Туганайлар

Бизәкләре көлеп тора

Керәшен Сәрдәсе авылындагы бизәкләү остасы Анна Григорьевна белән әңгәмә

Кешенең төп профессиясенән тыш яраткан шөгыльләре дә була. Моңа аның ял сәгатьләре багышлана. Ул рухи яктан ләззәт бирүче бу шөгыль белән янәшә атлый башлый, шулай тынгысыз иҗат эшенә әверелә.

 Керәшен Сәрдәсе авылында без зур сәнгать осталыгы белән бизәкләнгән мәһабәт өй күреп гаҗәпкә калдык. Челтәрләп һәм рәсемләп бетерелгән бу өй бик оста чигүчеләр хезмәтен хәтерләтә. Ләкин бу төсле җепләр белән материягә түгел, ә пычкы, ышкы, өтерге белән фанера һәм юкә такталардан ясалган. Бер генә кылану, купшылык, арттырып җибәрү юк анда. Бар да гади, бар да эстетик зәвыклы.

Шунда ук бу өйнең кемнеке икәнен беләсе, оста куллы авторның үзен күрәсе килде.

Бизәкләү остасы – йорт хуҗасы үзе икән. Биредә авыл укытучылары Анна Григорьевна һәм Николай Петрович Никифоровлар яши. Эчкә кергәч тә, өйдәге бизәлешкә хәйран каласың. Математика укытучысы Анна Григорьевна хезмәте икән ул. Без аны мәктәптә укытучылар белән әвәрә килеп йөргән чагында очраттык. Анна Григорьевна мәктәп музеен оештыручы һәм аның җитәкчесе икән. Һади Такташ кичәсенә хәзерләнәләр. Әдәбият укытучысы Ольга Леонидовна белән китапханәче Рая Николаевна  да шунда.

  • Анна Григорьевна, кич белән дә җыелабызмы? – диде укучыларның берсе.
  • Һичшиксез.

Кыска тынлыктан соң, Анна Григорьевна белән әңгәмә башладык.

  • Өегездәге бизәкләр шаукымы мәктәптә дә чагылыш тапкан. Болар да сезнең кулмы?
  • Биредә балалар кулы, диде елмаеп, – мин өйрәтүче, юнәлеш бирүче генә.

Бизәкләү һәвәскәрлеге бик яшьләй башлана кызда. 5-6 яшендә ул кулына пычкы, ышкы, чүкеч кебек эш кораллары тота башлый.

  • Төпчегем кыз булды дип сөенгән идем, тумышы кыз булса да, булмышы малайга тарта, – ди әтисе Гөри дәдәй хатынына.
  • Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, әтисе белән дәдәләре ни кыланса, шуны эшләп карыйсы итәдер инде.
  • Шулай да хатын-кыз кул эшләренә тартырга тырыш әле син аны, карчык.
  • Бала ич әле ул, курыкма, бәйләр дә, тегәр дә, чигәр дә әле.

Әни кеше хаклы була. Аннаның үсә төшкән саен кызлар эшенә дә һәвәслеге беленә. Ләкин пычкы, ышкы, өтерге, борау да еш керә аның кулына.

  • Ышкыны ник алдың? – ди әтисе.
  • Менә бу тактаны шомартам, – ди кыз.
  • Нигә дип тагын пычкы тоттың?
  • Тактага сырлар ясыйм. Гөл әрҗәсе эшләргә.

Юк, балта остасы булу түгел, ә бизәкләр ясау кызыксындыра икән кызны. Ул тәрәзә һәм ишек йөзлекләрендәге бизәкләргә карап тора да, аларны тактага сызгалый башлый. Аннары тар пычкы белән кисәргә, челтәрләр ясарга тотына. Шулай итеп, аның рәсем ясау осталыгы ачыла.

Тормыш Аннаны әтисе ишегалдына гына бикләп калдырмый, сукмаклар аша олы юлга этәрә. Казан педагогика институты, аннан соң күрше авылларда, туган авылында укытучылык эше. Бу еллар аны бизәкләү шөгыленнән аерып торалар. Укытучылык серләренә ныклап төшенергә кирәк була.

Юллар, юллар! Алар гел туры, гел такыр гына да булып тормыйлар. Эзләнүләр, табулар, югалтулар белән сикәлтәле була шул юллар. Анна Григорьевна һәм Николай Петрович Никифоровлар өчен дә шундый ул. Мөстәкыйль тормыш корып, күңелле генә яшәп йөргәндә 6 яшьлек кызлары уңышсыз операциядән соң вафат була. Мондый язмыш әти белән әни кешегә олы хәсрәт китерә. Ана йөрәге бигрәк тә авыр кичерә аны. Анна Григорьевна үзен мәктәптә артык эш белән күмәргә, балалар белән күбрәк мавыгырга тырыша. Ә өйдә нишләргә? Өйгә кайткач ыгы-зыгы кимеп кала. Нәкъ шундый чакларда кайгы төене өскә калкучан була. Йорт-җир эше җитәрлек тә бит, янган йөрәкне басардае юк кебек.

Анна Григорьевна Никифорова нәкъ әнә шул көннәрдә кулына яңадан бизәкләү кораллары ала, буяулар, пумалалар әзерли. Өен бизәкләү эшенә керешә. Аның шул һәвәскәрлеге укучылары күңеленә дә хуш килә. Мәктәптә оста куллар ычен яңа шөгыль табыла.

Без Анна Григорьевнадан бизәкләрнең бу кадәр күп төрләрен ничек табуы турында сорадык.

  • Төрлечә, – дип җавап бирде ул, – журналда бирелгән үрнәкләрне теркәп барам, миндә агач яфраклары, чәчәкләр коллекцияләре күп. Кош рәсемнәрен яратып эшлим. Бигрәк тә күгәрченнәрне.

Гомумән, бизәкчегә өлгене күбрәк табигать үзе бирә икән. Ул әлеге һәвәскәрлек эшендә дә тәрбия мәсьәләсен алгы планга куя. Аның хезмәте кешеләрдә матурлыкны күрү, аңа соклану хисе уятсын.

Бу гаиләне сәнгатьнең музыкаль ягы да читләтеп үтмәгән. Николай Петрович – гармунчы, Анна Григорьевна оста биюче, уллары Саша рәсемнәр ясый, кызлары Валя җырларга ярата.

Болар барысы да Никифоровлар гаиләсенә яңа матурлык өсти.

Михаил АПУШЕВ.

"Питрәч - безнең туган җир", 2000 ел

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: