Туганайлар

Геннадий Макаровка – 70: «Аңа үзе исән вакытта ук һәйкәл куярга кирәк!»

Күренекле фольклорчы-галим, этномузыка белгече, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаровка 70 яшь тулды. Музыкант белән гаиләсе, экспедицияләре һәм юбилей кичәсе турында сөйләштек

«Мин чын музыкант түгел, мин – тикшерүче»

– Геннадий абый, Сез бар яктан да оста: укытасыз да, җырлыйсыз да, уен коралларын да реконструкциялисез... Шушы сәләтләрегез турында аерым-аерым сөйләсәгез иде.

– Әлмәт шәһәрендә тусам да, мин үземне авылда тудым дип саныйм. Без әби-бабалар янына – авылга кайтып йөрдек. Авылда җылы мөнәсәбәт, традицияләр, күмәкләшеп эшләү – болар барысы да күңелгә хуш булып ятты. Традицияләрне ярату да шуннан килгәндер. Әгәр шәһәрдә генә яшәсәң, шәһәр чыпчыгы шикелле, шәһәргә күнегәсең. Чагыштыру мөмкинлеге булгач, авылга җылы хисләр күбрәк булды.

Авылдагы кыйммәтләрнең бетә барганын күрдем. Шулай итеп, традицияләр белән кызыксыну һөнәргә әйләнде. Мин керәшен авылына кайтып йөрдем, анда архаика көчле булды. Суккан күлмәк тә киеп йөрүчеләр күп иде, клубта яшьләр белән түгәрәк уеннар уйнап, җырлаша идек. Әнинең әнисе дә элекке киемнәр, җырлар, гадәтләр, уен кораллары турында сөйли иде, ул яратып сөйләгәч, мин дә яратып тыңлый идем.

Аннан соң кулга фәнни китаплар керә башлады. Татар тарихы этнографиясеннән монографияләр, Галимҗан Ибраһимовның материаллары зур тәэсир калдырды. Шуннан соң җырларны махсус магнитофонга яздырып, аларны нотага төшереп, анализлап булу мөмкинлеге ачыкланды.

«Борынгы татар әдәбияты» китабында борынгы әсәрләрдә музыка уен кораллары турында да телгә алынган иде. Аларның нинди икәне билгесез... Шушы табышмакны чишә-чишә гомер узды...

– Сезне күпкырлы музыкант дип әйтер идем. Килешәсезме?

– Музыка белән бәйле булсам да, үземне чын музыкант дип санамыйм, мин – тикшерүче. Кеше яхшы җырласа яки уен коралында уйнаса, ул музыкант булып китә, аның күңеле сәхнәгә тартыла. Ул яктан минем сәләт чамалы гына булгандыр инде, миңа музыка уен коралларын, көйләрне тарихи объект итеп карау кызыграк булды.

Әти минем беренче уен коралым - гармунны дүртенче сыйныфта укыганда алып бирде. Уйнарга өйрәнергә тырыштым, аннан соң күрше малайлары белән кем күпме көй белә – гармунда уйный-уйный ярыштык.

Элек делянка кисә идек. Ямансу булмасын дипме, әти мине һәрчак үзе белән алып бара иде. Юкә кабыгыннан сыбызгы ясап бирде, шунда уйнап, төрле көйләр чыгардым. Әнинең бабасы думбрада уйнаган. Бабай бәйрәм көнне иртән торып думбрада оныкларын биеткән, думбраның кыллары тегәр җептән булган. Үзем дә шул тегәр җепне тарттырып, думбра ясап карадым – тавышы чыкты. Моның моңарчы китапларда язылмаган, өйрәнелмәгән өлкә икәнен аңладым.

Ә боларны кем дә булса өйрәнергә, дөньяга чыгарырга, халыкка кайтарырга тиеш иде бит. Моны аңлау үзенә күрә икенче этап булды.

Бер күрше әби курайда уйный иде, курай белән дә кызыксынып киттем. Ул әби озын курайда уйнады. Әлмәт якларында андый курайлар (үсемлек) күп үсә. Соңрак ачыкланды: ул якта яшәүче керәшен, мишәр, Казан татарлары – барысы да шул курайда уйнаган икән.

Кызыксына башлагач, гөсләчеләр булуы да ачыкланды, гөслә ясаучы картлар белән дә очраштым. Бүгенге көндә ул үткәннән бүгенгегә кадәр булган музыкаль күпер шикелле булды. Мин ул күперне һаман да төзим, дәвамчылар бар.

Зур теләк белән укыгач, минем кызыксынуларны күреп алдылар һәм фольклорчы Илбарис абый Надиров Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына чакырды. Ул елларда мин Нәкый Исәнбәт фатирына йөрдем, аралаштык.

Яше булса да, тере карт иде ул. Аның әкиятләре, язмаларында музыка кораллары турында телгә алынган кызыклы материаллар бар, мин аның янына чыганакларын сорашу өчен йөрдем. Көмеш кыңгыраулы дандала, сорнай турында яза ул анда...

«Магнитофон алып, авыллар буйлап халыкны яздырып йөрүдән тәм таптым»

– Бер әңгәмәдә Сез музыка көллиятен ташлавыгыз турында әйтәсез. Ничек булды бу хәл?

– Әлмәт музыка көллиятенә сигезенче сыйныфтан соң укырга кердем. Күрәсең, авыррак та булгандыр инде, башка романтика хисләре килгәндер, ел ярым укыганнан соң укуны ташларга булдым. Әти белән көллиятнең директоры – Мәсгут абый Имашев икәүләп мине тегеләй-болай укырга калырга үгетләп карадылар. «Юк дигәч, юк инде», - дидем. «Армиядә хезмәт иткәннән соң безгә кайтырсың», - дип җибәрде мине Мәсгут абый.

Аннан, геофизика юнәлеше буенча оешмада эшләдем. Эшләгәч, күңелем булды. Армиягә мин үзем белән әдәби татар теленә өйрәнер өчен Габдулла Тукай томлыкларын укырга алдым. Шуларны күчереп утырдым. Армиядән кайтканнан соң, музыка юнәлешен бик кызыклы дип таптым һәм Лениногорск музыка көллиятендә укуымны дәвам иттем.

Магнитофон сатып алдым, авыллар буйлап халыкны яздырып йөри башладым. Алай йөрергә беркем дә кушмады, үз кирәгем белән йөрдем. Шуннан рәхәт, тәм таптым. Моның өчен акча түләмәделәр, ул турыда уйламадым да.

Ул материалларның кирәге чыкты – хәзерге вакытта 8 китабым бар, алардагы көйләр, интервьюларның барысы да экспедиция вакытында яздырылып алынган. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләү – фән, теориягә корыла. Теория белән генә булмый, гамәл дә кирәк бит. Әгәр гамәл булмаса, фәннең өч тиен дә кирәге юк.

1990нчы еллар – авыр замана иде: өйдә өч бала, хатын декретта утыра, аларны туйдырырга кирәк. Шуннан мин 13 гимназиягә эшләргә кердем. Балалар думбрада уйнады, бәетләр җырлады, көйләделәр. Күңелле иде. Икенчедән, балаларга тәкъдим итәргә материал да бар иде.

«Балалар үскәндә мин аларны чиркәүгә, мәчеткә, хәтта синагога да алып бардым»

– Ә үз балаларыгыз музыка юлыннан китмәдеме?

– Олы малай бераз скрипкада укыган иде, аннан соң бер-бер артлы кызларыбыз туды, улыма игътибар җитми калды... Шулай да, улым думбрада уйнарга ярата. Бер кызым институтта театр бүлегендә укыды, икенче кызым финанс-кредит өлкәсендә. Мин бер балама да һөнәрне мәҗбүриләп сайлаттырмадым, һәркайсы үз юлы белән китте.

Гаиләдә аңлау булырга тиеш. Минем эш юнәлешем фән белән дә бәйле, аннан, мин аны гамәлгә дә ашырып барам: консерваториядә эшлим. Әлбәттә, өйдәге эшләрнең авырлыгы күбесе хатыныма төшә. Хатыным белән аңлашу булмаса, минем бу эшләрем дә булмас иде.

– Фәнисә апа белән ничек таныштыгыз?

– Күрәсең, дөнья бер-берсенә кирәк кешеләрне очраштырадыр... Ул Казан университетының рус-татар бүлегендә укый иде. Фәнисә русларның өске киемнәрендә төрки атамалар дигән темага диплом эше язды, мин дә кызыксынып киттем. Чөнки мин дә филологияне бик яратам, миндә барлык диалектологик сүзлекләр дә бар. Борынгы катлам терминнар диалектларда сакланып калган. Әдәби тел – ул канцелярия теле, нормага салынган.

Фәния тормышка аек караш белән карады, ул бергәләшеп тормыш йөген тартырга әзер иде. Өйләнешүебезнең сәбәбе дә шунда.

– Беренче караштан ук гашыйк булдыгызмы?

– Симпатия дигән әйбер бар, ансыз булмый. Уртак кызыксыну булуы мөһим. Җитмешкә җиткәндә артка борылып, «Ярый әле шулай булды», - дип әйтү күңелгә рәхәт. Фәнисә 22нче заводның тулай торагында тәрбияче булып эшли иде, ә мин шунда яшәдем. Шул заводта баянчы, аннары җыр укытучысы булып эшләдем. Шунда таныштык.

– Яшь парга бәхетле тормыш итәр өчен кайчак әти-әниләр каршы төшә. Сездә бу мәсьәлә ничегрәк булды?

– Безгә 28-29 яшь иде. Үзебез өчен үзебез җавап бирә алырлык кешеләр. Фәнисә апагызның әти-әнисе килде, сөйләштек, каршы булмадылар. Минем әти Фәнисәнең кайсы яктан булуы белән кызыксынды. Башкортстанның Яңавыл авылыннан дигәч: «Ярар, ул як кешеләре әйбәт», - дип, ризалык бирде.

Кодалар күреште, туйлар булды. Безнең якта гореф-гадәтләргә туры китереп мәҗлес үткәрдек.

– Диннәр дә төрле булгач, ничек килештегез? Никах булдымы?

– Дин белән артык мавыкмадык, никах укытмадык. 1981 ел бит, Совет заманы. Үзенә күрә комсомол туе булды ул. Туй фотографияләрен карасаң, бүлмә диварында Брежнев портреты эленеп торганы күренә... Ул вакыт өчен андый туй үткәрү нормаль күренеш иде.

Фәнисәнең әнисе искиткеч кеше. Дин белән кызыксыну көчле дулкын белән башланган вакытта мин аңа Казаннан дини китаплар алып кайтып бирә идем. Шуңа күрә проблема булмады, хәзер дә юк. Дин – форма ул, ә эчтәлеге тирән, анда кереп бетеп булмый.

Дини һәм этник традицияләр бар. Берсен икенчесе белән алмаштырып ярамый. Икесе ике әйбер.

Без аңлашып яшибез, каршылыклар булмады. Балалар үскәндә мин аларны чиркәүгә, мәчеткә, хәтта синагога да алып бардым. Барысында да хәер салдык. «Үзегез теләгәненә барыгыз, Аллаһ бер, ә бу – Аллаһ өйләре», - дидем. Шуңа күрә балалар тартынмый, сагаеп карамыйлар, барысын да тигез күрәләр. Кечкенәдән шулай тәрбияләдек.

– Балаларыгызга исемнәрне ничек сайладыгыз?

– Икебез сайладык. Олы улыбызга Тимур дип куштык. Икенче кызыбыз Анна, өченче кызыбыз Ирина булды. Мин, ир-ат буларак, болай-тегеләй кушыйк дип әйтергә хокукым юк, тәкъдим генә итә алам. Карар хатын-кыздан булырга тиеш, чөнки ул бала тапкан. Бала табуны хатын-кыз үзе генә белә. Анна – әнием исеме.

«Икенче гомер бирелсә дә, шул юлны сайлар идем»

– Гаиләдә кем баш, кем муен?

– Нәселдән килгән лидер икән, аны сындырсаң – баш бетте, гаиләнең тынычлыгы югала. Фәнисә – лидер. Ә мин «әйе» дим дә, барыбер үземчә эшлим.

– Һәм Фәнисә апа килешә торгандыр?

– Килешкәндә килешә, килешмәгәндә үз сүзен әйтә. Барыбер уртак фикергә киләбез. Мең төрле гаиләдә мең төрле мөнәсәбәт була.

– Талашулар сездә бик сирәк була торгандыр?

– Ул теләсә кайсы гаиләдә була. Тик шуны аңларга кирәк: давылдан соң барыбер тынлык урнаша. Барыбер дуслашасың, бар да җайлана. Табигый әйберләрне юк дип тә әйтеп булмый, күпертеп тә әйтә алмыйсың. Бергә торуыбызга быел 41 ел булды. Ул кадәр яшәмәгән дә кебек. Яшәү дәрте булу – рухи яктан таза, сау-сәламәт булу. Кемдер 90 яшьтә дә яшьләрчә фикер йөртә, кемдер 40 яшьтә дә үзен карт хис итә.

– Сез әле дә яшьләр арасында. Сезгә көч, дәрт яшьләр белән аралашудан киләдер?

– Әйе, Аллага шөкер. Үзем дә сизмәстән яшьләр коллективында эшләгәч, авырлыклар, проблемалар турында уйларга вакыт юк.

– Әгәр икенче гомер бирелсә, шушы юлны сайлар идегезме?

– Әйе, чөнки бу юлның нәтиҗәләрен беләм. Башка өлкәне сайласам, нәтиҗәсен белеп булмый. Үзем яраткан эш белән шөгыльләнү – зур бәхет.

Фольклор – искелек, аны яратмыйлар, дип әйтүчеләр бар. Андый проблема беркайчан да булмады. Үзең яратып көйләгәч, балалар да ярата, теләп башкара икән ул. Эшемне Абдулла Алиш исемендәге Балалар иҗат сараенда дәвам иткәндә, «Ак калфак» исемле ансамбль оештырдык, төрле фестивальләрдә катнаштык, Кырым, Төркияләрдәге бәйгеләргә бардык.

Көйләр – 90нчы елларның символы булып тора. Без бит өр-яңа юнәлеш ачтык. Моңарчы көйләрне гармун, баян белән генә башкардылар. Думбра, тамбур, дәф кебек уен кораллары сәхнәгә бөтенләй өр-яңа яңгыраш китерде. Шөкер, ул хәзер дә дәвам итә, үсә.

– Гаиләдә эне-сеңелләрегезнең музыкага кагылышы булдымы?

– Энем белән без Лениногорскида бергә укыдык, ул – сынлы сәнгатьне, мин музыканы сайладым. Хәзерге көндә Валентин Макаров  – рәссам, күргәзмәләр уздыра, Ульяновскида яши. Сеңелләрем тәрбия эшендә, балалар бакчасында эшли. Тагын бер кече энем Казанда, ул IT-белгече, - дип сөйләде Геннадий абый юбилей кичәсе башланыр алдыннан.

Кичә турында да уйлары белән уртаклашты ул:

– Бөтен кешене җәлеп итеп булмый. 60 яшьлек юбилеем кичәсе дә дүрт сәгатьтә сузылган иде! Ул бит ялыктыра. Озын-озакка сузмаслар әле», - дигән теләкләрен әйткән иде Геннадий абый.

Кичә быел төгәл бер сәгатькә кыскарак булды. Аның каравы, Геннадий абыйга күңелсезләнеп утырырга ирек булмады – юбилярны котлар өчен һәр кунак берсе артыннан берсе чыгыш ясады. Һәркайсы Геннадий абыйны сәхнә түренә чакырып торды. Геннадий абый яшь егетләр кебек, залдан тора да сәхнәгә менә. Аңа әйтелгән котлау сүзләрен күңеле тулып тыңлап торып, бүләкләрне кабул итә дә төшеп утыра. Аннан соң – иҗади номер. Һәм шул күренеш өч сәгать буе кабатланып торды – Геннадий абый үзе бик җитез булды – сәхнәгә йөз кат менеп төшүләрне авыр дип тапмады, ул бүләкләрнең шәкертләрнең, кунакларның да исәбе-хисабы юк иде. Шулкадәр кеше белсен, котларга килсен әле сине! Геннадий абый, чыннан да, бай һәм бәхетле кеше икән, - дип уйлап куйдым.

 «Аның кыйммәтле машиналары юк, ә дәрәҗәне халык бирә»

Юилей кичәсен Сөмбелә Вәлиәхмәтова алып барды. Кичәдә Геннадий абыйның телевидениедәге тапшыруларыннан төрле өзекләр күрсәтелде, кичә тулаем Геннадий абыйның шәкертләре, дус-иҗатташ коллективларының котлау-чыгышларыннан торды.

Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов фикеренчә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, музыка белгече-фольклорчы, педагог Геннадий Макаров керәшен халкын дөньяга танытучыларның берсе.

«Узган гасырда тарихка Тукай, Сәйдәшләр кереп калса, безнең чор тарихы да бөек шәхесләр исеме белән язылачак. Алар арасында Геннадий Макаровның исеме дә булыр. Аның Россия сәнгатендә тоткан роле зур. Ул керәшен халкын сөйкемле сөяк итеп танытты», - диде ул Геннадий Макаровның 70 яшьлек юбилее уңаеннан «Яңгыра, керәшен җыруы» дип исемләнгән кичәсендә.

Аның әйтүенчә, хәзер керәшен җырыннан башка бер концерт та узмый. «Сез безнең тормышны ямьләндерәсез. Эчтән генә мин дә керәшен җырларын көйләп йөрим, чөнки ул безнең халәтебезгә туры килә», - диде Ирек Шәрипов.

Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге директоры Алсу Мифтахова фольклорчы-галимнең традицион мәдәнияткә мәхәббәт уятуын әйтте. «Хезмәтегез өчен рәхмәт. Бергә эшлиселәр алда әле», - диде һәм үзәк исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды ул.

Керәшен мәдәният үзәге җитәкчесе Людмила Белоусова кичәгә Геннадий Макаровның иҗатын яратучылар килгәнен әйтте.

– Мин аны 30 елдан артык беләм. Ул – күпкырлы талантлы шәхес. Шул гомердән бирле без аның белән керәшен культурасы, хәрәкәтендә бергәләп шөгыльләнәбез.

Ул керәшен, татар, ислам традицион культурасын танытты. Җырчы Җәкәү керәшен оешмасында шундый кешебез булуы белән бәхетлебез. Без аның белән бик зур проектлар эшләдек: «Айбагыр» балалар лагере проекты, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең концепциясен төзүче дә ул. Биш ел буена ансамбльгә студентлар әзерләп, аларны укытып чыгарды.

«Туым жондызы» фестиваленең концепциясен, исемен дә ул уйлап тапты. Ә без аның идеясен тормышка ашырдык. Аңа Ходай тарафыннан күңел байлыгы, сәләт бирелгән һәм ул аның миссиясе. Аның кыйммәтле машиналары да юк, байлык, ниндидер дәрәҗәләр өчен йөрми. Аркасына уен коралларын аса да шәһәр буйлап китә.

Дәрәҗәне аңа халык үзе бирә. Аның байлыгы – күңел байлыгы. Гаҗәеп таланты, белеме белән алдыра ул. Аны бөтен кеше ярата, чөнки ул эчкерсез кеше. Геннадийның бөтен эшләгән эшләре ихластан, чын күңелдән.

Ул кешеләрне, балаларны ярата. Ул бит әле бездә атнакөн мәктәбендә керәшен балаларын да укыта. Аның эшләмәгән эше юк: консерваториядә дә, гимназиядә дә укыта, «Бәрмәнчек» ансамбленә дә репертуар әзерли, Җырчы Җәкәү йортында да эшли. Шул ук вакытта бихисап бәйгеләрнең жюри әгъзасы да ул. Андый кешеләр дөньяга сирәк туа», - диде ул.

Людмила Белоусова Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров һәм үзәк исеменнән чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Президент Аппараты җитәкчесенең баш киңәшчесе Дмитрий Шипков та җитәкчелек исеменнән тәбрикләү сүзләрен әйтте.

«Геннадий әллә нәрсәләр уйлап чыгара дип бәхәсләшәләр иде»

Халыклар дуслыгы йортында шулай ук Геннадий Макаровның 30-40 ел элек төшергән фотоларыннан торган күргәзмә дә оештырылган иде. Фольклорчының сандыкларында бөтен фольклор байлыгы хәзергә кадәр саклана. Шуның бер өлешен безгә дә тәкъдим иткәннәр.

Казан дәүләт консерваториясе профессоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәгыйт Хәбибуллин Геннадий абыйга хәзер үк һәйкәл куярга тәкъдим итте:

– 30-40 ел элек күп кенә галимнәр: «Әй, Геннадий әллә нәрсәләр уйлап чыгара, андый уен кораллары татарда булмаган», - дип бәхәсләшәләр иде. Геннадий дәлилләрен китергәч, барысы да авызын ачып карап калды. Кая барсаң да, Геннадийны көтүе белән беләләр! Аңа сәлам әйтегез дип, әйтеп җибәрәләр. Ул Россиядә татар һәм керәшен мәдәниятләренең иң зур белгече. Аңа үзе исән вакытта ук һәйкәл куярга кирәк. Ул онытылган уен коралларын кире кайтарды, - диде ул.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев Геннадий Макаров белән күп еллар таныш:

– Бергәләп концертлар куйдык, керәшен оешмасын төзедек. Элек гөрләп йөри идек, хәзер олыгайдык инде. Матур-матур җырларын бирде, халыкка яңгыраттык. Аны әле худсоветтан уздырмаска да тырышканнар иде. Яканы «җака» дип әйткәнгә һ.б. шундый сүзләргә бәйләнделәр. «Бездә шулай сөйләшәләр», - дип аңлатып күрсәткәч, узды.

Мин, авыл малае нинди булсам, Гена да шундый ук – гап-гади кеше. Аңа зур-зур исемнәр бирделәр, чөнки хезмәтләре күп. Тиешенчә бәяләделәр. Ул тик утыра торган кеше түгел. Бүгенге көндәге кебек, аягында йөгереп йөреп алга таба да эшләсен, безгә сөенеч китерсен. Иҗаты гөрләп торсын, сәламәтлек телим», - диде ул.

Зур белгечкә аерым остаханә кирәк

Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге җитәкчесе, сәнгать фәннәре докторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рауза Солтанова татар халкының уен коралларын эшләү буенча Геннадий Макаровның шәхси остаханәсен булдырырга киңәш итте:

– Геннадий Михайлович бик сирәк һөнәр вәкиле - этномузыка белгече. Республикада алар бармак белән генә санарлык. Ул бөтен төрки дөньяны барлый. Җыйган материаллары тузан җыеп ятмый, барысы да гамәли кулланышта.

Күргәзмәгә куелган фоторәсемнәрне аның шәрехләмәләре белән фотоальбом итеп чыгарырбыз дип өметләнәм. Фоторәсемнәрдә төрки дөнья көнкүреше сурәтләнгән, ул бик кыйммәтле чыганак. Сезнең үзегезгә зур остаханә кирәк, чөнки хәзер этномузыка белән шөгыльләнүчеләр сирәк. Казанда моңа ихтыяҗ зур, уен коралларын ясаучылар күп түгел, - диде ул.

Музыка белгече Гүзәл Юнысова Геннадий Макаров эшчәнлегендә өч төрле эш төрен аерып күрсәтә: 1) фольклорга мөнәсәбәтле төрле үрнәк җыентыклары; 2) мәкаләләр; 3) борынгы татар халык уен коралларын реконструкцияләү. Ул кулланган кораллар арасында думбра, дафка өстенлек бирә. Шулай ук баян, курай, кубыз, танбур, скрипка һ.б. уен кораллары тәкъдим ителә. Геннадий Макаров җыентыкларда узган гасыр шагыйрьләренең кайбер шигырьләрен тәрҗемә дә итә. Үз мәкаләләрендә, конструкцияләрендә ул күбрәк фольклор экспедицияләре түгел, ә язма чыганак материалларына таяна. Бу хезмәтләрнең фәнни дөреслеген күпмедер дәрәҗәдә көчәйтә.

«Геннадий Макаров татар халык уен коралларын пропагандалаучы буларак зур эш башкарды», – диде ул.

Кичәдә «Риваять» төрки-татар этно төркеме, «Җомга көн» фольклор ансамбле, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең «Бәрәкәт» борынгы уен кораллары ансамбле, Павел Александров, «Сәлам» фольклор ансамбле, «Алпар» татар этно-төркеме, «Кадим Әлмәт» төркеме, «ZAKARIA» төркемнәре чыгыш ясады.

Юбилярны «Татнефть» хәйрия фондының проектлар җитәкчесе Павел Корчагин, Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Артур Поляков һәм ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, кичәнең режиссеры һәм сценарий авторы Эльмира Кашапова, Татарстан Республикасы фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының фән буенча директор урынбасары, педагогия фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марий Элдан Гәрәй Мәгсүмҗанов, Зәй, Мамадыш һәм Әлмәт шәһәрләреннән һ.б. котлады.

  • Геннадий Михайлович Макаров (1952 елның 21 мартында туган) - музыка белгече-фольклорчы, педагог, традицион уен коралларында башкаручы.
  • Фәнни мәнфәгатьләр өлкәсе: традицион музыка коралларын реконструкцияләү һәм яңадан торгызу, татарларның этник төркемнәренең вокаль, музыкаль-шигъри, инструменталь сәнгатен өйрәнү, төрки сәнгать тарихы.
  • Татарстан Фәннәр академиясенең Ибраһимов исемендәге Казан дәүләт педагогика институтын, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтын тәмамлаган.
  • Доцент, сәнгать фәннәре кандидаты (2005). Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы, Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыка кафедрасы доценты, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия композиторлар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2014).
  • Традицион музыка коралларын яңадан торгызу концепциясе авторы: думбра, дәф, танбур, кубыз.
  • Геннадий Макаров – музыка белгече-фольклорчы, педагог, традицион уен коралларында башкаручы. 1952 елның 21 мартында Әлмәт шәһәрендә туган. 1986 елда Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетын тәмамлаган. 1984 елдан 2008 елга кадәр Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге фәнни хезмәткәре.
  • 1992 елдан Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыка кафедрасы доценты. 2008-2009 елларда Татарстанда керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе, 2009 елдан башлап ансамбльнең фольклорчы-этнографы булып эшли. Доцент, сәнгать фәннәре кандидаты (2005). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2014). Өйләнгән, өч баласы бар.

Зилә Мөбәрәкшина, ИТ

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: