Туганайлар

Думада 2022 елда пенсияләрне 8,6 процентка индексацияләү турындагы закон кабул ителде

Россия Президенты Владимир Путин 12 гыйнварда Хөкүмәт әгъзалары катнашында узган киңәшмәдә пенсияләрне индексацияләү күләме инфляция дәрәҗәсеннән югарырак булырга тиешлеге хакында искәртте

Дәүләт Думасы 2022 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрне 8,6 процентка индексацияләү турындагы закон проектын соңгы өченче укылышта хуплады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, бу хактагы карар бертавыштан кабул ителгән.

Документ Федерация Советының 26 гыйнварда узачак утырышының көн тәртибе проектына кертелгән инде.

Парламентның түбән палатасы беренче вице-спикеры Александр Жуков элегрәк Россиядә пенсиянең уртача күләме 18 мең 984 сум тәшкил итәргә тиешлеге турында хәбәр иткән иде. 

Россия Президенты Владимир Путин 12 гыйнварда Хөкүмәт әгъзалары катнашында узган киңәшмәдә пенсияләрне индексацияләү күләме инфляция дәрәҗәсеннән югарырак булырга тиешлеге хакында искәртте.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә бик тә мөһим, чөнки ул миллионлаган гражданга кагыла.

ТИ

Фото: pixabay.com

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: