Туганайлар

Чигү чигеп күңеленә ял ала

Әбиләребез, әни-апаларыбыз яшь чагында чигә белмәгән кыз булды микән авылда?! Юктыр! Кул эшләре белмәгән авыл кызына егетләр дә кырын карый торган булганнар бит. Йорт эчендә чигү җебе эләкмәгән берәр әйбер була идеме икән? Тәрәзә пәрдәләре, мендәрләр, карават җәймәләре, кулъяулыклар... Саный китсәң, шактый җыела иде алар

“Чигү үрнәкләрен кара күчермәдән күчереп кулдан-кулга йөртәләр, матур, ят үрнәкләрне әллә кайлардан сорап киләләр иде”, – дип искә ала әниләр. Бүген авылларда да өй эчләре шәһәр фатирларын хәтерләтә бит. Чиккән әйберләрне сирәк күрәсең. Дөрес, бу яктан керәшеннәрнең өй эчләрендәге тәре почмакларын чиккән бистәрләр бизәп тора әле. Кичләрен кызлар бер өйгә җыелып, кулъяулык чигәләр, дигән хәбәр ишетелсә, кайберәүләр гаҗәпләнүдән, күрсәткеч бармакларын чигә турында борып алырлар иде: аларның башлары киткән мәллә, янәсе.
Эш буенча районыбызның төрле авылларында булырга туры килә. Барган саен кул эшләре осталарының барлыгы белән кызыксынасың. Кызганычка каршы, андыйларны табу бүгенге журналистлар өчен зур уңыш була.


Албай төбәгенә баргач, берәр авылда кайчандыр чигү чигеп, өен шулар белән бизәгән кеше бармы икән, дип кызыксынырга булдым. Бәхет елмайды бит. Чөнки яңа танышым чигүен туктаган гына түгел, һаман да дәвам итүче булып чыкты. Сүзем – Казаклар авылында яшәүче Мария Абрамова турында.
Торак пунктка асфальт юлдан килгәч, бүгенге авылның зур проблемасы булган – юлсызлыкка очрадык. Җитмәсә, алдагы көнне коеп яңгыр явып үткән. Машинабыз белән таулы урында Марҗый түти яши торган йортка барыр өчен, үргә менеп, чирәмгә салынган юлдан барырга туры килде. Өйнең ишеген атлап керүгә үк үзебезне чиккән әйберләр күргәзмәсенә эләккәндәй хис иттек. Аның ике ягындагы тәрәзә пәрдәләреннән, тәре ашъяулыкларыннан, карават кырыендагы, матчалардагы чигелгән бәзләрдән, мендәр тышларыннан һәм тагын күп төрле җәймәләрдән, япмалардан күзләр камаша.
Марҗый түти тумышы белән Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылыннан. 1966нчы елда ире Александр белән танышалар алар. Озак та үтми кияүдән димчеләр килә. Шулай итеп 19 яшьлек кыз Казаклар авылына килен булып төшә. Гомере буе колхозда тир түгә ул. Кызганычка каршы, язмыш аны зур сынаулар алдына куя. Өч баланың икесе авыру була. 1976нчы елда беренче балалары, тугыз яшьлек Василийны җирлиләр. Бу кайгыны бик авыр кичерәләр Абрамовлар. Кызы Тамара да 24 яшендә фани дөньядан китеп бара. Ире 1982нче елда авыр операция кичерә. Шуннан соң Александр дәдәйнең сәламәтлеге нык какшый. Менә шушы авырлыкларны, югалту ачыларын башыннан кичерергә туры килә Марҗый түтигә. Пенсиягә дә 50 яшеннән чыга ул. Шулай булуга карамастан, кайгы-хәсрәтләр аның рухын сындыра алмаганнар.
Тәүге мәртәбә киерге белән энәне ул моннан егерме ел чамасы элек кенә тоткан икән.
–Ышанасыңмы, яшь чагында чигү чигеп утырганымны хәтерләмим. Пенсиягә чыккач та әле тотынмадым мин бу эшкә. Югалтулардан соң күңелемә урын таба алмыйча интеккән чакларым да күп булды. Көннәрдән бер көнне тәвәккәлләргә булдым. Иң беренче булып тәре ашъяулыгы чиктем. Дөрес, бизәкләре бик катлаулы түгел иде. Шуннан акрынлап кына башка әйберләр чигә башладым. Өй эчендә сез күргәннәре үзем өчен генә. Бүген, нигездә, шул тәре бистәре чигәм. Соңгы елларда заказлар да күбәйде. Эшем өчен акча түлиләр. Иш янына куш дигәндә, пенсиягә ярыйсы гына “ярдәме“ тия, – дип сөйли ул.
Үз тәвәккәллеген, тырышлыгын эшкә җигеп башлаган эше бүген матур җимешләрен бирә дә инде. Аның иҗат җимешләренең күпчелеге кышкы озын кичләрдә пәйда булганнар. Бакча эшләре башлангач, кулга киерге, төрле төстәге җепләр тагылган энәне алырга вакыт та күп калмый. Яшь тә бара. Тукымаларны, шул җепләрне кызы, туганнары алып кайтып бирә. Заказчылар да китерә. Бизәкләрне тудырганда ул фантазиясен эшкә җигә. Аларга карасаң шаккатмалы: һәрберсе үзенчәлекле, катлаулы, бер-берсен кабатламый.
–Товарың үтемле булсын дисәң, аның сыйфатына, кешене җәлеп итүчәнлегенә күбрәк игътибар итәргә кирәклеген аңлыйсың икән ул. Бер тәре ашъяулыгы комплектын чигү өчен 15-20 көн вакытым уза. Сәламәтлегем барында яраткан шөгылемне ташларга җыенмыйм әле мин, – ди әңгәмәдәшем.


Николай Зюрин

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: