Туганайлар

Җәгүр белән Лизук мәхәббәте

Бүген язмам берсе 1932 елгы, икенчесе 1934 елгы булган “Ромео” белән “Джульетта” турында. Яшьләре туры килми диярсез – менә шунда да инде хикмәт!

Ярты гасыр бергә яшәп, өч бала тәрбияләп, укытып, башлы-күзле иткән карчыгын җирләгәч, Җәгүр дәдәйнең кояшы сүнгән күк була. Тормышының яме, яшәвенең тәме беткәнен аңлап, көннәр буе зыяратта утырган бер мәлне йөрәгенең иң түренә бикләнгән, 65 ел пыскыган сөю уты чеметтереп ала бит аны...

Бөтенләй төшенкелеккә бирелеп, инде гел яшәү өмете сүнгән бабай, өйдәгеләрне шаккатырып, ерак Казахстанга – Караганда өлкәсенә чыгып китә. Өйдәгеләргә – шунда гомер итүче туганын күреп кайтам, дисә дә, уе – яшьлегендәге сөйгән ярын – Лизугын үлгәнче бер күреп калу.

Миңа көлеп сөйли хәзер. “Элгәре тәртипле булдык. Менә син уйлап кара инде. Колхозның Кама аръягындагы 50 гектар печәнлеген чабарга җибәрделәр. Лизук, мин, тагын бер кыз – бер шалашта йоклыйбыз, бергә печән чабабыз, кибән куябыз. Лизукның кулына да кагылганым булмады. Авылда кичке уеннан кайткач, капка төбендә битенә генә ирен тиереп алган булды, - дип сагынып, яшьлеген искә ала Җәгүр дәдәй.

– Бик жәллим, яшьтән бергә була алмадык. Өч ел армиядә булдым. Ул арада Лизукны кияүгә биргәннәр... Шуннан күрешә алмадык инде”.

1956 елны Лиза түти авылдашларына ияреп Караганда өлкәсенә китә. Документларсыз, киемсез, белемсез, урысчасыз... Ул вакытларны искә төшереп, вакыт уздырып, күңелен төшерәсе килми Лиза түтинең, аңа бүгенгесе кадерле.

Лиза түти гомерен шунда читтә уздырган. Ел саен гаиләсе белән туган якларга кайтып йөргән. Әмма, өйләнеп, читтә яшәүче Җәгүр белән юллары кисешмәгән, эзләмәгәннәр дә бер-берсен. Шактый еллар элек инде ирен дә җирләгән. Үстергән бер кызлары инде үзе тормышлы, оныклар бар. Шулар белән бүгенгәчә читтә гомер итә.

65 елдан соң ишеген беренче сөйгәне шакыр дип башына да китермәгән... Ничек  күрешкәннәрен, ниләр сөйләшкәннәрен, корган планнарын язмыйм. Укучы үзе күзалласын! Шунысын әйтәм: Җәгүр дәдәй бәхилләшергә барган сәяхәтеннән “канатланып” кайтып, өйдәгеләрне, күршеләрне, якташларны шаккатыра. Канатны ике яклап аңларга кирәк. Чөнки бу араны инде җиденче тапкыр урар өчен (миграция хезмәте, таможня, виза) “канатсыз” булмый. Икенче яктан – кабат тормышның ямен, тәмен табарга “канат” кирәк. Һәр ике як өчен дә виза – өч кенә ай.

Бүгенге көндә алар – икесе дә бер авылда (Мамадыш районы, Колышчы авылы) туып-үскән булсалар да, икесе ике дәүләт гражданнары. Лиза түти туган якларына кайтырга теләсә дә, вакытны, нерваларны, сәламәтлекне ала торган каршылыклы сәбәпләре шактый. Ә аларга хәзер Ходай биргән һәр көн кадерле. Шуңа күрә алар бергә булган һәр көнгә куанып, кадерен белеп, вакытның рәхимсез, алар файдасына түгеллеген аңлап, чир-зарларын онытырга тырышып яшәп яталар. Билгеле сәбәпләр аркасында аерылып та торалар.

Алар мине Мамадыш районының Сотый бистәсендәге Җәгүр дәдәй өендә каршыладылар. Тәмле күзикмәкләр, тавык шулпасы көтә иде безне. Йөзләрендә шатлык, яшәү дәрте (көнләшерсең).

“Менә җыенып бетәбез инде, умарталарны кертәсе бар, 8 ноябрь поездга утырабыз... Рөхсәт ителгән 3 ай сизелми дә узды”, - диләр. 12 ноябрьдән соңгы 3 ай алар Казахстан гражданнары булачаклар. Аннан, Ходай кушып, үзебезнекеләр...

“Мамадышта миграция хезмәтендә безне инде беләләр, Ромео белән Джульетта, дип каршы алалар. Тикшереп аптыратмыйлар. Закон бозмыйбыз”, - дип көлешә үзләре.

Балаларыгыз ничек кабул итте соң бу хәлләрне, дип сорамый түзәлмәдем.

“Бергә булганыбызга түгел, ерак юлларда ничек йөрерсез, яшьләрегез зур, дип борчылалар. Казаннан утыртып җибәрәләр, каршы алалар. Хәбәрләшеп торабыз. Хәзер Мамадышта да, миграция хезмәтендә дә безне көтеп торалар. Сагынып каршы алалар”, - дип шаяртты Җәгүр дәдәй мине озатканда.

Менә шулай туганнар! Кызыгырлык, шаккатырлык, көнләшерлек, гыйбрәт алырлык язмышлар тирә-ягыбызда!

Поездга билетлар алынган, төенчекләр төйнәлгән, кайберәүләр белән бәхилләшенелгән, сөйләшәселәр сөйләшенелгән... 8 ноябрь көнне Җәгүр дәдәйнең улы аларны, Ходайга тапшырып, Казанда поездга утыртып җибәрде... Исән-сау кабат туган якларга кайтсыннар бу Ромео белән Джульетта дигән теләктә калыйк без дә!

Валентина МАКСИМОВА, ветеран журналист, Мамадыш районы Колышчы авылы

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 24 ноябрь 2019 - 00:38
    Без имени
    Бу бердэ шакеатырлык,кызыктырырлык эйбер тугел.60-70 яшьдэрдэ булсалар бер хэл.Димэк Жэгур дэдэй Аннуш тутине хэм 3 баласын яратмагаг юулып чыга аларга хыянэт итэ .Сон инде 80 узгач,балаларын белэн бергэ чокердэшеп яшэ шул нигезендэ.Яшь вакытта кем кемне соймэгэн,беренче мэхэббэттэн баш эйлэнмэгэн кемнэрнен.Э йокысыз тоннэр,мендэр почмагын тешлэп елап чыккан тоннэр.Ни эйтергэдэ белмим. Мин Жэгур дэдэйгэ кул куймым и хупламыйда. Бэлки хислэре кабынгандыр узлэре эйтмичэ но бит алар арасында кочле мэхэббэт,сою булмаган. Мин героцларга ни телэргэ дэ белмим.Бу сонлап кабынган мэхэббэт хислэре бик тиз сунэр. Жэгур дэдэйебез янэ авылына ,балаларынына эйдэнеп кайтыр.