Туганайлар

Эльвира Камалова "Татарстанның атказанган артисты” булды

Артисткага мактаулы исем музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен бирелде

Керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле баш хормейстеры Эльвира Камаловага музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен "Татарстан Республикасының атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде. Бу турыда артистка Инстаграмдагы шәхси аккаунтында хәбәр итте. Ул Татарстан Президенты имзалаган указны урнаштырды. "Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов йөзендә республикабыз җитәкчелегенә, безнең искиткеч иҗат коллективына, "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле җитәкчелегенә - директор Артур Поляков һәм сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашаповага зур рәхмәтемне белдерәм", - дип язган Эльвира.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: