Туганайлар

Керәшен Сәрдәсе авылында Тройсынны бәйрәм иттеләр

3 июнь көнне Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында Тройсын бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Көн салкын булып, яңгыр явып торса да, халкыбызның милли бәйрәменә кеше шактый җыелган иде. Милли көрәштә батырлар бил алышты, халык төрле кызыклы уеннарда катнашты. Бәйрәмдә "Чулпы" керәшен фольклор ансамбленең матур җырлары яңгырады. Питрәч районы Колай авылыннан килгән "Рябинушка" ансамбле, "Елмай" төркеме чыгышлары Тройсын бәйрәмен тагын да җанландырды. "Сәяр" юмор-концерт төркеме үзләренең матур җырлары белән кешеләрне сөендерде. Халык җырлап-биеп рәхәтләнеп ял итте.

Наилә Зиганшина фотолары

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: