Туганайлар

Безнең телнең югалырга хакы юк

Җир шарында хәзерге вакытта, галимнәр әйтүенчә, 6 меңгә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. ЮНЕСКО тәкъдиме белән, 2000 елдан башлап, дөньяда Туган тел көне билгеләп үтелә

Тел ул – халыкның йолаларын, гадәтләрен, бәйрәмнәрен, үзенә генә хас сөйләм үзенчәлекләрен саклап килә торган зур байлык. Һәр халыкның – үз теле һәм һәр телнең үз үзенчәлекләре бар.

“Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр”, дигән мәкальне истә тотсак иде. Ә туган телнең кадерен белү өчен, аны яратырга, үз ана телеңдә сөйләшергә, сөйләмебездә керәшеннең үз сүзләрен кулланудан оялмаска кирәк. Әгәр әби-бабайлардан мирас булып күчкән туган телебезне сакласак, аны үстерә алсак, халкыбыз да яшәр.

Бүгенге көндә карендәшләребез арасында керәшеннең элгәредән килгән тел үзенчәлекләренә игътибар арта. Төрле төбәкләрдә сибелеп яшәүче керәшеннәрнең үзләренә генә хас сүзләрне, гыйбарәләрне барларга, тупларга омтылыш та шатландыра.

Бу уңайдан, безнең “Туганайлар” газетасында “Сездә ничек? Бездә шулай...” дигән яңа рубрика бирелә. Анда төрле як керәшеннәре сөйләме үзенчәлекләрен чагылдырган сүзләр җыеп бастырыла. Халкыбыз тарихы өчен кирәкле бу эш газета укучыларыбыз ярдәме белән тормышка ашырыла. Алар үз авылларында гына кулланылышта булган төрле сүзләрне туплап, безнең редакциягә юллыйлар.

Әле шушы көннәрдә генә Чистай шәһәренең 2нче мәктәбе укытучысы Елизавета ЦЫГАНОВА үз районнарындагы Югары Кондрата авылы халкының үзенә генә хас булган керәшен сүзләрен туплап җибәрде. Түбәндә шул сүзләрне урнаштырабыз һәм башкалар да аның үрнәгенә иярер дип, өметләнәбез. “Тамчыдан күл җыелыр”, ди халык. Кем белә, уртак тырышлык белән, бәлки сүзлек чыгару да мөмкин булыр. Андый сүзлек туган телебезне тагын да баетыр иде.

Чистай районындагы Югары Кондрата авылы халкының көнкүрештә кулланыла торган сүзләре:

бакчый – менә;

ястык – зур мендәр;

бистәр – сөлге;

айсак – алайса;

бетәнчәли – бүтәнчә;

дубыр – атлар фермасы;

әтрәт – машина, трактор паркы;

ызба – йорт;

ялан – гел (всегда);

бирнә – киленнең кияү йортын киендерергә әзерләгән бүләкләре;

гурт – шәһәр;

артбакча – бәрәңге бакчасы;

сатбакча – яшелчә бакчасы;

кыркапка – авыл урамыннан чыга торган капка;

кәз – балчык;

алачык – тимерче эшли торган урын;

тупракса – чорма;

чәлтер – сыйрак;

пүчтәк – дөрес түгел;

әндәрә – турап өеп куелган утын;

гөбе – май язу кисмәге;

паҗма – йорт урыны, нигез;

сан – гәүдә;

келәү – чиркәүдәге служба;

бастырык – печән төягәч, бастырып кую өчен кулланыла торган агач;

пирук – пирог;

бети – басма кисәкләреннән тегеп җыелган җәймә;

бырамат - өенә кайтмыйча, йорттан йортка йөрүче кеше;

виса – үлчәү;

гүрничә – зур биек йорт;

карасауыт – каләм белән язу

өчен кулланыла торган чернила савыты;

әрләү – орышу;

тегел – түгел;

ыңгайында – уңаенда;

ситса – тукыма;

басма – материал;

тастымал – чүпрәк;

җансәке – озын эскәмия;

кашага – пәрдә;

басмача – елга аша чыгу өчен ясалган басма;

келәт – ашлык өчен агачтан эшләнгән бина;

чәчби – чәчен туздырып йөрүче кыз;

чәкле – кадәр;

шәмир – кәшемир;

айса – алайса;

кодалый йөрү – туйдан соң кодаларны чәй рәтенә йөртү;

кызыл туй – башкодаларда гына үткәрелә торган туй;

әртил йөрү – йорттан йортка кунакка йөрү;

кечтинә – бәби туе;

кырус – кач (крест) ;

кенәгә – китап;

адарыну – нәзер әйтү;

абзар – терлекләр ябарга ясалган урын (сарай);

лапас – терлекләр ябарга ясалган урын (сарай);

тезмә – лапас өстендә печән өеп куяр өчен ясалган урын (сеновал);

сәнәшкә – чана;

паравой – тегермән;

ялды – веранда;

криса – ялдына керә тоган баскыч (крыльцо);

пыстау – киштә;

куляса – тәгәрмәч.

Ризык исемнәре:

ыштый – щи;

әпәй – ипи;

җука – җәймә;

келчә – кабартма;

бер чирек эчемлек – 3 литр;

кәтәрмәч – төче камырдан почмаклап кисеп пешерелә торган камыр ризыгы;

катлама – төче камырдан башта түгәрәк җәяләр, уртадан берничә рәт камырны кисәләр, аны матурлап төреп, табага салып пешерәләр;

судин – холодец;

пирәмәч – камыр өстенә эремчек җәеп пешерелгән ризык;

әлбә – кеше үлгәч пешерелә торган ризык;

пирук – пирог;

ирә – ярма салып пешерелгән аш.
 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: