Туганайлар

Фермерчылык табышлы һөнәрме?

Соңгы елларда илдә булган үзгәреш җилләре авыл җиренә дә үтеп керде, күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. Колхозлар таралды, аларның кайсыларын инвесторлар алды, ә кайбер авылларда бөтенләй эш калмыйча, кешеләр "Кая барырга, нишләргә?", - дип, аптырашта калдылар. Яшьләр районга яки шәһәргә китеп эшләсәләр, пенсия яшенә җитеп килүчеләр якын-тирә авылларга барып эшләргә мәҗбүр...

Сүзем, куйган максатына ирешү өчен, вакытын да, көчен дә кызганмыйча хезмәт куйган авылдашым Геннадий Павлович Семенов турында. Ул 1969 елда Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында укый. Шуннан соң, Ерак көнчыгышта чик сакчысы булып ике ел хезмәт иткәч, туган авылына кайтып, "Таң"колхозында эшли башлый.

1993 елда авыл кызы Иванова Ольга белән тормыш корып җибәрәләр, бер-бер артлы дүрт уллары туа. Гена дәдәй берничә ел колхозда агроном булып эшли. 2007 елда, колхозлар таралгач, ары сугыла, бире сугыла, монтажник та, охранник та булып эшләп карый. Ә 2014 елның май аенда, тәвәккәлләп, ни булса, шул булыр, дип, фермерлык эшен башлап җибәрә.

-Планда мөгезле эре терлекләр асрап, алар санын арттыру иде. Колхоздан калган ташландык, җимерелеп беткән машина, тракторлар паркын арендага алдык. Аны яхшылап торгызып, хуҗалыкта булган хайваннарны шунда яптык. Эшне башлап җибәргәндә, безнең бары ике баш сыер, биш сарыгыбыз бар иде. Яшермим, эшне башлау җиңел булмады, каршыбызда киртәләр дә очрады. "Ник тотындым бу эшкә",-дигән уйлар да килгәләде башыма. Тик кире чигенәсе килмәде. Күршеләрнең буш яткан 15 гектар җирләрен арендага алыр өчен, юридик мәсьәләләр белән озак йөрергә туры килде. Электр кертү дә шактый мәшәкатьләр тудырды. Әлегә авырлыкларны җиңеп барабыз, шунысы күңелне күтәрә, - ди Гена дәдәй.

Аның үзенең җир эшкәртү өчен тракторы бар. 15 гектар җирне эшкәртеп, иген чәчәләр, кышка салам, печәнне дә үзләре әзерли. Кайбер азыкларны бартер юлы белән табалар, ягъни трактор белән читкә чыгып эшләп, түләү хисабына терлек азыгы алалар.

Җәен терлекләрне болынга җибәрәләр, аларны көтәргә дә кирәкми. "Вечерка" кушаматлы ала сыерыбыз башкаларны ияртә, сыерлар аңа юлбашчыга караган кебек карыйлар", -ди Гена дәдәй. Мал-туарның кайда йөргәнен белү өчен, махсус технология уйлап табылган. Өйдән чыкмый гына, компьютер аша, терлекләрнең кайда йөрүен 100 километр ераклыктан да белеп була. Вечерканың муенында каеш бар, аңа кечкенә сумка беркетелгән. Шуның эченә "спутниковый трекер" дип аталган прибор куелган. Маллар билгеле бер урында гына йөри, әгәр аннан читкә китсәләр, прибор аркылы Гена дәдәйнең телефонына "Сезнең сыерлар тиешле урыннан читкә китте", - дигән смс-хәбәр килә. Бу ысулны Гена дәдәйгә олы малае Евгений тәкъдим иткән. "Элек сыерлар югалса, без аларны 2-3 көн эзли идек, ә болай бик уңайлы",- ди ул, шатланып. Киләчәктә терлекләрне генә түгел, чәчүлек җирләрне дә әлеге прибор аша күзәтүне планлаштыралар икән. "Сыер саву кыенлыклар тудырмыймы соң?" - дигән соравыма, "Аларны савар өчен, махсус аппаратлар бар, бу эштә Ольга Дмитриевна булыша", -диде ул, елмаеп.

Хәзерге вакытта Семеновлар хуҗалыгында 10 баш сыер, бер бозау, 30 сарык, 4 бәрән, берничә дуңгыз, куян һәм кош-кортлар бар. Бу күп хезмәт, тырышлык таләп итсә дә, яхшы гына табыш та китерә икән. Махсус эшчеләр ялламыйча, үз көчләре белән эшлиләр. Олы уллары маллар карарга булышса, ике кечкенәсе куяннар үрчетү белән шөгыльләнә. Җитештергән продукцияне сату юлларын да хәл иткәннәр: итне таныш-белешләр яки Интернет аша саталар, ә сөтне авылга килеп җыючыларга тапшыралар. Шулай ук продукцияләрен сату өчен, Интернетта "КФХ Семеновы" группасын да ачып җибәргәннәр. Алар җитештергән продукцияне сораучылар күп, заказ ясаучыларга каймак, эремчекне махсус әзерләп бирәләр.

"Фермерларга, эш башлап җибәргәндә, дәүләт ярдәм күрсәтеп, әзрәк акча бирә, диләр, андый өлеш булдымы?" дидем. "Юк, безгә андый нәрсә булмады, барысын да үз көчебез белән, тырышып-тырмашып хәл итәргә тырыштык",- диде ул.

Гена дәдәйнең олы улы Евгений Казан Аграр университетының механизаторлар әзерли торган факультетында магистр. Хыялы - укып бетергәч, авылга кайтып, фермерлык эшен дәвам итү. Икенче уллары Павел да Аграр университетның агрономия факультетында бакалавриат студенты. Шул ук вакытта, читтән торып, Духовный семинариянең беренче курсында белем ала. Киләчәккә хыялы - туган авылында бөртекле үсемлекләр үстерү белән шөгыльләнү. Улларын да кечкенәдән үк эшкә өйрәтеп үстергәннәр, алар да, әти-әниләре кебек, җир кешеләре. Малайлар җәйге каникул вакытында башка колхозларда комбайнда эшлиләр. Җиргә, хайваннарга булган мәхәббәт аларны Аграр университетка алып килгән дә инде. Киләчәктә ташландык җирләрне эшкәртеп, зуррак мәйданда иген үстереп, терлекләр санын арттыру турында хыялланалар.

Гена дәдәйнең хатыны Ольга Дмитриевна да бик тырыш, уңган кеше. Ул мәктәптә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары. Химия, биология укыта. Шул ук вакытта мәктәп янындагы зур бакча участогы өчен дә ул җаваплы. Ольга Дмитриевна кул эшләренә дә бик оста, төрле төстәге тасмалардан ул ясаган чәчәкләр һәм башка бик күп матур әйберләр күргәзмәгә куярлык.

Авылыбызда башкаларга үрнәк булырлык, тырыш, дус, тату гаилә. Мин аларга карап сокланам да, горурланам да. Барын бергә шулай киңәшләшеп, тырышып эшләгәндә генә, зур уңышларга ирешеп була торгандыр.

Замана авырлыгыннан зарланмый, тормышта очраган киртәләрне сылтау итми, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерү өчен, бар көчен кызганмый алга атлаган кешеләрнең берсе ул Геннадий Семенов. Киләчәктә дә исән-сау булып, фермерлык эшендә яңадан-яңа уңышлар һәм табышлар сезне сөендереп торсыннар иде, дигән теләктә калам.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: