Туганайлар

Чура чиркяуенен нигез ташлары

(Анна тятя истялегеня)

Сукыр Укчый тятя

Без бала чакта Чурада сукыр Укчый (Ксения) тятя Степанова бар ыйы. Ул бик ышаныучы булыб, бар жаны-тяне белян Аллага бирелгян кеше эйе. Безнен ауыл Кошкятбашка кился, няня: “Бар, Укчый тятягезне чакырыб алыб кайтыгыз, ул бик изге кеше, куныб чыксын, сауабы булыр”, - дей торган ыйы. Укчый тятя, сукыр булса да, бер дя эшсез тормой, бияляй-ойокбаш бяйлей эйе, кешегя ауырлык китермим диб, куныб чыккан очон бяйлягян бияляйен калдыра торган ыйы. “Калдырма, Укчый тятя, син узен безгя бюляк”, — дисян дя, бер чакта да кешегя бурычлы калмый торган ыйы. Укчый тятя, жаны чыккан чакта жозо жактырылыб: “Э-эй, барысы да жяшляр, матурлар икян, мине алырга килгянняр”, — дигян сюзлярне айтеб улгян. Бу изге кешенен жанын жакты пяриштяляр каршы алганнардыр.

Няня

Безнен няня, 1992 жылда оло уразада Казандагы Царицыно чиркяуеня олош алырга баргач (ул чакта але жакын-тирядя чиркяу жук ыйы), олош алыб, безгя кайтыб барганда, шыгырым тулы трамвайда пристуб булыб, РКБга элякте.

— Улсям жаным ойдя чыксын ыйы, салкын соягемне алыб кайтырлык булмасын ыйы, — дигян теляге кабыл булыб, больниста айдан артык бик тя ауыр жатыб, аз гня унайлангач, ойгя алыб кайттык. Кайткач, биш айдан, тагы пристуб булыб, няня китте. Пристубтан телсез калыб, уз исемен дя айтя алмаган няня больниста да, ойгя кайткач та бар иманнарны чалт итеб, ачык итеб айтеб жатты. Больниста чакта палатада жорой алмый торган татар кызы бар ыйы. Башка ауырыучылар коридорга ауа суларга чыгыб киткяч, бу кызга сойляшергя кеше жук, ул: “Апа, иманнарынны айт але”, — диб, нянянен иманнар аяткянен тыннаб жата торган ыйы.

Сунгы пристубы булгач та, няня, эшетелерлек итеб “Эй кюктяге Атабыз” иманын айтте, аннары пышылдауга кючеб, иманын айтеб бетерде. Оч тяулек жаткач, монастырьларда, Афон тауында Аллага келяу итеу барган чорда, монахларга кушылыб пяриштяляр дя келяу иткян сагатлярдя, келяу иманнары кюккя кютярелгян чорда, тан алдыннан няня китте. Беренче Спас конондя жиргя керде. Бу эш бит Ходайнын ис киткеч кодряте, уз исемен дя айтергя хярякятсез калган тел, иманнар айтергя хярякяткя киля алыб, чалт ачык итеб иманнар айтя алды.

Анна тятя

Чиркяу жабылган булгач, без бала чакта, жакын-тиря ауыллардан ышаныучы кешеляр Чурада, кюбряк Агрофена Алексеева (Горпой тятя), анын килене Анна тятялярдя жыйылышыб, оло бяйрямнярне ойлярдя уткяреб, танны каршылыйлар ыйы. Авыл Советы алдан белеб, алардан кыуганда, белгертмейче бютян кешедя жыйыла торганнар ыйы. Зиратта уткяргян чаклары да кюб булды. Моннан кыуарга Советнын озон кулы булдыра алмады, оло бяйрямняр бяйрям ителмейче калынмады. Безнен няня Анна Чулакова, бяйрямне каршылаб кайткач, кайда жыйылганнарын, бяйрямнен жаннарына ничек сойоночло утеуен сойлой торган ыйы.

Анна Алексеевна (уртада) Чура чиркяуендя келяудя

Чурага иеромонахъ отец Владимир килгяч, чиркяу ачылган коннян башлаб, улгянчегя кадяр алыштыргысыз укыучы да, башлаб жырлаучы да булды Анна тятя Алексеева. 23 жыл буйы чиркяугя кызмыт итте ул. Анын жорякка кадяр утеб керя торган итеб укыуы, жырыуы кюнеллярдя аман да саклана але. Чиркяу стеналары да анын тауышын саклыйдыр. Укыткан укыучыларымнын берсе (татар баласы) сойлягяне бар: бик иртян тороб эшкя барыучы атейсе куполы киселгян чиркяу жаныннан уткяндя, эчтя чиркяу жырыулары эшетеб, сун дяряжядя абтрашта кала.

Казан урамнары але буш, сагят очляр тирясе гня. Бу багытта шулай иртя кемняр чиркяугя килгян,- диб сагайыб, эчкя кереб карый. Бер кем дя жук, тик чиркяу жырыуы тукталмыйчы аман эшетеля. Бу халне ул, кайткач, ойдягеляреня гажяблянеб сойлягян. Кем келяу иткян: пяриштялярме, алля чиркяу тозок чакта барган келяу жырыулары сакланганмы? Без белмейбез, Ходай беля.

Чиркяу жырыулары, белгянебезчя, сигез койдя жырланыла, бер койдя жырлана торган иман бетеу белян, чираттагы иман бютян кой белян жырланыла. Бер койдян икенчесеня тиз гня кючяргя кыйынрак та булгалый, искя тошороб олгороргя киряк. Тик Анна тятя, табигате белян житез кеше булганныктан, багытында тейешле тонны биреб, тукталмыйчы, жырыуны дорос башлаб жибяря торган ыйы. Ул чиркяуебездя келяу тукталмасын, диб, ауырса да, нишляся дя, булган бар эшен читкя куйыб, бер дя калдырмыйчы келяугя жордо. Берсендя, машина артка чигенгяндя шоферы кюрмейче, аяклары белян машина астында да калган. Шулай булыб та, келяу барышында утырыб тормой, гел аяк осто була торган ыйы. Артык сюз сойлямейче, келяу очон киряклесен гня айтя торган ыйы. Бирся дя биргян икян мина Ходай тазалыкны,- диб сойлягяне хятердя. Анын киткяненя дя оч жыл инде, урыны жомакта булсын.

Татлы тям

Правосланиенен узенен тяме (вкус Православия) бар, ул тям балдан татлы. Кюнелдян биренеб чиркяугя жороучеляр, кондялек иманнарны калдырмыйчы укыучылар аны беля торгандыр. Уткян гумерлярдя улемнян курыкмыйчы, бер адым да чигенмей че, жаны котолоуы очон ышаныуда нык тороб азабланыб утерелгян христианнар да ул тямне жакшы белеб, аннан буш каласылары килмягяндер. Бу тям Кюк падшалыгындагы татлылыкны белгертеуче татлы тямдер. Бу алда кюрсятеб утелгян кешеляр шул тямне белгяннярдер.

Салкын кыш тонондя зиратта Рождествоны каршылау, жазгы салкын тондя зиратта Пасханы каршы алыу, бютян оло бяйрямнярне калдырмыйчы бяйрям итеу шушы хакта сойлой. Бу кешеляр Чура чиркяуенен уткянендя жалтраб жаткан энже бортокляре, анын нигез ташлары. Аларнын бала чактагы ышаныулары шушы чиркяудя жаралыб, гумер буйына озата барыб, дауыллы куркыныч жылларда да аз гня дя кимемейче, аны сюндерергя денсезлек дауылынын кочо житмейче, гумер азагына чаклы сакланыб кала алган.

Фото: sobory.ru

Мария МАТВЕЕВА,

Кукмара районы, Пчеловод ауылы

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: