Туганайлар

Чәбия өчен җан атып

Александр Марков Чәбиядә туып-үсеп, туган авылы урынын биләгән Түбән Кама шәһәрендәге төзелештә, транспорт сәүдәсе тармагында гомере буе эшләп, хезмәте белән танылган шәхес

Тапшырылмаган хатлар

Өзелеп сөйгән ярлар кавыша да һәм, гадәттә, башка беркайчан да очраша да алмыйлар. Озын буйлы Саша белән чибәр Аннаның пар килгәненә сокланмаган кеше калмый Чәбиядә. Александр гармунда уйный, Анна җырлый, бии. Аларга бәхетле киләчәк юрыйлар. Башлангычтан соң күрше Актүбәдә җидеелллык мәктәпне тәмамлаган Саша укуны үзләреннән 45 чакрым ераклыктагы Чаллыда дәвам итә. Мәктәптән соң, колхозда эшли, шоферлыкка укый. Армиягә киткәч, Анна белән ике арада баштагы мәлләрдә хатлар йөри. Әмма кинәт кенә хатлар туктала. Ул да булмый, Аннаны үз ризалыгыннан башка, күрше авыл егете урлап китә. Күңеле һич тә ятмаган кыз чит нигездә яшәп кала алмый. Армиядән кайткан Александр белән дә аңлашырга җай чыкмый. Егетнең Зоя белән очрашып йөрүен ишеттерәләр кызга.

Йөрәктәге яраларга карамый, тормыш дәвам итә. Анна әйбәт кешегә кияүгә чыга, кызлар үстерә. Александр да башлыкүзле була. Укытучы Зоя белән аларның да уллары туа. Гомер бер көйгә генә ага бирә.

Әмма сер булудан туктамаган берәр сер бармы икән бу дөньяда? Ике араның кинәттән өзелү сере дә ачыла. Хәрби хезмәттәге егеттән килгән хатларны ни өчендер Аннага тапшырмыйлар. Кыз язган хатлар да адресатына китми. Көнчел кешеләрнең каралыгы үзенекен итә – яшьләр арасы мәңге ялганмаслык булып өзелә...

Бу вакыйга сәбәпчеләре һәм Анна түти үзе дә чын дөньяга күчтеләр инде. Ә шулай да, Александр Федорович белән Анна түти гомер азагында гына булса да очраштылар. Аларның очрашуында үземнең дә өлешем булуына сөенәм. “Саша бер кочак кызыл розалар күтәреп килеп керде. Яшь чакларны искә төшереп, чәй янында озаклап сөйләшеп утырдык”, – дип сөйләгәне хәтеремдә Анна түтинең.

Йөкчедән – “генерал”га

Прасковья белән Федор Марковлар гаиләсендәге алты малайның бишенчесе булган Александр мәктәптән соң, “Красный Ключ” колхозында йөк төяүче булып эшли, 900 сум акча җыйгач, Мамадыштагы автомәктәптә укый. Свердловск хәрби округында өч елдан артык хезмәт итеп кайта. Чәбияне шәһәр төзелеше кысрыклаганын, авылның ярты урамга гына калганын күреп, үз күзләренә үзе ышанмый тора... Ул икеөч кенә йорты булган Түбән Кама төзелешенә урнаша. Иске “ГАЗ-63”машинасында химкомбинатка эшчеләр ташый. Берьюлы техникумда да белем алучы егетне механик итеп куялар, өч ел дигәндә автоколонна начальнигы итеп билгелиләр. Кул астында – 160 кеше, 120 техника. Эшне дөрес оештыргач, тиз арада колонналары алдынгы урынга чыга.

Ил системасы үзгәреш кичергән елларда, илдә иң беренче булып, Александр Марков “АвтоВАЗ-Сервис” үзәге төзи. 20 мең квадрат метр мәйданны биләгән бинаны ачу тантанасына илнең бик күп шәһәрләреннән җитәкчеләр килә. Марков үз филиаллары өчен урын юллап, Идел буе төбәгендәге республика һәм өлкәләрнең җитәкчеләре белән очрашып йөри. Тырышлыгы бушка китми, тиз арада 8 республикада “ВАЗ” автомобильләре һәм запас частьлар сата торган 27 фирма кибете сафка бастырыла. 1994-1995 елда “ВАЗ” автомобильләре өчен, көненә 15-20шәр вагон запас частьлар кайтарталар, бер айга 1 мең автомобиль саталар, товар әйләнеше 2 миллиард сум тәшкил итә. Предприятие Старошешминск авылында ял базасын, умарталык, ферма һәм колбаса цехын үз эченә алган ярдәмче хуҗалык ача. Генераль директор Марков коллективка булдыклы хезмәткәрләр туплый. Тольятти шәһәренең “ВАЗ” эшләп чыгару заводындагыларның, уены-чыны белән, “Татарстанда ике кешене беләбез: республика Президентын һәм Марковны” дип әйтүләре Александр Федорович хезмәтенә зур бәя булып яңгырый. Гомеренең 30 елын буш кырда үзе төзегән үзәккә багышлый. Пенсия яшенә җиткәч тә хезмәттән туктамый, 10 ел буе җитәкченең җитештерү буенча урынбасары булып эшли. Соңыннан үзенең “Лада-ВАЗ” компаниясен ача.

Чәбиясе өчен әрни

Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре, Түбән Кама икътисадын үстерүгә зур хезмәт керткән Александр Марков хәзерге вакытта шәһәрдән читтә, үз предприятиесе биләмәләрендә яши. Югыйсә, шәһәрнең үзендә бар уңайлыклар булган квартирда яки йортта яшәрлек мөмкинлеге дә юк түгелдер. Ярый инде, үзенә иптәшкә, Мәскәүдән улы Евений кайткан. Марковлар эшен хәзер ул дәвам иттерә икән.

Җиле үзәккә үткеч кышкы кичтә җәяүле буран күмгән юлдан шәһәргә кайтышлый башымда бөтерелгән сорауга җавап таптым кебек. Кыр уртасында кешеләрсез, ялгызы диярлек яшәве – җаны белән генә булса да гомеренең Чәбияле, Актүбәле чакларына якынрак булырга теләвеннәндер, күрәсең. Аннан соң, әти-әнисе дә, 49 ел бергә гомер иткән хатыны Зоя Дмитриевна да биредән әллә ни ерак урнашмаган Актүбә зиратында яталар бит.

Ә туган авылы Чәбия өчен Марковның җаны әле һаман да әрни. Тормышында иң авыры, әтисенең үз куллары белән төзегән йортны 1974 елда сүтеп, үзләрен шәһәр квартирына илтеп утырту була. Урам кырыена ук урнашкан йортлары, 50 сутый бакчада әтисе Федор үзе утырткан алмагачлар, чия куаклары узган хәтер булып кына калган инде.

“Г хәрефе рәвешендәге Чәбия урамы эссе җәйдә тупыллар күләгәсендә утырды. Елга буенда чишмәләр челтерәде, басудагысы әле һаман да исән. Чишмәләр күп булгач, колхозга да “Баш чишмә” дигән исем биргәннәр, – дип Чәбияне искә төшереп утырды Александр Марков. – Пасхага, Троицага тирә-яктан безнең авылга киләләр иде, ә Питрауга Балчыклыга йөрдек”.

Басу юлы буйлап атлаганда, Александр Федорович белән Чәбия турындагы сөйләшүне дәвам иткәндәй, әрнеп уйлап куйдым. Чыннан да, тыныч кына яшәп яткан Чәбияне һәм башка керәшен авылларын туздырып бетермәсәләр, шәһәр төзелеше өчен кыр уртасында урын беткән идеме икән әллә?

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: