Туганайлар

Фотоларда керәшен тарихы - Олы Арташ керәшеннәре, 1930нчы еллар

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан фотоархив туплыйбыз

Икенче рәт сулдан беренче – безнең әбиебез Анна Фомина (1917 елгы), беренче рәттә – аның энесе Семён (1919 елгы), сеңлесе Мария (1923 елгы), әбинең әти-әнисе Григорий Игнатьевич Игнатьев (1889 елгы) һәм Татьяна Николаевна (1888 елгы). Мамадыш районы Олы Арташ авылы. Фото 1930нчы елларда төшерелгән.

Тулырак: http://tuganaylar.ru/blog/author/page/nauka-o-kryashenakh

Фоторәсемне Мамадыш районының Новый поселогында яшәүче Раиса Емельянова җибәрде.

Кадерле укучыларыбыз! Быел – ТАССР төзелүгә 100 ел уңаеннан, керәшеннәрнең тормышын чагылдырган фотоархив туплыйбыз. Сездән дә шундый фотосурәтләр көтеп калабыз. Бәлки, сезнең гаилә архивларында да шушындый этнографик һәм тарихи фотолар бардыр. Кешеләр фотолары гына түгел, авыл, иман йортлары һәм башкалар төшерелгәннәре дә бардыр.. Фотоларны редакциябезгә җибәрсәгез, газетада басытырырбыз, сайтыбызга, социаль челтәрләрдәге группаларыбызга урнаштырырбыз. Фотоларны tuganaylar@yandex.ru электрон почтасына, 89172509795, 89172803499 номерларына (Ватсап аша) җибәрегез.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: