Туганайлар

Герой турында тагын бер истәлек

Берничә көннән Советлар Союзы Герое, Питрәч районы Әлбәден егете майор Петр Гавриловның тууына 115 ел була. Батырлыклары турында истәлекләрне яңарту өчен, менә дигән дата. Шундый уйлар белән утырганда, редакциягә таныш түгел берәү килеп керде. Сөйләшеп киттек. Җиңүнең 70 еллыгын да искә алдык. Үземнең Петр Гаврилов материалларын өйрәнүемне әйттем. Шул чакта...

Берничә көннән Советлар Союзы Герое, Питрәч районы Әлбәден егете майор Петр Гавриловның тууына 115 ел була. Батырлыклары турында истәлекләрне яңарту өчен, менә дигән дата. Шундый уйлар белән утырганда, редакциягә таныш түгел берәү килеп керде.

Сөйләшеп киттек. Җиңүнең 70 еллыгын да искә алдык. Үземнең Петр Гаврилов материалларын өйрәнүемне әйттем. Шул чакта ул: "Мин Петр дәдәй белән аның өенә барып күрешкән кеше", - дип әйтеп салмасынмы. Башта әле ышанмыйча тордым. Аннары инде әлеге очрашулары турында җентекләп сөйләвен үтендем. Запастагы офицер - Хәниф Әгъләм улы Ахкямов җитмешенче еллар - Краснодар өлкәсе истәлекләренә алып китте. Сөйләшүебез әңгәмә рәвешендә барды.

- Хәниф абый, нинди җилләр Сезне ул якларга ташлады? Петр Гаврилов белән ничек таныштыгыз?

- Сүземне ерактан башлыйм. Мин Башкортстанның Балтач районында туып үскән егет. Кечкенәдән үк геройлар тормышы белән кызыксына идем. Шуңа күрә дә Омск шәһәрендәге хәрби-авиация мәктәбенә укырга кердем. Училище стеналарына, күпләп, Советлар Союзы Геройларының портретлары эленгән. Сәгатьләр буена, алар турындагы язуларны өйрәнәм, биографияләре белән кызыксынам. Татар геройларының портретлары юк диярлек. Сугышта аларның юлбарыстай көрәшкәннәрен ишетеп беләм бит инде, югыйсә. Брест крепостена экскурсиягә баргач, Геройлар арасында Петр Гавриловның да исемен атадылар. Милләте буенча татар булуын, Краснодар шәһәрендә яшәп ятуын әйттеләр. Бу хәбәрне ишеткәч, шулхәтле дулкынландым, тизрәк Краснодарга барып, ул кешене күрәсем килә башлады. Эзләнә торгач, адресын да таптым. Беренче җай чыгу белән, Омскидан Краснодарга очтым.

1976 елның 21 май көне иде ул. Светлый урамындагы биш катлы йортны тиз эзләп таптым. Ишекне шактый өлкән яшьтәге хатын-кыз ачты. Бу - Петр дәдәйнең хатыны - Мария Григорьевна булып чыкты. Кайдан икәнемне, нинди йомыш белән килүемне әйткәч, йөзе яктырып китте. "Петр, синең янга якташың килгән. Якын кешеңне каршыла", - диде ул, бүлмәсендә утырган иренә эндәшеп.

Мин түр якка үттем. Бераздан, өстенә хәрби кителен, фуражкасын кигән, яшенә караганда шактый спай күренгән Петр дәдәй үзе дә күренде. Баштан ук якын итеп, туганае белән очрашкандай күреште. Минем белән бик ачылып сөйләште. Брест крепостен саклагандагы авырлыклар турында, ничек исән калуы, көрәштәш дуслары турында да бәйнә-бәйнә сөйләде. Фашист тоткынлыгында күргән газапларын, аннары үзебезнекеләрнең энә күзеннән үткәреп тикшерүләрен, 1956 елга кадәр кыл өстендә яшәгәнлеген сөйләгәндә, күзләреннән мөлдерәп яшьләре түгелде. Мария Григорьевна, аны туктатып, "Петр, тынычлан, Коляга (мине шул исем белән йөрттеләр алар) үзем сөйләрмен бу хакта", - дип, аны туктатып та ала иде. Мин аларда бер атна яшәдем. Үз балалары кебек күрделәр, җибәрәселәре килмәде. Ул якларга юл төшкәндә, аларга кермичә китмәдем. Очрашкач, чын йөрәктән шатланалар иде. Нишләптер, үзенең туган ягы - Питрәчтән килүчеләр күренмәде...

- Семьясы, балалары турында да сөйләгәндер?

- Утызынчы елларда Катя исемле кызга өйләнеп, уллары Николай туа. 22 июнь таңында фашист бомбалары шартлый башлагач, Катяга: "Коляны алда офицер хатыннары җыела торган урынга йөгер", - дип, үзе аларны да көтмичә, частька чыгып йөгерә. "Кара тамгалы" исемнәре алынып, үзе тулысынча аклангач та, семьясын эзли башлый. Бик озак вакытлар буена бер хәбәрсез яши. Иркутскида япон әсирләре төрмәсен саклаганда, Мария Григорьевнаны очрата. Сугышта ирен югалткан, берүзе бер кыз бала үстереп ятучы Марияга өйләнеп, якыннарын югалту хәсрәтен онытырмын, дип уйлый ул. 1956 елда Брест крепостен саклаучылар форумына баргач, аңа беренче хатыны исән булуын хәбәр итәләр. Ул аны Минск шәһәрендәге инвалидлар йортыннан таба. Командир хатыны буларак кулга алынып, немец концлагерьларында җәфа чиккән Катя апаның хәле бик авыр була. Яңалыкларны әйтеп, нишлибез, дигән сорау белән, Мария Григорьевнага телеграмма җибәрә. Ул чакта Краснодарда землянка сыман йортта торалар. "Алып кайт", - дигән җавап килүгә, авыру хатыны белән икәүләп кайтып төшәләр. Үзен сыендырган әлеге йортта Катя апа озак яши алмый - 4 айдан соң үлә. Петр дәдәй улын - Колясын да эзләп таба. Целинада хезмәт иткән улын үзләренә алып кайта. Мин барганда, Николай художник булып эшли, аерым яши иде.

Катя апаны үзләренә алып кайткач, вот татарин, ике хатын белән яши, дип, турыдан-туры көлүчеләр, югары инстанцияләргә хәбәр итүчеләр дә табылган хәтта.

- Петр Михайлович 1979 елда арабыздан китте. Ул үлгәч, ике арадагы элемтәләрегез өзелдеме?

- Мария Григорьевна белән озак еллар буена аралашып тордык. Петр дәдәй үзен Брест крепостена күмүләрен васыять итеп калдырган була. Сәгате суккач, аның гәүдәсен Брестка алып китәләр. Мария Григорьевна соңыннан миңа хәсрәт-борчу белән тулы хат җибәрде. Брестка килеп җитеп, сугыш геройлары янәшәсенә күмүне сорагач, тегендәгеләр рөхсәт бирмәгәннәр. Бресттан читтә урнашкан бер зиратта урын күрсәткәннәр. Беркем барып табарлык та булмаган җиргә урнаштырып кайттык, никләр генә Краснодардан кузгаттык икән, ә бит монда зур хөрмәт белән, олылап күмәбез, дигәннәр иде, дип язылган иде хатта. Петр Михайловичка исән чакта да күпме кимсенүләр күрергә язган булган, соңгы юлы да менә шулай күңелсезлек белән төгәлләнгән. Күңелсезлек кенә түгел, гаделсезлек, нахакка рәнҗетү инде бу.

- Рәнҗетү, дигәннән, аңа нахак сүзләрне шактый ишетергә туры килгән. Үзе бу турыда нәрсәдер әйттеме?

- "Хәниф, Ватанга һәм халыкка үпкәләргә ярамый, властьтагылар килә дә китә, тарихи дөреслек кайчан да булса барыбер тантана итә ул", - дигән сүзләрне әйтте ул миңа. Бу - чын йөрәктән әйтелгән сүзләр иде. Аның йөрәгендә рәнҗеш, үпкә кебек хисләргә бөтенләй урын юк, чөнки ул чын мәгънәсендә чиста, керсез кеше иде.

- Хәниф абый, Петр Михайловичны эзләп табып, туганнарча җылылык күрсәткән өчен, әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт Сезгә.

Әңгәмәдәш - Мария МАРТЫНОВА

Петр Гаврилов кулында - Брест байрагы.

Брест зиратында Герой кабере янында. Уңда - Мария Григорьевна

Петр Гаврилов (уңда) белән Хәниф Ахкямов. 1976 ел, 21 май

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: