Туганайлар

Галина Казанцева: "Бу һәркайсыбызга да – русына да, татарына да, башкасына да кагыла"

5 март көнне Кариев театрында "Микулай" моноспектакленең премьерасы булды. "Туганайлар" журналисты тамашачыларның фикерләрен белеште.

Галина КАЗАНЦЕВА, Татарстанның халык артисты, “Айбагыр” керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе:

- Гомумән алганда, спектакльнең бер җитешсез җирен дә күрмәдем. Бик четерекле кеше булсам да. Бер генә нәрсә: сәхнәнең бер ягында җырлап утыручыларга, бәлки керәшенчә бормалар җырларга өйрәтеп булыр әле.

 Артист Олегның сәхнәдәге уены – фантастика!

 Болай уйнап буламени?! Драматург Мансур Гыйләҗев, сәхнәгә куючы режиссер Ринат Әюповның бу уртак эше – шаккаткыч. Сәнгать өлкәсендә чын рәссамнар югарылыгында куелган әсәр! Философиясе, режиссерның үзенчәлекле алымнары, артистның уйнавы, заманчалык... Барысы да фантастика!

Спектакль керәшен темасына язылган булса да, бу һәркайсыбызга да – русына да, татарына да, башкасына да кагыла. Һәркемнең башына төшәргә мөмкин булган тетрәндергеч фаҗига. Буыннар фаҗигасе... Арткы фонда картина бирелә бит әле. Янып торган дүрт егет, Әфган сугышыннан кайтмый калган егетләр. Кемнәрнеңдер газиз балалары бит инде. Анысы да фаҗига...

 Автор фото: Салават Камалетдинов

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: