Туганайлар

“Бәрәкәт”тә – хәрәкәт

12-15 апрель көннәрендә халкыбыз тарихы битләренә тагын бер зур вакыйга өстәлде. Казанда Керәшен яшьләренең IV форумы узды. Чара Республика керәшен иҗтимагый оешмасы һәм аның “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге тарафыннан үткәрелде.

Форумның игътбар үзәгендә яшь буында этник үзаң формалаштыру һәм туган телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау торды. Оештыру ягыннан шактый матди һәм рухи көч таләп итүче әлеге җыен Россия Президентының Грантлар фонды ярдәмендә уздырылды. Көтеп алынган ел вакыйгасына нәтиҗә ясыйк. Яшьләребез инде дүртенче тапкыр нинди максат белән бергә җыела? Форум мәйданчыгында ниләр белән шөгыльләнделәр алар? Яшь буынның нинди борчу-шатлыклары бар? Сорауларга җавап эзли-эзли, яуланган үрләр белән киләчәккә булган планнарны да барларбыз.

Берәү дә очраклы түгел

Форумга Татарстаннан, Мәскәү, Чабаксар шәһәрләреннән, Удмуртия Республикасыннан, Киров һәм Чиләбе өлкәләреннән йөздән артык катнашучы – актив керәшен егет-кызлары һәм башка милләт вәкилләре дә килде. Чарада катнашасы килгән һәрбер яшь җилкенчәк иң башта гариза тутырырга тиеш иде. Ул анда үзе турында гади белешмә генә калдырмыйча, форумга нинди максат белән килүен аңлатып та язарга тиеш булды. Шулай ук, гариза тутырганда форум мәйданчыгында эшләячәк мастер-класслар белән секцияләрнең кайсысына барачагыңны да билгеләп үтәргә кирәк иде. Шулай итеп әлеге чарага бер генә делегат та “күктән төшеп” утырмады. Барлыгы 200 дән артык килгән гаризаның һәрберсен “энә күзеннән уздырып”, (хәтта, конкурс аша үткәреп дисәм дә, ялгышмам) Татарстан буенча 100 делегат, башка регионнардан 12 кунак сайланып, форумга чакырылды. Чара мәйданчыгындагы ташып торган энергия – һәрбер катнашучының форумга халкыбызның язмышын кайгыртып, төгәл максат белән килүенә дәлил.

Быелгы форумның тагын бер үзенчәлекле, әллә каян күзгә ташланып торган ягы – ул да булса “яңа йөзләр”.Бәрәкәт”кә нигез салган яшьләребезне тугыз ел буена дилбегә артында күрү гадәти хәл кебек тоела иде. Күзләр берара шул чишмә башында торучыларны эзләде. Баксаң, алар инде матур гаиләлеләр, кечкенә “керәшеннәр” үстереп ятучылар рәтенә басканнар икән. Кайсыберләре, хәтта, чит илдә. Тугыз ел элек беренче керәшен яшьләре форумы уздырган хыялый һәм максатчан студент егет-кызларның бүгенге уңышларын күреп, күңел сөенә. Дөрес, алар әле һаман да яшьләр хәрәкәтен барлап, һәрьяклап ярдәм итеп торалар. IV форум делегатларына да кайсыдыр язмача, кайсыдыр видеомөрәҗәгать белән чыгып, иҗтимагый эштә булган тәҗрибәләре белән уртаклашты, матур теләкләр теләде. Ун ел дигәндә үзләренә лаеклы алмаш үстерүләре – куанычлы күренеш. Димәк, бернәрсә дә юкка гына түгел. Буын алмаша, әле нинди буын бит ул!

IV форумның тагын бер шаккатырган нәрсәсе – егетләрнең күп булуы. Моңа кадәр узган чараларда кызларның күплегенә ияләшеп беткән идек инде. “Керәшен егете юаш, сүзен әйтергә дә ояла” дигән фикерләр дә ишетелә башлаган иде. Инде менә уйламаганда форумда ук кебек үткен сүзле, күкрәк киереп, горур басып торучы нәсел дәвамчыларыбызны күреп, мең кат сөендек. Урыслар әйтмешли, “четкий” егетләр бу. Алар тормыштан ни көткәннәрен тәгаен беләләр, куйган максатларына туп-туры баралар. Уңышлар үзләренә!

Форумның беренче көнендә үк делегатларны бер-берсе белән якыннан таныштыру, бердәмләштерү өчен квест оештырдылар. Кичен чарада катнашучыларны Казан шәһәре буенча экскурсиягә алып чыктылар. Халык телендә Россиянең өченче башкаласы, дип йөртелүче Казаныбыз көннән-көн матурая, урам-паркларыннан кабат-кабат узсаң да, яңалык табып, хозурланасың. Чараның беренче көн программасы Халыклар Дуслыгы йортында “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле концертын карау белән төгәлләнде. Яшьләр, төрле як керәшеннәренең мәдәниятен профессионаллар тарафыннан күреп, ансамбльгә сокланып, озак итеп аягүрә алкышладылар.

Керәшен яшьләре аеруча актив”

13 апрель, Форумның пленар утырышы алдыннан, һәрбер төбәктән килгән делегация үзе белән таныштырып чыкты. Араларында мәктәп укучылары да, студентлар да, инде ныгытып эшкә керешкәннәр дә бар. Керәшен яшьләре хәрәкәтенең башында торучыларны да, чыныгып килүчеләрне дә, “Бәрәкәт”кә кушылырга әзерләнүчеләрне дә – һәммәсен дә халкыбызның бай тарихы һәм үзенчәлекле культурасы белән кызыксыну берләштерә.

IV форумның пленар утырышында мәртәбәле кунаклар – Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментның милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров, Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм керәшен оешмасының урыннардагы җитәкчеләре, керәшен хәрәкәте активы һәм ветераннары катнашты.

Керәшен яшьләре аеруча актив, бу – гомумән, аерым чаралар үткәргәндә дә күренеп тора, “Айбагыр” лагере, “Туганайлар” газетасы эшчәнлегендә дә чагылыш таба. Бүген иң актуаль мәсьәләләрнең берсе – милли йолалар, гореф-гадәтләрне яңарту, аларны алдагы буыннарга тапшыру турында уйлану. Глобальләшү шартларында күбрәк туган телгә, традицияләр үсешенә игътибар итәргә кирәк. Керәшеннәр традицияләргә аеруча бай. Бу – үзенчәлекле пласт, өйрәнәсе, яңадан торгызасы әйберләр күп әле. Форум кысаларында да әлеге сораулар тирәнтен каралыр. Оештыручылар күп көч куйган, шуңа күрә бу программаны үзләштереп, яхшы уңышлар белән, алга таба куелган планнарга ирешергә язсын”, — дигән теләкләрен җиткерде Данил Мостафин.

Ирек Шәрипов үз чыгышын күңелендә булган канәгатьлек хисләрен әйтеп башлады. Төрле халыкларның үз язмышын, үзенә кагылышлы ниндидер мәсьәләләрне, читтә тәнкыйтьләп утырмыйча, үзе хәл итүенең яхшы күренеш булуын билгеләп үтте. “Бер зал актив керәшен яшьләре җыелган. Зур кызыксыну белән бу мөһим эшкә кереп баручыларны котлыйм. Миңа республикада керәшеннәр хәрәкәтенең үз- үзен тәэмин итә алырдай, мөстәкыйль булуы ошый. Бу бик тә җитди хәрәкәт – куәтле өлкән буыны, актив яшьләре, гәҗитләре, искиткеч “Бәрмәнчек” ансамбле бар... Шулай дәвам итәргә язсын!” – дип белдерде Ирек Шәрипов.

Иван Егоров керәшен оешмасы “Бәрәкәт” яшьләр бүлегенең нәтиҗәле эшенә тукталды. “Инде тугыз ел буе “Бәрәкәт”тә талантлы яшьләр төрле семинар, конкурсларда үз уңышлары белән сөендерә. Без күп кенә яшьләр проектлары барлыкка килү шаһитлары булдык. Безнең яшьләр үзләрен Татарстанда гына түгел, республикадан читтә дә таныта. Моңа дәлил итеп, яшьләр бүлеге Россия Президенты фондыннан федераль грант отты. Алдыбызда тарихи һәм мәдәни мирасны саклау бурычы тора. Форумда шушы әһәмиятле сорауларны күтәрәчәкбез. Республиканың тынычлыгы, иминлеге безнең бердәмлектән тора. Форум яңа багланышларга этәрер, Россиянең башка төбәкләрендәге коллегаларыбыз белән дә элемтәләребез тагын да ныгыр, дип өметләнәбез”, - диде Иван Егоров.

Тимур Кадыйров керәшен яшьләренең активлыгы Яшьләр Ассамблеясе эшендә дә чагылыш табуын билгеләп үтте. “Алар белән без милләтара аралашуны булдырабыз. Яшь лидерларның казанышы шул: алар керәшеннәр турында объектив мәгълүмат җиткерә белделәр. Башка милләт вәкилләре хәзер керәшеннәр турында күп белә, аларны хөрмәт итә”, — диде Тимур Кадыйров.

Күрше төбәкләрдән килгән кунаклар да керәшен яшьләре форумының әһәмиятле роле турында сөйләделәр. Удмуртияле Борислав Рязанов Алиса Спиридоновага сәламләү хаты тапшырды. Россия халыклары Ассамблеясенең Киров бүлеге идарәсе члены Вячеслав Тихонов, урыслашып баруына борчылып, туган телдә чыгыш ясады.

Мактансаң, мактанырлык

Татарстан керәшеннәр иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге эше буенча аның җитәкчесе Алиса Спиридонова хисап тотты. Һәрбер чарага аерым тукталып узды ул. Санап бетерерлек булмаган проектларда төшерелгән якты фотолар белән төзелгән презентацияне дә һәммәсе зур кызыксыну белән карады. “Бәрәкәт”нең тулы эшчәнлеге турында газетабызның узган санында язып чыктык.

Пленар утырышта “Бәрмәнчек” ансамбле директоры Артур Поляков “Туым жондозы” конкурс-фестивале турында чыгыш ясады. Ул бәйгенең абруе күтәрелгәнен, аның этник музыканы танытуга, халык көйләрен җырлау белән мавыгучы яшьләрне ачыклауга, халыкчан җырлар башкаручы коллективларны үстерүгә юнәлдерелгәнен искәртте. Элекке конкурсантларның хәзер үзләре ансамбль җитәкчеләренә әверелгәнен горурлык белән билгеләп узды.

Чарада яшьләр хәрәкәте активистлары керәшен тормышындагы әһәмиятле темаларга чыгыш ясадылар. “Айбагыр” этнолагере педагог-оештыручысы Алёна Кудряшова балаларда яшьтән үк этник үзаң тәрбияләү турында сөйләде. Ул “Айбагыр” лагеренең әлеге юнәлештә уңышлы эшләренә тукталып үтте. Керәшен лагерен Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларның җәйге ялын оештыру программасына кертү буенча тәкъдим ясады.

Алабуга керәшен оешмасы җитәкчесе Николай Мельников авыллардагы яшьләргә карата игътибарны арттыру турында искәртте. Республикада киң колач җәюче Аграр яшьләр берләшмәсе турында сөйләп, авыл туризмын популярлаштыру буенча фикерен һәм тәкъдимнәрен җиткерде.

Казан дәүләт консерваториясе студенткасы Вероника Барышникова туган ягы Чиләбе өлкәсе Нагайбәк районында этнографик экспедицияләрдә йөрүе турында чыгыш ясады. Һәр халыкның үзенчәлеге аның мәдәни мирасында. Яшь буын өлкәннәрдән әлеге байлыкны кабул итеп, киләчәккә тапшырырга бурычлы, дип искәртте докладчы.

Чараның иң күңелле мизгелләренең берсе булып аеруча актив яшьләребезне бүләкләү торды. Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда һәм яшьләр арасында дустанә мөнәсәбәтләрне, милләтара аңлашуны ныгытуда зур өлеш керткәннәре өчен “Бәрәкәт” бүлеге активистлары Юлия Губина белән Алёна Кудряшова Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министры Рәхмәт хатына лаек булдылар. Татарстан халыклары Ассамблеясе Мактау грамотасын Екатерина Максимовага, ә Рәхмәт хатын Артур Сәләхиевка тапшырдылар. Светлана Фадеева, Вадим Киселев, Виктор Агапов Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясенең Рәхмәт хатларын алдылар. Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатларына яшьләрнең остазы, киңәшләре белән аларга һәрвакыт ярдәм итүче Валентина Максимова, “Бәрәкәт” бүлеге җитәкчесе Алиса Спиридонова, активистлар Владислав Агапов, Татьяна Ефремова, Лилия Мифтахова һәм Аида Сахарова лаек булдылар.

И, туган тел...

Форумның пленар утырышында Чаллы керәшен оешмасы җитәкчесе Виталий Агапов та ялкынлы чыгыш ясады. Төбәктә яшәүче яшьләрнең эшен билгеләп узып, туган тел турында искәртте. “Мине керәшеннәрнең керәшенчә сөйләшмәве борчый. Алга таба мондый форумнарда берәр көнне туган телгә багышларга тәкъдим итәм, ул татар теленә охшаш, әмма бөтенләй үк түгел”, — диде ул. Виталий Агаповның бу сүзләрен форумда катнашучылар да хуплады. Чыннан да, урыслаша барабыз бит. Глобальләшкән әлеге мәсьәләгә форум барышында бер генә тапкыр әйләнеп кайтылмады. Кайбер делегатлар да телебезнең югалып баруына нык борчылуларын белдерделәр. Чарага килгән журналистлар да керәшен теле буенча сораулар яудырды. Республика керәшен оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова да бу турыда фикерен әйтте. “Керәшен теле”н кайбер кеше кабул итеп тә бетерми, “сезнең телегез юк, сез татар телендә сөйләшәсез”, диләр. Ләкин без аны нормаль кабул итәбез, чөнки “керәшен теле”нең үзенең үзенчәлекләре бар – ул бүгенге көндә чиркәүдә кулланыла. Безнең яшьләр аны белеп тә бетерми, ләкин ул бар һәм аны да төрки телләрнең бер матурлыгы, татар теленең бер диалекты буларак, саклап калырга кирәк”, – диде ул.

Колачласаң — колач җитмәс

Форум кысаларында яшьләрнең этник яктан мәгълүматлы булуларын күз уңында тотып, берничә мастер-класс, төрле секцияләр эшләде. Шундый күп мәсьәләләр каралды, колачласаң — колач җитмәс.

Яшьләр сәясәте өлкәсендә этномәдәни проектларны гамәлгә ашыруда яшьләрнең берләшүе” темасына Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментның милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов лекция уздырды. Проектлар язганда җибәрелүче ялгышларга игътибар ясап, алардан качу юлларын күрсәтте.

Форумның иң якты һәм онытылмас минутлары делегатларның керәшен биюе (модераторы — “Бәрмәнчек” ансамбленең балет группасы репетиторы Радик Шәйхетдинов), керәшен костюмы (модераторы — этнограф Валентина Максимова), керәшен музыкасы һәм уен кораллары (модераторы — “Бәрмәнчек” ансамбленең баш хормейстры Эльвира Камалова) буенча мастер-классларда шөгыльләнүе булгандыр. Ике мәйданчык дәртле ритмнардан шаулап торды: яшьләр керәшен биюләренең төп элементларын һәм Мәлки керәшеннәре җырлый торган такмаклар өйрәнделәр.

Халкыбызның киенү культурасы турындагы мастер-класста катнашучылар игътибар белән тыңлап, мәгълүматны, хәтта, дәфтәрләренә теркәп тә бардылар. Валентина Максимованың үз куллары белән теккән күлмәк-калфаклары, тамакса-хәситәләре берәүне дә битараф калдырмады.

Форум делегатлары Казан дәүләт мәдәният институтының Кино сәнгате һәм анимация кафедрасы җитәкчесе Алексей Барыкинның катнаш гаилә проблемалары турындагы “Семейные хлопоты” фильмын карадылар. Соңыннан режиссер белән кино төшерү үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Керәшен гаиләсе темасына багышланган секция бигрәк тә җанлы узды. Аңлашыла да, яшьләрне иң борчыган сорауларның берсе – үзләренә тиң пар табып, бәхетле гаилә кору. Бу кызыклы һәм мөһим түгәрәк өстәлне газетабызның киләсе саннарында тулырак яктыртырбыз.

Яшьләр тормышка ашыра торган проектларыбыз елдан-ел популярлаша бара. “Айбагыр” балалар лагере моңа дәлил булып тора. Сабыйлар берничә ел этнолагерьда тәрбияләнеп, яшьләре җиткәннән соң, үзләре үк вожатый булып та эшли башлыйлар. Бу юнәлештә дә форумда секция эшләде. Түгәрәк өстәл модераторы Алёна Кудряшова делегатлар белән киләсе “Айбагыр” сменасының тематикасын билгеләде, программасының проектын ясады, яңа вожатыйларга конкурс та оештырды.

Тарих үзеңнән башлана

Керәшеннәр тарихы турындагы әңгәмә, кайда һәм кемнәр генә фикер алышса да, һәрчак кызыклы була. Форум да бу теманы читләтеп узмады – яшьләр үзләренең тамырларын эзли. Түгәрәк өстәлне Мамадыш районы Мәдәният бүлеге җитәкчесе, белеме буенча тарих укытучысы Степан Спиридонов, “Туганайлар” газетасының баш редакторы Людмила Белоусова һәм Санкт-Петербург шәһәренең Россия Фәннәр академиясенең Бөек Петр исемендәге антропология һәм этнография Музееның (Кунсткамера) Үзәк Азия этнографиясе бүлеге фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Светлана Белоруссова алып бардылар. Галимнәр тарафыннан өйрәнелгән, керәшен тарихы буенча гамәлдә булган берничә версияне санап үтеп, халкыбызның тарихы тулысынча өйрәнеп бетелмәгәнен искәрттеләр. Нәкъ тә яшь буынны гасырлар артында калган тарихыбызны өйрәнергә чакырдылар. Иң беренче эш итеп үз нәселеңне барларга кирәк, диделәр. Шәҗәрә агачы төзүме, иске фотографияләрме, хатлармы – барысында да безнең язмыш.

Яшьләрне булачак халык санын алу да борчый икән. Үзеңне дөрес итеп яздыру, керәшеннәрнең Россия халыклары исемлегенә аерым графа белән “кряшены” дип кертелүе турында да сораштырдылар. Узган халык санын алганда килеп чыккан аңлашылмаучанлыкларны кабат булдырмаска иде дигән теләк белдерделәр.

Керәшен яшьләре үзләренең грамоталылык дәрәҗәләрен рус теле буенча “Тотальный диктант” язып та тикшереп карадылар. Быел бу акциядә дөнья буенча барлыгы 76 ил катнашты. Белемлелек һәрвакыт модада, дуслар!

Делегатлар берничә командага бүленеп халкыбызның мәдәниятен һәм тарихын белү буенча “Что? Где? Когда?” уенында да көч сынаштылар. “Эшлекле уен”да командалар проектлар яздылар. Бәлки, киләчәктә әлеге проектларның кайсыберләре тормышка да ашырылыр.

Алиса – лидер

Чараның мөһим өлеше булып, нәтиҗә ясау, йомгаклау документлары кабул ителеп, яңа идарә составы сайлау торды. Делегатлар, бай эчтәлекле программаны үзләштереп, IV Керәшен яшьләре форумының резолюциясен кабул иттеләр. Бу – “Бәрәкәт”нең киләсе өчьеллыкка эш планы. Яшьләр бүлегенең 11 кешедән торган идарә составы сайланды. Урыннардагы актив егет-кызлар белән элемтәләрне тагын да ныгытырга, диелде.

Яшьләр үзләренең лидерлары итеп бертавыштан кабаттан Алиса Спиридонованы сайлады.

Республикада гына түгел, бүтән төбәкләрдә яшәүче керәшен яшьләрен дә бергә туплап, яшь буында дөрес юнәлештә гореф-гадәтләрне, мәдәниятебезне саклауда, тамырларыбызны барлауда һәм этник үзаң тәрбияләүдә Алисаның роле бик зур. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диләр. “Бәрәкәт”нең уңышлы эшенә күз салсак, җыры ару икәнен аңлыйбыз. Үзенә мондый зур ышаныч белдергәннәре өчен, керәшен хәрәкәтендәге дусларына, теләктәшләренә, чараның делегатларына Алиса Спиридонова рәхмәт белдерде. “Алга таба да бер-беребезгә нык терәк булып, куйган максатларыбызга ирешергә язсын”, — диде ул.

Хәерле сәгатьтә!

Форум “Туым жондозы” фестивале лауреатлары һәм делегатлар әзерләгән бәйрәм концерты белән тәмамланды. Мастер-классларда өйрәнгән җыр-биюләрне сыздырдылар гына. Һәрберсенең, үзләре белән алып килгән костюмнарын киеп, сәхнәдә тузан уйнатуларына сокландык. “Мондый җырны әбиләр генә җырлый, күлмәге дә модный түгел”, — диләр иде моннан сигез-тугыз ел элек. Бүген инде яшьләребез әби-бабадан калган бу мирасны зур горурлык белән кадерләп яши. Концертны аягүрә “Безнең ил” җыры белән тәмамладык.

Яшьлек — хисле, көчле чак бит. Форумда берәүләр якын дуслар тапса, икенчеләр, бәлки, мәхәббәтен дә очраткандыр. Күрешү сәгатьләре санаулы икәнен аңлап, төне буе йокламыйча күңеленә якын кешеләр белән төрле темаларга фикер алышулар, гитара кылларын чиртеп, романтик җыр сузулар, дулкынлана-дулкынлана “серле дуска” бүләк әзерләүләр – берсе дә яшь йөрәкләрдә эзсез югалмас. Кичке уеннарда, азартка бирелеп бертуктамыйча, кара-каршы әйтешеп җырлашуларны, “Капкалы”, “Сигезле”, “Чума үрдәк, чума каз” уеннарында рәхәтләнеп ял итүләрне әле бер генә тапкыр сагынып искә алмаслар.

Инде өйләргә таралышуга ук, социаль челтәрләрдә уртак аралашу төркемнәре булдырып, яңа очрашу кичәләре оештыру турында планнар коралар алар. Менә шундый алар, керәшен яшьләре! Уйларыгыз якты, юлларыгыз такыр булсын, берүк!

Юлия ГУБИНА

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: