Туганайлар

“Әфганда маманың молитвалары саклады...”

Чыгышлары белән Ключ Труда поселогыннан булган абыйлы-энеле Мәхмүтовлар – Әфганстандагы ут эченнән исән-сау кайткан сугышчы-интернационалистлар

Түбән Камада яшәүче Мәхмүтовларның олысы Александр – “Гармония”дә, ә Николай “Ашыгыч ярдәм” станциясендә шофер булып эшлиләр.

1982 елның 31 мартында сроклы хәрби хезмәткә алынган Александр Мәхмүтов Төрекмәнстанда алты ай хәрби өйрәнүләр үтә. Аларны Әфган сугышына
хәзерлиләр. Ярты елдан соң, вертолет белән, Әфганстанның совет гаскәрләре урнашкан Пули-Хумри шәһәренә китерәләр. Алар ротасындагы совет солдатларына корал һәм башка кирәк-ярак складларын сакларга туры килә. Соңыннан Александр 119нчы мотоукчы полкының сак ротасында шофер булып хезмәт итә. Бронялы разведка-күзәтү машинасы (БРДМ) экипажында ике солдат була: берсе – шофер, икенчесе – пулеметчы. Танктан тәгәрмәчләре һәм пушкасы булмавы белән генә аерылып торган БРДМ махсус корычтан эшләнгән.

“Кайнар нокта”ларда йөреп тә, исән калган сирәк бәхетлеләрнең берсе була Александр. Берсендә, БРДМның бензин насосы ватылып, юлда туктап калалар. Колоннаны тоткарламас өчен, Александр бар җаваплылыкны үз өстенә алып, тиз генә рация аша: “Үзебез ремонтлыйбыз”, дип хәбәр итә. Сигезенчедә укыганда ук әтисе Михаилга МТЗ тракторын ремонтлашып үскән Александр, ахыр чиктә, җаен таба. Запас тәгәрмәч тә эшкә җигелә... Шул “запаска” эченә бензин тутырып, аны шланг аша карбюраторга тоташтырып, юл буе акрын гына агызып кайталар. Бензин исеннән исерә башлагач, БРДМнан чыгып, җиргә авалар. Хәл алырга да өлгермиләр, тарлавыкта кешеләр күренә һәм совет солдатлары ягына ут яудыралар. Автоматлары да машина эчендә калган ике солдат, пулялар яңгыры астында, машинага утыралар. Дошманга пулеметтан ата-ата, танк часте постына кадәр көчкә кайтып җитәләр... “Госпитальгә эләккәч, үлгән малайларны төяп озатырга туры килде. Цинк гроб ясап өлгермиләр. Кулларыннан тотсаң, куллары өзелә... Кызу булгач, гәүдәләре тиз таркала”, – дип күңеленә тигән хәлләрне дә искә төшерде Александр. Әфган сугышының иң кызган чагы була шул...

Дембельгә әзерләнүче солдатлар, приказ чыкканнан соң, тагын ярты еллап тоткарланалар. Алар урынына калачак төрекмән егетләре татарча әйткәнне бераз төшенсәләр дә, русча бер сүз аңламыйлар. Шунлыктан, БРДМны тапшыру өчен, берничә ай аларны өйрәтүгә китә.

Март аенда кайтасы Александр август ахырында туган йорты ишеген ачып керә. Кырык яшенең өске ягына чыккан әнисен ул башта танымый. Анна Николаевнаның йөзенә тирән җыерчыклар яткан, ә чәчләре ап-ак булган. “Синең кайда йөргәннәреңне белеп тордым”, – дип, улын кочаклап ала мамасы. Ул күрше Келәтле авылына, карта караучы Кәтри түтигә гел барып, улына кәрт ачтырып торган икән.

Үзеннән өч яшь кече энесе Николай 1985 елның 23 апрелендә “повестка” тотып кайткач, “команда 20А” дигән язуны күреп, дәдәе Александр: “Әфганстанга китәсең икән. Әйдә, мама белән папага берни дә әйтмибез. Мин исән кайттым, син дә кайтырсың”, – ди. Төрекмәнстандагы “учебка”да Николайны отделение командиры итеп әзерлиләр. Яшь егетләрне алда чын сугыш көткәнен яшермиләр. Николай Әфганстанда разведка взводына эләгә. Алты айлап – пулеметчы, аннан – беренче отделение командиры, соңыннан разведка взоды командиры урынбасары була. 

“Кайнар нокта”лардан булган Панджшер тарлавыгын яулап алганда уннарча кило корал, снарядлар күтәреп, авыр пулеметлар сөйрәп төне буе тауга менүләрен дә искә алды ул. Тауда сусыз утырганда, солдатларга су китерә торган вертолетны дошманнарның бәреп төшерүләре... Күз алдында БПМдагыларның шартлаткычка эләгүләре... Ул экипаждагы 9 иптәшләренең гәүдә калдыкларын берәмтекләп җыюлары... Ничәмә-ничә еллар үтсә дә, күңелдәге “әфган ярасы” төзәлерлек түгел шул. Өлкән сержант Николайның сугышчан бүләкләре арасындагы “Батырлык өчен” медале гади совет солдатының үз илебездән читтә интернациональ бурычын намус белән үтәгәнен сөйли.

Анна белән Михаил Мәхмүтовлар төпчек улларын Әфганстанга җибәрәчәкләрен Николай Төрекмәнстанда “учебка”да чакта ук белеп алалар. Аны Әфган сугышына җибәрмәүләрен сорап, Түбән Кама хәрби комиссары янына баралар. Әмма йөрүләре бушка була. Әфганстан сугышы турында сүз чыкса, Александр белән Николай Мәхмүтовлар: “Маманың Ходайга ялварулары, молитвалары безне Әфганстаннан исән-сау алып кайтты”, – дип әле хәзер дә искә алалар. Икесенең дә хатыннары керәшен кызлары: Александрныкы – Җөридән Зоя Медведева, Николайныкы – Кушайдан Ольга Большакова. Ключ Труда поселогында гомер кичерүче әниләре Анна түти пуҗымында Николай йорт җиткезгән. Александр да туган авылында йорт төзеп куйган.

Керәшен егетләре Александр белән Николай сугышта һәлак булган полкташларының якты хатирәләрен йөрәкләрендә саклап һәм тыныч тормышның кадерен белеп яшиләр.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: