Туганайлар

Чәчелгәнен читләр җыярмы?

Керәшеннәрнең борынгыдан бүгенгәчә сакланып килгән бәйрәмнәре, йолалары, гадәтләре, үзенчәлекле сыйлары, теле, җырулары, үзгә кием-салымы – болар барысы да җепкә тезелгән асылташлар кебек

 Кайчандыр аның бавы да нык булгандыр, ташлары да бер-берсе белән бәйләнештә, тыгызлыкта шәп ялтырагандыр... Тик кызганыч, бүген инде бавы да җепкә әйләнгән. Күп асылташлары коелып тәгәрәгәннәр дә, табучылар үз җепләренә такканнар... Безнең бау гына елдан-ел бушый бара. Ичмасам, калганнарын гына булса да ныклы бауга җыя сы иде...

Әле ярый, кайбер бәйрәмнәребез, җыруларыбыз, динебез, гореф-гадәтләребез яши, әбиләребезнең сандыклары да, бөтенләй үк бушамаган. Бары карарга, барларга гына кирәк. Әнә бит Түбән Кама керәшен оешмасы җитәкчесе Тамара Баһаветдинова үзенең әнисе Гликерия Сергееваның сандыгында сакланган әйберләрне үз оешмалары музеена тапшырган. Әйтергә кирәк, уникаль әйберләр.

Ак яулыкларның купшы итеп чигелгән баш-башы

Алар – Казан ягы керәшеннәрендә әле дә сакланган, шул якларга хас керәшен хатын-кызының баш киеме булган сүрәкә һәм ак яулыкның чигүле баш-башлары.

Ак яулык – өлкән яшьтәге керәшен хатыннарының сүрәкә өстеннән чалма кебек урала торган 30х200 сантиметр зурлыктагы баш бәйләгече. Аның ике башы да түгәрәк яулыктагы бизәк-тамгалар белән, шул ук чигү техникасында чигелгән була. Шунысы кызык, аңлаешлы матур бизәкләр тискәре яктан гына күренә һәм ул бөкләнеп ике як чигә янына кыстырылып кала.

Түгәрәк һәм ак яулыклардагы чигешләр, аларны чигү ысулы бары тик керәшеннәрдә һәм тагын удмурт хатын-кызлары бөркәнгән баш япмасы “сюлык”та гына бар. Бу ысул белән чигә белүчеләр дә, аның техникасын хәтерләүчеләр дә юк инде. Әле ярый, сандыкларда шундый чигүле фрагментлар сакланган. Алардагы бизәк-тамгаларны да югалтмыйча, бүгенге сәхнә киемнәрен теккәндә файдаланып, гомерләрен озайтсак иде.

Ак яулыкларның чигелгән баш-башы

Гликерия Григорьевнаның сандыгындагы ак яулыклар ике төрле. Берсе – гадирәк, икенчесе бик купшы итеп чигелгән. Шушы ак яулыклар янында – көндәлек бәйли торган сүрәкәләр. Бәйрәмнәргә бәйли торган сүрәкәләрнең маңгай өлеше купшы итеп, ука җепләр чорналган шнурлардан бизәкләп эшләнгән. Мондый нечкә эшләрне һәркем булдыра алмаган. Җырак әбинең сөйләве буенча, аның үз осталары булган, шулардан чиктергәннәр. Районнарда йөргәндә, бер-берсенә бик охшаган, ягы-ягы белән аерылып торган чигүләр очрый. Димәк, һәр якның үз остасы булган. Осталар бетү белән, алардан калган әйберләр дә бетә барган, ә инде бүгенгәчә сакланганнары бик тузган. Кызганыч, яңартырга осталар юк. Сәхнә өчен, катлаулы керәшен баш бәйләве бик уңайсыз, димәк, киләчәктә бары тик бүгенге фольклор ансамбльләрнең “пародияләре” генә булачак. Шуны истә тотып, һичьюгы сандыкларны яхшылап актарып, бар булган “сандык малы”н фотоларга төшереп, һәр төр борынгы әйберләрнең каталогларын ясап калдырырга кирәк. Әйе, калган хәтле асылташлар тезелгән бау бүгенге көндә бик нечкәргән. Чәчелгәнен читләр җыяр инде. ВКонтактедагы “Татарский народный костюм” группасына кереп карагыз. Күрсәтелгәннең күбесе диярлек, керәшен киеме.

Ак яулыкларның чигелгән баш-башы

“Керәшен татарлары киеме” дигән китап чыгарып, керәшеннәргә бүләк калдырган Рәмзия Мөхәммәтова шушы арада вафат булды. Күпләр аның ул китабын кабул итмәде. Ә кая соң үзебезнекеләрдән шундый альбом?!  Китап бит 15 ел элек чыкты...

Сүрәкәләр

Сүрәкәне дөрес итеп бәйләү ысулы

Бу язмамны Рәмзия Гыйниятовнаның якты истәлегенә багышладым. Урыны оҗмах түрләрендә булсын! Китабы өчен, аңлаган керәшеннәрдән,  мең-мең рәхмәт!

Валентина МАКСИМОВА.

Мамадыш районының Колышчы авылы.

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: