Туганайлар

Этнограф Валентина Максимова: Үзенчәлекне югалтабыз

Әби-бабайларыбыз үзенчәлекле, “тиешле” кием-салымнарыбызны узган гасырның 50нче елларына кадәр саклап, шул киемнәрдә йөргәннәр. Бүген инде, без бу сакланганны югалтып барабыз.

“Без – керәшеннәр” дип әйтәбез икән, телебез дә, кием комплексы да сакланырга тиеш. Бу ике әйбер дә керәшеннәрнең йөзе. Йөзе булмаган халык буламы инде?! Дин генә кешенең милләтен белгертә алмый бит, бер үк дин конфессиясендә күп төрле милләтләр бар. Тел дә, кием дә безнең тарихның бер өлеше.

Бүгенге көн керәшен карендәшләребездән керәшен киемен санап бир әле дисәң, күпләре: “Өске итәклешакмаклы киндер күлмәк, суккан алъяпкыч, сүрәкә, чабата”,– дип җавап бирер. Ә бит безнең кием комплексы, бигрәк тә хатын-кызларныкы, бу санап үтелгәннәрдән генә тормый. Түгәрәк яулык, ак яулык, мәләнчек, чигәчә, ак калпак, калпак чачак; өс киемнәреннән: чыба, җиңле, җиңсез җиләннәр, бишмәт, бөрмә, тун, укалы җилән; аяк киемнәреннән: чәрик башмак, чәнчүр итек, киез итек-каталар... Күрәсезме, күпме әйбер югалган, онытылып бара. Әле кайберләре авыл сандыкларында сакланса да, аяк киемнәре –чәнчүр итек белән чәрек башмак инде юк, үрнәк өченгә дә. Бу бик кызганыч. Халыкның аермалыгын теле генә түгел, үзгә тышкы киеме дә әйтеп торган бит элгәре.

Әби-бабайларыбыз үзенчәлекле, “тиешле” кием-салымнарыбызны узган гасырның 50нче елларына кадәр саклап, шул киемнәрдә йөргәннәр. Бүген инде, без бу сакланганны югалтып барабыз.

Бүгенге көндә традицион милли киемне ничек саклап калып була соң? Керәшеннәр мисалында әйтсәк, бары тик фольклор ансамбльләр ярдәмендә генә. Кызганыч, бүгенге көндә бу алай түгел. Ансамбль өчен кием тектергәндә, беренче чиратта, ялтыравык, ачык төсләр кирәк, киенгәндә тиз киярлек, салырлык булсын дип фикер йөртәләр. Ә бит иң беренче чиратта, ансамбль үз төбәгенең аермалыкларын, катнашучыларның яшь, комплекция аермалыкларын исәпкә алырга тиешләр.

Һәр буынның үз киеме

Гомер-гомергә керәшен хатын-кызлары статус белән киенгәннәр. Һәр буынның үз төсе, үз киеме, үз өлгесе булган. Юкка гына борынгылар – “килешсез киемкызны – әбидәй, әбине пәридәй итәр” димәгәннәр. Хәзер бу яшь һәм комплекция аермалыклары бөтенләй исәпкә алынмаганлыктан, кайбер ансамбльләр карап торышка ук көлке күренә. Моңа җитәкче, тектерүче гаепле. Кечкенә балаларга да килешсез сүрәкәләр кидертеп, размерсыз күлмәкләр, алъяпкычлар кигертү аларны, чынлап та, кечкенә “әби”ләргә әйләндерә.

Дөрес, сәхнә өчен борынгыча тегелгән баш киемнәре бик уңайсыз. Аларны уйлап, бик сак үзгәртеп тегәргә кирәк. Кызлар өчен ак калпакны да, калпак-чачакны да элеккечә эшләп тә, киеп тә була. Ә менә сүрәкәне “три в одном” итеп (мәләнчек, чигәчә, сүрәкә, яулыкны) алыштырырга була. Түгәрәк яулыкны да, калпак-чачак үрнәгендә, киеп куярлык “капчык” итеп үзгәртергә була. Үрнәкләре бар.

Керәшеннәрдә өске киемнәр, алъяпкычтан башкалары, беркайчан да чигелмәгән. Күлмәк-җиләннәр тасмалар, тар челтәрләр, позумийлар белән бизәлгән. Әгәр инде сәхнә өчен матур була дигән очракта, җиләннәргә керәшен бизәкләрен (түгәрәк яулык бизәкләре) чигәргә була.

Керәшеннең үз төсләре

Төсләр турында әйткәндә, шуны истә тотарга кирәк. Керәшеннәрнең борынгыдан килгән өч төсе – ак, кара, кызыл. Калган төсләр бик аз, саклык белән кулланылган. Әмма бүгенге ансамбльгә йөрүчеләргә бу турыда аңлату файдасыз, чөнки аларның аңлавынча әбиләр сарыдан, яшелдән, карадан һәм башка шундый сатин күлмәкләрдән йөргәннәр. Ә хәзер искә төшерик, әбиләрнең иң өлкәннәре 90ны узган. Уенда йөрер чаклары, сугыш арты – иң хәерче, иң авыр елларга туры килгән. Кибеткә 50нче елларда кайта башлаган, азмы-күпме товар, мисал өчен, сары сатин. Акчасы булганы, булмаганы бурычка 4-5 метрсары сатин ала. Түгәрәк уенда 7-8 җитү кыз сары сатин күлмәктән, альяпкычтан булган. “Күрше авылда – Сабантуй, алар өстендә дә сары сатин, ә җук, әнә ич Урманчыдан чия төсле күлмәктән барсы?!” Менә сезгә безнең әбиләр...

Безнең әбиләр үзләре өйдә шакмаклы суккан материалдан күлмәк-алъяпкычлар кигәннәр. Әмма шакмагы эре булмаган, алъяпкычлар өчен генә эре шакмак яисә, алмалап (бизәкләп) сукканнар.

Ә бит хәлле, бай керәшен хатыннары да булган. Аларның күлмәк өлгеләре үзгәрмәгән хәлдә, төрле манфактура тукымаларыннан да тегелгән. Күбрәк куе чия, кызгылт төсләрне сайлаганнар, җәйге җиләннәрне дә затлы жаккард ефәкләрдән, бәрхеттән теккәннәр. Керәшен җиләннәренең элекке өлгеләрен бозмыйча, бүгенге материаллардан да тегеп була, чөнки алар уникаль өлгеләр. Күлмәкләрнең өлгеләрен үзгәртүдә дә мәгънә юк, киресенчә, ничек бар – шулай булса,отышлырак. Үрнәк өчен, әлеАллага шөкер, сандыкларда да киемнәр бар. Иренмичә, үз ягыңныкын эзләп тап та, ательега илтеп бир, югыйсә. Юк шул, “каш ясыйм дип, күз чыгарабыз”. Имеш заманадан, башкалардан калышмыйбыз!

Шушы замана киемнәре аша киләчәк буын керәшен киемен өйрәнәчәк инде... Бу бик зур югалту, йөзебезне югалту. Шуны онытмасак иде...

Валентина МАКСИМОВА, Мамадыш районының Колышчы авылы.

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: