Туганайлар

Геннадий Макаров: “Диалектлар – безнең байлыгыбыз. Ә әдәби тел – "канцелярщина”

Фольклор белгече диалекталь музыканың, костюмнарның, сүзләрнең кадерле булуын, аларның югалу мөмкинлеген белдерә.

Фольклорчы галим, музыка белгече Геннадий Макаров музыка һәм тел галимнәрен татарның этник төркемнәренә һәм диалектларына игътибарны арттырырга чакыра.

"Мин башта музыка уен коралларын тарихи чорлар буенча гына бүлгән идем. Алай гына булмый икән, география буенча да карарга кирәк. Без Казаннан торып Себер татарларын да, Әстерхан татарларын да өйрәнергә, мишәр традицияләрен дә белергә, ягъни, этник билгеләр буенча өйрәнергә тиешбез. Музыка уен коралларының исемнәре дә күптөрле һәм аларның булуы кыйммәт", - дип сөйләде галим Казанда төрки халыкларның традицион мәдәнияте мәсьәләләренә багышланган халыкара фәнни конференция кысаларында оештырылган "Татарларның музыка уен кораллары: үткән, бүген, киләчәк" күргәзмәсендә.

"Диалекталь музыканы өйрәнергә кирәк. Диалектларда борынгы көйләүләр саклана. Кайчакта музыканы керәшеннеке, мишәрнекенә бүләсез диләр. Булсын! Ул бит безнең горурлык. Безгә бөтен этник төркемнәрнең үзенчәлеген белергә кирәк. Диалекталь тел - безнең төп байлыгыбыз. Ә әдәби тел - канцелярщина. Чөнки ул күпмедер дәрәҗәдә ясалма, - диде кырык ел буе татар авыллары буйлап экспедицияләрдә йөргән галим, сәнгать фәннәре кандидаты Генннадий Макаров. - Әйтик, Америка тавыгы белән авыл тавыгы кебегрәк. Әлбәттә, бераз күперттем, арттырыбрак җибәрдем инде. Мин моның белән диалекталь музыканың, диалекталь костюмнарның, диалекталь сүзләрнең кадерле булуын, аларның югалырга мөмкин икәнлеген ассызыклыйм".

"Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова

Фото: Рамиль Гали

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: