Туганайлар

Елама, әни

Зинаида ЗАХАРОВА Хикәя Татьяна әбиемнең якты истәлегенә багышлыйм. Автор - Елама, әни, мин терелермен, мине врачлар терелтер, - диде бала, арбадан башын күтәрә төшеп. - Син еламагына. Бер җирем дә авыртмый, ишетәсеңме, елама гына, яме?! "Менә чир нишләтте, олы кешедәй фикер йөртә башлады, биш яшьлек сабый", - дип уйлап, күз...

Зинаида ЗАХАРОВА

Хикәя

Татьяна әбиемнең якты истәлегенә багышлыйм.

Автор

- Елама, әни, мин терелермен, мине врачлар терелтер, - диде бала, арбадан башын күтәрә төшеп.

- Син еламагына. Бер җирем дә авыртмый, ишетәсеңме, елама гына, яме?!
"Менә чир нишләтте, олы кешедәй фикер йөртә башлады, биш яшьлек сабый", - дип уйлап, күз яшьләрен тыярга тырышты ана. Арба артыннан барган кызы да сүзгә кушылды.
- Терелә, сүз дә юк, тереләчәк. Барыбыздан уздырып аттай чабар әле менә, күрерсең, әни, - дип әнисен юатырга тырышты бала.
Бирсен Ходай. Сүзләрең Алланың "Амин" дигән чагына гына туры килсен иде, балам. Улы терелер ансы, ләкин бүгенгесе бик авыр шул. Улының хәле көннән-көн авырлаша баруын, аның сызланып ятуларын, газапланып җәфа чигүләрен күрү, бик авыр шул аңа.
Малай аягы авыртуын әйтмәскә,әнисен борчымаска теләсә дә, булдыра алмады.
- Әни, бераз гына туктап тор. Аркама әйләнеп кенә ятыйм, булмаса.
- Түз инде, Никулай, юл ерак бит, әле чиреген дә үтмәдек. Болай еш туктап барсак, кичкә хәтле барып җитә дә алмабыз. Ярый, син бүлнистә калырсың. Безнең бит әле тутаң белән, унбиш чакырымны терек-терек, уфалла арбасын тартып, кире кайтасы да бар. Син шуны да исәплә, улым.
Улы әнисе сүзләрен ишетми диярлек. Чөнки үз хәле хәл. Нишләп бу кадәр авырта икән аягы? Нигә авыртуны баса торган дару юк икән? Авыру аягына басып йөрү түгел, идәнгә терәп тора алмый башлады бит инде. Сызлавы да көннән-көн көчәя бара шикелле. Авырту бөтен гәүдәсенә тарала.
- Кызым, син арбага тагылып кына барасың, этеп бар, миңа җиңелрәк булыр, - дип шелтәләп алды әнисе, кызына таба борылып. Әнисенең сүзләре кызны айнытып җибәрде.
- Эчәсем килә, су бир миңа, әни, - диде Нина.
- Су бик аз, энеңә генә. Суга зур савыт таба алмадым.
- Мин эчмим, бер генә йотам, - диде бала.
Май урталары гына булуга карамастан, көн бик кызу. Кояш нурлары иркәләми, көйдереп ала, миләрне кимергәндәй итә. Ана кызының яулыксыз да икәнен шунда гына шәйләп ала.
- Башыңа да алмагансың, кояш сугар бит. Җаулык ал дияргә дә онытылган. Менә, үземнекен бирәм, мә ал!
- Кызу сукмый мине, борчылма, - диде кыз башы авыртуын да, сул як чигәсенең сулкылдавын да яшереп.
- Туктап су гына йотсам җиңеләеп китәр идем. Юк, иренемне генә тидереп аласым килә,- диде Нина.
- Туктарбыз, әнә теге үрне генә үтик, балам. Юлы юл булса иде. Чакыр да чокыр. Атлар ничек йөри микән бу юлларда?
Ат сорап авыл Советына барырга кыймады шул Анный. Оялды. Бирмәсләрен, ни әйтәселәрен белгәнгә, сорап маташмады. Ирең колхозда эшләми, диярләр. Күршесе Темәпейне дә шулай дип борып чыгарганнар. Аерым хуҗалыкка түгел, кохозчыга да бирерлек атыбыз юк. Атларыбызның җегәре юк, ашатыр әйбер бетте, дип бирми җибәргәннәр. Темәпей хатынының башында әллә ни зурлык шеше бар иде. Кергән саен Анныйга яулыгын чишеп, шешен күрсәтә иде. Үзен белдеклегә санап, үләннәр белән дәваланса да, терелә алмады. Әҗәле якынлашканда, аягына да баса алмас хәлгә җитте. Шеше тишелеп аккач, бер-ике көн хәле җиңеләеп торган. Болай булса тереләм, дигән күршесе өйдәгеләргә. Өметсез шайтан гына шул. Өченче көнгә якты дөнья белән хушлашкан.
Анныйның ире - Метерейнең сугышып, илгә җиңү китерүдә өлеше зур икәнен күптән оныттылар шул сәвитләр. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен алган медальләре сандык төбендә генә юкса. Яраланып кайтып түшәктә ятуларын, яралары ачылып тәне бозылуын, коры сөяккә калып кибүләрен күрмәде шул алар. "Ир кадерен ил белә, ил яхшылыкны онытмас", диләр юкса. Ходайга шөкер, ире аякка басты, терелде. Сугыштан соң өч балалары дөньяга килде, дүртенчесе карынында. Сигез бала алар өчен - сигез шатлык булырлар, язган булса. Сентябрендә, көзге муллыкта, сигез булырлар. Метерей үлеп ярата шул аларны.
Ире сугышка киткәндә дүрт бала белән калган иде Анный. Балалары да кул арасына керердәй түгел, кечкенәләр иде. Сугыш вакытында күргән авырлыкларны язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Сугыш беткәнгә дә унбер ел үткән. Гомерләр судай ага шул.
Никулай гына терелә күрсен,берүк, исән генә булсын. Ходай бала кайгылары гына бирмәсен. Чире узып китә торган гына булсын. Араларында иң тәмле теллесе, чаясы да шушысы. Чытлыклыгы да баштан ашкан шул. Чирне дә үзе генә эзләп тапты. Былтыр көз уйнап йөргән җиреннән аяксызланып кайтып егылды. Түбән очка төшкәне дә юк иде югыйсә. Күрәчәк йөртә, язмышлар йөртә шул кеше баласын. Бер оятсызы матай белән бәреп киткән. Авыр хәлдәге баланы алдап: "Мин хәзер киләм, шушында гына утырып тор", дип сабыйны җиргә салып, качып киткән. Кем икәнен күрүче дә булмаган, имеш. Кеше бит андыйны күрсә дә күрмәмешкә салыша. Матай белән авыл уртасында бәреп китсеннәр дә, берәү дә күрмәсен, имеш. Дөньясы бетмәсә оятсыз адәмнәр бетмәс инде ул, ансы хак. Ничек
итеп, ниләр уйлап тынычлап яши икән ул кеше, белгән юк. Бәхетсезлек аяк астында түгел, диген инде менә терәк. Көздән бирле авырый бит Никулай, җиде ай була түгелме? Улының сызлануларын, интегүләрен күреп Анный үзе дә чиргә сабыша бугай инде. Карынындагы баласы гына сәламәт туа күрсен.
- Әни, үрне күптән мендек, нигә һаман ялга туктамыйбыз? - диде кызы.
- Сиңа ял итәргә генә булсын. Бер көн сеңлең белән барып кайту күпкә җиңелрәк булган иде, - дип алдашты Анный, Найдый белән интеккәннәрен исенә төшереп. Ул көнне тәмуг утында янгандай булган иде ана. Нинасы сигезен тутыра, Найдыйның алтысы тулмаган. Арбаны этеп бару түгел, Никулай янына ятып барырлык булган иде Найдый.
- Нигә мин чирләмим икән, әни, арбада мин булыр идем,- дигән иде ул. Шул сүзләрне ишеткәч, Анный:
- Арбага тотынып бар, кызым, шулай җиңелрәк булыр үзеңә, - дигән иде кызын кызганып. Кая ул Нинасын шелтәләгән кебек шелтәләү. Ярдәме тимәсә дә юлда иптәш булды бит аңа кызы. Тик ул көн уңышсыз булып чыкты. Никулайны алмадылар, бүлнистә урыннар булмады. Яшь врач Анныйны тыңларга да теләмәде. Авызын ачып сүз дә әйтә алмады ана. Юкса, нинди кыенлыклар белән килгән авыл апасын кызганыр, урынын да табар кебек иде.
- Палаталар, коридорлар авырулар белән тулган, апа. Гафу итегез, бүген алып кала алмыйбыз.
Ә үзләре: "Авыруы көчле, нигә җиде ай буе врачка күрсәтмәдегез", - дип, шелтәләп тә алдылар Анныйны.
- Малаеңның аягы зәгыйфьләнгән, үсүеннән туктаган. Авыру аягы күпкә кыскарак,- диде доктор. - Гомер буе аксап йөрергә калган бит улың.
- Нидән шулай булды соң, - дип кызыксындылар ак халатлылар.
- Кемдер авыл уртасында матай белән бәрдереп киткән, кем икәнен белә алмадык, - дип җавап бирде Анный.
- Улыгызны гомергә гарип калдырган кешенең исемен дә белмисез. Җир астыннан булса да табарга кирәк аны. Авылыгызда
матайлы кеше күп тә түгелдер, югыйсә. Аягында сөяк туберкулезы башланган улыңның, - диде врач.
Дәваларга аласы көннәрен билгеләп, чакырып калдылар авыруны. Бик озак итеп дәфтәр тутырып нидер язып та калган булдылар. Анныйның кулына уч төбе хәтле дә язу бирмәделәр үзләре. Сорап алырга кирәксенмәде Анный.
Сөяк туберкулезы дигән авыруны ишетеп, бик яман икәнен дә белә иде ул. Юл буе елап кайтты. Каян килде аларга бу бәхетсезлек? Баласын нинди гөнаһлары өчен сыный икән соң Ходай? Ул тыныч кына яшен түкте, юл буе тешен кысып елады. Күз яшьләре дә сытылып кына чыктылар югыйсә. Ә балалары әниләренең елаганын барыбер сизделәр.
- Елама, әни, ник елыйсың? - дип сорады Найдый.
- Юк, балам, еламыйм, тирем тама шулай. Эссе ич, - дигән булды ана. Бар, ышандырып кара син аларны...
- Елама, әни. Мин үлсәм дә елама, - диде шунда Никулае, үзәкләрне өзеп.
- Ничек инде син үлем турында сөйлисең, улым? - диде ана, ачуланып.
- Әби үлгәч шулай елаган идең. Мин бит онытмадым.
- Юк, юк, бетте, башка күз яшемне чыгармыйм. Бүген тагын елады шул. Балаларына биргән антын онытып, рәхәтләнеп елады. Балалары:
"Елама, әни", - дисәләр дә туктый алмады. Бүгенге кыенлыклар сугыш вакытында күргән хәсрәтләрен дә исенә төшерде, яңартты. Шуларны уйлап та елады хатын.
Ходай кушса, бүген улын бүлнискә салып калдырыр. Аягы кыска калса да, аксак булса да, сызламасын, авыртмасын гына. Калган бөтен саны таза булсын. Бәхете генә булсын инде. Арбадагы җәймә астына балаларыннан яшереп күмәч кисәге салган иде Анный. Ашыйсылары килгәндер, ялга туктарга вакыттыр. Ял итеп, капкалап алсыннар. Күңелләре күтәрелеп китәр, сабыйларның.
Анный арбасын юлдан читкәрәк алып, туктап калгач, сөенечләре ташып чыкты оланнарның. Никулай борылып эченә ятты. Нина юл кырындагы зур ташка барып чүмәлде. Әнкәләре кулындагы күмәчне күргәч, шатлыкларыннан нишләргә дә белмәделәр. Анный үзе бөртеген дә капмады.
- Әни, бер генә булса да кабып кара, - диде кызы. Никулай да үз кисәгеннән әнисенә өлеш чыгарырга әзер иде.
- Юк, юк, ашыйсым, да эчәсем дә килми, балалар, - диде ул елмаеп. Әниләре йөзендә елмаю күргән балалар бик тә бәхетле иделәр шул минутларда. Алар күмәчне бик кечкенә итеп тешләп кабалар. Бу бәхетле мизгелләрен озаккарак сузып, сеңдереп кенә ашый иделәр. Су да йотып куйгач, хәтта Никулайның авыру икәне дә онытылып торды. Юк-бар сүзләр сөйләп, көлешеп тә алдылар.
- Дәресләреңне калдырганга укытучың ачуланыр инде, кызым - диде ана.
- Син нәрсә, әней, мәктәптә мине ачуланганнары юк. Синнән башка мине берәү дә ачуланмый, - диде кызы.
- Үпкәләмә, әнкәйләр шулай инде ул, кызым, ачуланырга да, иркәләргә дә тиешләр, - дип кызының аркасыннан сөеп алды Анный. - Үзең әни булгач аңларсың әле. Мин дә ачуланмасам, кем сезне ачуланыр, кем тәрбияләр?
Кыз әнисе сөйләгәндә аның белән ризалашып, башын селкеп утырды. Ачулансын, еламасын гына әниләре...

(Дәвамы бар.)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: