Туганайлар

«Игелекләр эшләп яшәсәң...»

Әгәр ул бүлмәгә килеп керсә, аннан ниндидер яктылык агыла кебек – елмаюы, ачык йөзе белән тирә-юньне балкыта. Бу сүзләр Афанас мәктәбенең чит телләр укытучысы мәгариф отличнигы, дүрт медаль иясе, исеме «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә кертелгән Лидия Тартмина турында

Лидия Михайловна күпбалалы гаиләдә беренче, өлкән бала була. Әтисе белән әнисе иртәдән төнгә хәтле колхоз эшендә. Өй эшләре: ашарга әзерләү, ике энесен, ике сеңлесен карау, хуҗалыктагы малларны ашату, утын кисү, яру, әти-әнисенә колхоз бүлеп биргән 1-2 гектар чөгендер җирен эшкәртү, сирәкләү – болар барысы да Лидага йөкләнелә. Ләкин болар кызга мәктәптә «5»ле билгеләренә генә укырга, комсомол оешмасының актив әгъзасы булырга, мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамларга комачауламый.

Ни өчен ул нәкъ менә укытучы һөнәрен сайлый? Чит телләр укытучысы Вера Павловна Слесарева беренче дә-ресендә үк бишенче сыйныф укучысы Лиданы үзенә гашыйк итә. Сер түгел, әгәр укучы укытучыны ошата икән, ул аның дәресләренә дә бик теләп йөри, фәнен дә яратып үзләштерә. Мәктәпне тәмамлагач кыз алдында инде кая барырга дигән сорау тормый – ул Алабуга педагогия институтына юнәлә һәм, имтиханнарын уңышлы тапшырып, югары уку йортына керә.

Институтта укыган дәвердә Лидия Тартмина бик теләп җәмгыять эшләрендә катнаша. Аны комсомол секретаре итеп сайлап куялар. Нинди кичәләр, бәйгеләр, турнирлар, ярышлар гына уздырмыйлар – санап бетерерлек түгел! Уку елы төгәлләнгәч, хезмәт семестры башлана. Лида студентларның хезмәт отрядында Молдавиядә помидорлар плантациясендә әле беренче елны эшләгәндә үк башкалардан аерылып тора – куелган планны 3-4 тапкырга арттырып үти һәм Молдавия ЛКСМ Үзәк Комитеты Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Соңгы өч елда «Ләйсән» хезмәт отрядының командиры була. Ул җитәкләгән отряд һәр елны республикабызның Молдавиядә эшләүче отрядлары арасындагы ярышта беренче урынны алып килә. Билгеле, бу очраклы хәл була алмый – кызга мәктәптә һәм студент елларындагы җәмгыять эшләрендә актив катнашып яхшы тәҗрибә туплавы ярдәм итә.

Тиздән Лида тормышының яңа этабы башлана. Хәзер инде аны хөрмәтләп исеме һәм әтисенең исеме белән дәшәчәкләр... Үзенең хезмәт юлын Лидия Михайловна Түбән Уратма мәктәбендә немец теле укытучысы һәм өлкән пионервожатый булып башлый.

Яшь белгеч эшен ярата. Кызыклы, эчтәлекле очрашулар уздыра. Укучылары Германия һәм Болгария укучылары белән хат алышалар... Ләкин күңеле туган авылына тарта. Туган җиренә күченүне тормышында булган тантаналы вакыйга – мәктәп елларындагы дусты Анатолий Тартминга кияүгә чыгу тизләтә. Һәм 1983 елдан Лидия Михайловна Афанас мәктәбендә директор урынбасары булып эшли башлый.

Һәр чәршәмбе саен тәртипләрендә проблемалар булган балалар һәм аларның әти-әниләры белән 15 ел буена «Чын күңелдән сөйләшү сәгате» уздырулар. Аларның язмышын, файдалы эшкә җәлеп итү ысулларын, киләчәген уйлап үткәргән йокысыз төннәр... Һәм беренче уңышлар. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе буларак инде 35 яшендә дәүләт бүләге – «Мәгариф отличнигы» билгесенә ия була. «Минем тормышымда тәүге укытучыларым әти-әнием», – ди Л.Тартмина.

Мәктәп – гомерлек тормыш юлым, дип уйлый ул. Бу үзе сайлаган тынгысыз, катлаулы юл, ләкин аннан башка үзенең тормышын Лидия Михайловна күз алдына да китерми. Тормышында көтелмәгән борылыш 2000 елда була. Шәһәр җитәкчелеге аны яңа эш урыны – алты авылны берләштергән һәм 6000 кешедән торган Афанас авылы җирлеге Советы рәисе буларак эш тәкъдим иткәч, Л.Тартмина ризалыгын бирә. Авылдашларына ярдәм итәсе килүе өстенлек ала. Ул социаль программага кергән катлаулы мәсьәләләрне хәл итә, ләкин үзе генә түгел, ә мәктәп, балалар бакчасы җитәкчелеге, шәһәр һәм район администрациясе, депутатлар корпусы белән берлектә эшли. Лидия Михайловна үзе дә 2005 елдан 2012 елларда Түбән Кама муниципаль районы депутаты, мәгариф, мәдәният, спорт, милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе була. Соңрак хезмәт юлын башкарма комитетның җитәкче урынбасары буларак дәвам итә. Ә 2015 елдан, лаеклы ялга чыккач, ул яраткан мәктәбенә кайта. Һәм бүген дә яраткан һөнәренә, балаларны укыту һәм тәрбия бирү өлкәсендәге эшенә тугры булып кала. Ул шулай ук мәктәпнең ветеран укытучылары оешмасы рәисе дә әле.

Яраткан хезмәтеннән башка һәр кеше дә нәрсә беләндер мавыга. Лидия Михайловнаның шөгылләре күпкырлы – бакча эшләре, спорт белән шөгыльләнә, С.Есенин, А.Ахматова, А.Блок иҗатын өйрәнә, проза жанрындагы тарихи әсәрләрне укый, ил яңалыкларын даи-ми күзәтеп бара, сәяхәт итәргә ярата. 15 илдә һәм илебезнең төрле шәһәрләрендә булып, истәлекле урыннар күрү бәхетенә ирешә ул. Болар белән беррәттән алты оныгының яраткан әбисе дә...

Әле шушы көннәрдә генә шәһәрнең мәгариф ветераннары оешмасы җитәкчесе Ра-вис Шакиров Президиум активистлары белән Олы Афанас мәктәбендә булып, мәктәп ветераннар оешмасы рәисе Л.Тартминаның отчетын тыңлады һәм муниципаль бәйгедә беренче урынга лаек булган «Иң яхшы ветеран оешмасы» Дипломын тапшырды. Дипломнарга, Мактау грамоталарына килгәндә, ниндиләре генә юк аларның Лидия Михайловнада. Ә иң зур бүләк – ул укучылар, әти-әниләр, авылдашлар, шәһәрдәшләрнең хөрмәте һәм рәхмәт сүзләре.

Бүген дә аңа күпләр проблемалары, чишелмәгән мәсьәләләре белән киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр. Кешенең ышанычын аклау – бу чын бәхетнең үзе түгелме?

Рушания Габбасова,
мәгариф ветераннар советы президиумы әгъзасы, "Туган як"

Фото: шәхси архивтан

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: