Туганайлар

Демьян мәзәкләрен укыгыз

Көлке гомерне озынайта. Еламаеп яшик

Олы көндә

Олы көн иртәсе. Апанас дәдәй (ул вакытта 5 яшьләр чамасында  булгандыр) авыл буйлап җан-фәрманга күкәй җыеп кайта...

 Ә кичкелеккә безгә, Олы көн итеп, Тәкмей Марҗыеның атасы кунакка менә.

 – Пидура, болай гына мендем инде, ачуланма, – ди бу ишектән керә керешкә.  – Малаең иртән безгә күкәй җыярга керде...

Сүзенең тәмен белеп, бераз туктап тора да, дәвам итә бу:

– Апанас, сиңа сыерны биримме, әллә күкәй биримме, дип сораган идем. Малаең: “Миңа сыер кирәк түгел, күкәй бир”, – дип әйтте. Сыер кирәк дисә, билләһи, сыерны җитәкләп менәсием...

  Печенье беткәч...

Әнинең сөйләгәне искә төште әле. Дәдәйләрнең өч-дүрт яшьлек вакытларында булган бу хәл. Казаннан Дуся апалар күчтәнәчкә зур печеньеләр алып кайтканнар.

Апанас дәдәй белән Нина моны чәлдереп бетергәннәр. Нинасы әле бөтенләй бәләкәй булган, дәдәйгә ияреп кенә йөри ди.

“Алай сорамыйча алырга ярамый!  Тагын шулай аласызмы?!” –  дип орыша икән әни. “Алабыз, алабыз”, – дип тәч тәч киләләр ди болар. 

Безнең кечкенә генә тәрәзле сыер лапасы  бар. “Лапаска кертеп яптым да мин боларны, нишләрләр икән дип, әкрен генә ишек ярыгыннан карап торам”, – ди әни.

Кертеп ябуга, Нина елый ук башлаган. Апанас теге тәрәзгә бармагы белән күрсәтеп, олыларча юата икән: “Елама, апай, елама! Ә-әнә Казан! Хәзер Казанга барабыз да зур печеньеләр генә ашап ятабыз”...   

Замана баласы

Күрше Җәкәү дәдәй сүзе дөрес булган. “Бертөрле уйлыйсың, икенче төрле килеп чыга”, –  дигән иде ул көтү көткәндә карта уйнап, мин аңа “пагон” суккач. Бу ялкынлы фикерен минем хөрмәткә генә әйтмәгәндер инде Жәкәү дәдәй, мелләле озын гомер юлында шундый очрагы булгандыр. Тик анысын миңа сөйләп торуны кирәксенмәде. Аның сүзләре юктан гына искә төшмәде, сәбәбе бар...

Бүген иртән торуга тавык лапасын ялтыратып чистартып куярга дигән планым чәлпәрәмә килде. Беренче класста укучы кызым Лиана кыска сроклы ялга тукталгач, “начальство”ның личный шофёры булып эшләп алырга туры килде. Каникулда рәхәтләнеп йоклыйсы урында, таңнан күзен тырнап ачкан бу. Җитмәсә,  олыларча җитди кыяфәттә:  “Әти, мине Сукачига алып барырга кирәк. Мәликә белән күптән күрешмәдек”, – дип күземне шарландырды. Баксаң, кызым Усали садигында бергә “гумер иткән” балачак дустын сагынган икән.

 

Демьян ДАНИЛОВ.

Мамадыш районының Владимир авылы.

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: