Туганайлар

“Болгар” радиосы премиясенә керәшеннәр дә лаек булган

25 февраль көнне "Пирамида" күңел ачу комплексында "Болгар" радиосының милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы булды. Җиңүчеләр арасында безнең егет-кызларыбыз да бар.

Танылган җырчы Вадим Захаров башкаруында "Көттермәсәк иде әнкәйләрне" (Руслан Чернов сүзләре, Айдар Тимербаев көе) җыры "Болгар" радиосының милли музыкаль премиясенә лаек булды - "Тамашачыларның иң яраткан җыры" номинациясендә җиңүче дип табылды.

Анна Попова "Пирамида" залыннан иң күп санда премия алып китүче булды. Шагыйрәне "Лилияләр", "Син һәм мин", "Узган гомер җәл булмый" дигән җырлары өчен бүләкләделәр.

Карендәшләребезне җиңүләре белән ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: