда, табигать куенында берүзем яки якын дусларым, сеңелләрем белән йөрүне ярата төшәм. Яраткан гыйбарәм дә шундый: “Табигать беркайчан да шау-шу тудырмый, ул кешене тынычлыкка өйрәтә…”.

– Әти-әниләрегез игезәкләр туасын алдан белгәннәрме?

Юлия: Әти-әни беренче баланы ике елга якын көткәннәр. Әнигә “узи”да игезәкләр булачагын әйткәннәр. Әти башта ышанмаган, ә әни, авыр булачагын аңласа да, шатланган. Бала туасын зарыгып көткән әтигә берьюлы икәү булуы шаккатыргыч булгандыр. Нәселебездә ике яктан да игезәкләр бар. Шуңа да, әни өчен яңалык булып тоелмагандыр.

– Сезне кеше бутыймы?

Евгения: Төрлечә була. Кем өчендер без – ике тамчы су кебек, ә кемдер бертуган апа-сеңелгә карагандай карый. Хәзер инде бик сирәк ялгышалар. Соңгы елларда Юля турында берни белмәгән хезмәттәшләремә, яңа дусларыма фотоларыбызны күрсәткәндә “ике кыз арасыннан мине таныйсызмы” дигән соравыма берсе дә ялгыш җавап бирмәде.

– Сәләтләрегез буенча аерыласызмы?

Юлия: Сәләт буенча да бездә охшашлык бар, дияр идем. Балачактан икебез дә тырышып укый, яхшы рәсем ясый, сәнгатьле итеп шигырь сөйли, төрле бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында катнашып, җиңүләр яулый идек. Мине югары уку йортында җиңел атлетика буенча җыелма командага да алдылар. Спортның җиңел атлетика һәм башка төр ярышларында медальләр белән бүләкләнә башладым. Мәктәптән соң да бәйгеләрне, тырышып укуны ташламадым. Бакалавриатны да кызыл дип ломга бетердем. Хәзер магистратурада укуны дәвам итәм һәм инженер булып эшлим. Укуга караш икебезнең дә һәрвакыт бик төгәл иде.

Евгения: Юля белән килешәм. Тик университетта,  физкультура дәресләреннән тыш, спорт чараларында катнашмадым. Үзем өчен генә дус кызларым белән йогага, ә кайвакыт, марафоннарга да йөрдек. Вакытымны күбрәк укуга һәм фәнни эшкә юнәлттем. Мин дә кызыл дипломга барам. 5нче курстан бирле кардиореанимация бүлегендә медсестра булып та эшлим. Хыялым – бер үк вакытта практик табиб һәм медицина өлкәсендә кафедраль укытучы булу.

– Игезәкләр бер-берсенең хисләрен, авыруларын еракта булып та тоялар диләр. Бу чыннан да шулаймы?

Юлия: Бу фикер белән килешәм. Әти- әни йортыннан төрле шәһәрләргә укырга чыгып киткәч, беренче елларны бер-береңне ерактан аңлый алырлык хисләр нык чагыла иде. Берни булмаган килеш йөрәктә ниндидер авырлык тоелган чаклар булды. Минем бар да яхшы булган вакытта, Женяга авыр булганын ничектер сизә идем.

– Бертөрле бүләкләр биргәннәре бармы? Моңа ничек карыйсыз?

Евгения: Әйе, бар. Күбрәк, балачакта һәм мәктәп елларында. Бүләкләр бер булса да, төсләре белән аерыла торганнарын бирәләр. Мөнәсәбәтем нейтраль. Биргән бүләкне куанып алырга кирәк, дип саныйм. Әнием сөйләве буенча, Юля, 4-5 яшендә, егылып, бүләк ителгән күлмәкне ерткан булган. Әбиебез аның күлмәгенә матур итеп чәчәкле “заплатка” тегеп биргән. Мин, шундый ук “заплатка”лы күлмәк кирәк, дип елаганмын. Әби инде минем күлмәгемә дә шундый ук “заплатка” тегеп биргән.

– Игезәкләр башка балалар белән чагыштырганда 25 процентка яхшырак укый ала, дигән фикер бар. Бу турыда нәрсә уйлыйсыз?

Юлия: Без бер-беребез өчен һәрвакыт үрнәк булдык. Беребезнең дә беренче позицияне башкаларга бирәсе килми иде. Өйдә бердәм, үзара терәк булып укысак, мәктәптә мөстәкыйль булырга дип килештек.

– Кайбер игезәкләр бер-берсенә нык охшаганлыкны шәп кенә куллана да белә. Мәсәлән, берсе икенчесе өчен барып экзамен бирә. Сезнең алай эшләгәнегез булдымы?

Юлия: Юк, без беркайчан да игезәк булуыбызны үз файдабызга кулланмадык. Бер тапкыр, Женяны күндереп, аның өчен практикага бардым. Группадашларына күңелле сюрприз ясарга булдык. Башта – ул, ә берничә минуттан – аның артыннан ук килеп, мин исәнләшергә тиеш идем. Каршыларына икебез дә килеп баскач, егетләрнең берсе: “Булды, эчүне ташларга кирәк. Күзгә икәү булып күренә башлады”, – дип хәйран калдырды. Шулай итеп, аның группадашлары белән дуслаштым да инде. Соңыннан, Мәскәүдә вакытта, минем яныма да кунакка килә башладылар. Аллага шөкер, әле дә аралашабыз.

– Игезәгең булу – бәхетме? Әллә...

Евгения: Әлбәттә, бик зур бәхет. Янәшәмдә һәрвакытта өч якын дустым бар. Тик игезәгем кебек берсүзсез аңлаучы, күңелемне тоючы кеше юктыр. Ходайга рәхмәт, минем Юля кебек сеңлем бар. Дус кызларым да аны бик ярата. Әйе, безне гел чагыштыралар, үсмер чакта миңа бу хәл ошап бетми иде. Шуңа да төрле шәһәрләрдә уку һәм яшәү кызыклырак булыр кебек тоелды. Тик бер атна узу белән бик нык сагындыра башлады. Хәер, хәзерге тормышта телефон аша видео белән, турыдан-туры сөйләшкән кебек үк, сөйләшеп була, шулай жайлаштык инде. Хәзер чагыштыру мәсьәләсенә икенче төрле карыйм. Икебезнең дә лидерлык сәләте көчле, бу – алга барырга һәрвакыт зур стимул. Сеңлемнең уңышлары миңа һәрвакыт үрнәк һәм үсешкә этәрә.

Һәрчак бергә

Тукай районының Мәләкәс авылында туып-үскән Владимир һәм Виктор Самойловлар (фотода) да игезәкләр. Егетләрнең “Nova” дип аталган җыр төркемнәре бар. Аларны беренче тапкыр “Пит рау” республика керәшен мәдәнияте фестивалендә “Җәшләр җыены” дип аталган мәйданда күргән идем. Күптән түгел Казан шәһәрендә узган “Покрау чыңы” концертында да чыгыш ясады алар.

“Виктор Е.Н.Батенчук исемендәге Кама төзелеш колледжын бетерде. Армиягә барып кайтты. Хәзер Түбән Кама шәһәрендә монтажчы булып эшли. Мин Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжын тәмамладым. Үземнең төп эшемнән кала, иҗат белән дә шөгыльләнәм. Игезәгемне дә үземнең артымнан тартам”, – ди Владимир. Ул әле Виктордан олырак та икән. Беренче булып Владимир туса, биш минуттан соң якты дөньяга Виктор аваз салган. Егетләргә – 24 яшь. Икесенең дә үз гаиләләре бар. Виктор – узган ел, ә Владимир быел өйләнгән.

Егетләр игезәкләр арасында булган телепатик бәйләнешнең барлыгына ышанмыйлар. “Бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Бәхәсләшкән чаклар да булгалый. Мин тынычрак булсам, Виктор кабынып китүчәнрәк. Әмма ниндидер бәйләнешнең барлыгына ышанмыйбыз. Авыр булган чакларда, бер-беребезнең хисләрен тоймыйбыз”, – дип сөйли  игезәк булуны бәхет дип санаучы Владимир. – Игезәк ул бертуган дәдәйләр, түтиләр, энеләр, сеңелләр генә түгел, ул ниндидер зуррак нәрсә. Чөнки син игезәгең белән һәрчак бергә”.

Фото: pixabay.com

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: