Туганайлар

Бурычлы йөрү рәхәт түгел

Соңгы биш ел эчендә россиялеләр арасында армия хезмәтенә карата шактый уңай фикер формалашкан. Егетләр дә Ватанны сакларга теләбрәк китә башлаган. Сораштыру нәтиҗәләре бу­енча, Россия халкының 53 про­центы туганнарының армиядә хезмәт итеп кайтуын тели. 2010 елда үткәрелгән сораштыру вакытында 36 проценты гына хезмәт иттерергә риза булган. Хәрби хезмәтнең кирәклеген, беренче чиратта,...

Соңгы биш ел эчендә россиялеләр арасында армия хезмәтенә карата шактый уңай фикер формалашкан. Егетләр дә Ватанны сакларга теләбрәк китә башлаган.
Сораштыру нәтиҗәләре бу­енча, Россия халкының 53 про­центы туганнарының армиядә хезмәт итеп кайтуын тели. 2010 елда үткәрелгән сораштыру вакытында 36 проценты гына хезмәт иттерергә риза булган. Хәрби хезмәтнең кирәклеген, беренче чиратта, үзләре инде армиядә булып кайтучылар күрсәтә. Өйдә утыручы ха­тын­-кызлар - якыннарын ничек тә җибәрми калу ягында. Эш­мәкәрлек белән шөгыльләнү­челәрнең 52 проценты Ватан алдында бурыч үтәүне бушка үткәрелгән вакыт дип саный. Армиягә баруның кирәклеген, беренче чиратта, 60 яшьтән өл­кәнрәк булган ир­атлар билгели. Андыйлар - 80 процент.

Әлеге сораштыруны 15-­16 февраль көннәрендә Россия­ күләм иҗтимагый фикерне өй­рәнү үзәге оештырган. Анда Россиянең 42 төбәгеннән 1600 кеше катнашкан.
Без дә берничә карендәше­ безнең армия хезмәтенә карата фикерләрен белештек.
Валерьян Васильев - Чаллы шәһәре Кадетлар мәктәбе укытучысы:
- Билгеле, сәламәт ир­-ат ар­мия хезмәтендә булып кайтырга тиеш. Ир­-атның генына сакла­учы, яклаучы функциясе инде туганда ук салынган була. Менә шуны дөрес итеп үстерә белер­гә кирәк. Без үскәндә, ниндидер эшең әйбәт килеп чыкса, моло­дец, син инде хәзер үк чын сол­дат, дип, мактап кую бар иде. Бала-­чага, алдындагы ризы­гын ашамаса да: "Болай булса, сине солдатка да алмыйлар", - дип куркыталар иде. Ә хәзер, киресенчә, армиягә алу белән куркыталар. Бу - дөрес түгел. Безнең чикләребезне үзебезнең егетләр сакламыйча, кытайлар кереп сакламас бит инде. Дөрес, армиянең үзендә башта ныклы тәртип булдырыр­га кирәк. Балаң тәртипле коман­дир кул астына эләксә, бу инде ул армиядән чын ир­-ат булып кайта, дигән сүз. Ә тәртипсез командирга туры килүчеләрне жәлләргә генә кала. Кызганычка каршы, андыйлар да җитәрлек, диләр.
Үземнең командирымны бү­ген дә зур хөрмәт белән искә алам. Безнең хезмәт срогы ту­лып килгәндә, яңа солдатлар китерделәр. Күпчелек - Украи­надан иде. Фамилияләре без­нең өчен сәер: Ковалик, Жопа­лик һәм башкалар. Араларында - Курица дигәне дә бар. Шуның фамилиясен катнаштырып, төр­лечә мыскыл итә башладылар. Егетебезне хәтта үз­үзенә кул салу дәрәҗәсенә китереп җит­кергәннәр. Ходай саклады, ан­дый бәхетсезлек булмый калды. Командирыбыз Павлущенко, бу хәлне белгәч, дивизияне тезеп бастырды (280 солдат). Гае­плеләрне алга чыгартты. 6 егет­нең яңак ларына чалтыратып сугып чыкты. "Моннан ары кемнеңдер фамилиясенең бер хәрефен бозып әйткәнне ишет­сәм дә, миннән рәхим­-шәфкать көтмәгез!" - диде. 6 егетне 15 суткыга яптылар, ә кыерсы­тылган егетне ике айга өенә отпускыга җибәрделәр. Яңадан мондый хәл кабатланмады.
Тормышта бурыч белән яшәү авыр, аннан тизрәк котыласы килә. "Мин үз бурычымны үтә­дем", - дип, хезмәт итеп кайтуга ни җитә?!
Анисимова Светлана - Түбән Кама районы Балчыклы авылыннан, бүгенге көндә улы армия хезмәтендә:
- Улым Антонны ноябрь аенда армиягә озаттык. Өйдән чыгарып җибәрүләре бик авыр булды. Вакытында хезмәт итеп кайтуы әйбәт инде анысы. Са­мара өлкәсендә хезмәт итә. Хәрби һава көчләре гаскәр­ләрендә. Үзе теләп шунда языл­ды. Хезмәтеннән канәгать, гел сөйләшеп торабыз. "Барысы да әйбәт", - дигәннән башка бер сер ала алганыбыз юк. Башта баргач та, ике атна Буян посело­гында булдылар, присяга кабул иткәч, шушында күчерделәр. Бәләкәйдән үк спорт белән шө­гыльләнде. Авыл сабан туйла­рында яшүсмерләр арасында көрәшеп, берничә тапкыр тәкә дә алды. Физик яктан әнә шун­дый нык булуы хезмәтендә дә булыша торгандыр.
Әтисе дә, мин дә, энесе Ар­тем да бик сагынабыз үзен. Әле дә ярый, телефоннан сөйләшер­гә рөхсәт бирәләр. Ямансыла­вын ямансыласам да, кешеләр сорашканда: "Малаем армиядә хезмәт итә!" - дип әйтүләре бик рәхәт. Бер ел озак гомер түгел, әйләнер дә кайтыр, еллар гына имин торсын.
Язып алды:
Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим