Туганайлар

Безнең горурлыгыбыз

Мамадыш районы Усали урта мәктәбе укытучысы Лидия Пасыева үз укучысы Аида Кирушина турында мәкалә язып җибәргән. Әлеге хатны сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

Алабугада уздырылган мәктәп укытучыларының халыкара фестивалендә катнаштым. Бу гаҗәп файдалы,  кызыклы һәм зур чарага баргач, билгеле инде, күзем таныш йөзләрне эзли. Алабуга институтында бер чорда укыганнарны, укытучыларыбызны барлыйм. Таныш йөзләр сирәк күренә. Үзем укыткан укучы-студентлар җәйге каникулда инде. Ә менә берсе – укучым, туганнан туганым Албай мәктәбе директоры Климент Михайлович кызы, шушы вуз студенты – Аида Кирушинаны гел күреп торам. Кызу-кызу каядыр ашыга, миңа күз кысып кына сәлам бирә, ишарә белән генә исәнләшә, йөзе белән “курдем” дигәнне аңлата. Ә сөйләшергә һич җай чыкмый, чөнки ул Алабугага килгән чит ил галимнәрен озатып йөри, аларның чыгышын тәрҗемә итә, үзләре белән инглиз телендә җиңел аралаша...  

Шулай да җай чыкты.  Сүз алышканда аның кичә генә Бөекбритания, Германия, Төркия, Болгария, Һиндстан, Белоруссия, Чехия һ.б. илләрдән килгән галимнәргә Алабуга буйлап инглиз телендә экскурсия уздырганын белдем. Фестиваль көннәрендә Бөекбритания укытучыларының белемен күтәрү программасы җитәкчесе, Нортхэмптон университеты галиме Анна Кристина Коксны озатып йөрүен, тәрҗемәче ролен үтәгәнен аңладым. Гаҗәп! Сеңелемне инглизнең үзе янына билгеләгәннәр. Димәк, иң ышанычлысы, иң остасы Аида булган! 

Аның шулай булуында тамчы да шигем юк иде. Яңа гына Германиянең Гумбольдт исемендәге Берлин университетында студентлар алмашу программасы буенча укып кайтты ул. Конкурслар, төрле әңгәмәләрне уңышлы узып, Җиңү Аидага елмайган. Германиядә 3 айдан артык яшәгән чорда Испания, Италия, Чехия, Австриядә булырга туры килгән аңа. Төрле конференцияләрдә катнашкан. Чехиянең Пльзень шәһәрендә дистәгә якын ил  студентлары арасында инглиз телендә “Чит ил теле дәресләрендә мультимедиа технологияләре куллану” темасына  чыгыш ясап, I урынны алып кайткан. Ышанырлык та түгел, ә дәлиле – кулындагы дипломы. Мәскәүдә, яисә Санкт- Петербургта, һичьюгы Казанда үскән, шунда укып белем алган туганым шундый уңышларга ирешсә, бу кадәр гаҗәпләнмәс тә идем. Бу бит районыбызның Албай авылы кызы. Гап- гади җирлектә үскән, бәрәңге бакчасын эшкәртеп, чүп утап, көтүгә чыгып, бәпкә саклап, мал карап үскән авыл кызы. Престижлы мәктәптә дә укымаган, туганнан бирле татарча сөйләшкән, татар мәктәбендә укыган бала. Европадан кайткач, Аида белән күрешкән идек инде. Әнисе, шулай ук укытучы Елизавета Васильевна Аида кайткан хөрмәткә дип, чәйгә дәште. “Исән-сау әйләнеп кайтса, иң якын туганнарны гына җыеп, чәй эчеп алырбыз дип, сүз биргән идем. Мәскәүгә чыгарып җибәрү генә түгел бит”, - диде ул. Рәхәтләнеп мендем Албайга. Сорауларым бик күп иде: 

- Европада Россиягә ничек карыйлар?

- Төрлечә инде, - диде ул елмаеп. 

- Конференцияләрдә провокацион сораулар бирмәделәрме? 

- Биргәләделәр. Мәскәү кызына бигрәк катысы эләкте. Ләкин ул ситуациядән бик матур чыкты. Үз илебезгә тел тидереп утырмадык инде. 

- Чит илгә чыкканчы, нәрсә яраганын, нәрсә ярамаганнын аңлаттылармы? 

- Юк, андый әйбер булмады.  

- Немецларның русларга мөнәсәбәте ничек? 

- Әйбәт, начар түгел. Сугыш өчен бераз үзләрендә гаеп тоялар шикелле. Һәрхәлдә миңа шулай тоелды.  

- Русларны беләләр инде, шигем юк, ә татарларны белүчеләр бар микән, сорашмадыңмы? – дим. 

- Юк, белмиләр. Студентларга мин Сабантуй турында да, керәшеннәрнең  Питрау бәйрәме турында да сөйләдем. Үземне керәшен кызы итеп таныштырдым. Фотолар күрсәттем. Лейпциг сабантуена Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле дә килгән иде. Алар белән очраштык.   

    Аида ике сүзнең берендә Нурия Нургалиена Григорьевага рәхмәт укый. Шушы өйрәтүчем булмаса, мин чит телләр факультетында да укый алмас идем, чит илләр күрү кенә түгел, анда белем алу, тәҗрибә туплау, аралашу төшемә дә кермәс иде, ди.   

Аиданың фотолары бик күп: аларда һәр шәһәр күренеше, чит ил вузлары, парламентлары, китапханәләре... Мине иң тетрәндергәне – рейхстаг стеналары, анда безнең солдатларның кулъязмалары булды. Саклаганнар, аның өчен рәхмәт немецларга. Бетермәгәннәр, чистартмаганнар, яңартмаганнар.  

“Алабугага син очраткан чит ил галимнәре килмәгәнме соң? – дип тә сорадым сеңелемнән. Әйтерсең, алар илләрендә санаулы гына. “Килгән, Чехиядәге бер галим белән очраштык”, - диде сеңелем елмаеп. Фестивальдән соң Чаллыда, Казанда булганнар әле. Чит ил галимнәрен Казан чиркәүләре бик сокландырган. Алда искә алынган Бөекбритания галиме эмоцияләрен яшермичә: “Гаҗәп бит бу, Аида! Син шушы чиркәүләргә йөрисеңме? Сезнең керәшеннәр дә  шушындый гаҗәп храмнарга йөриме?” – дип сокланган. “Безнең шәһәрләрне бик ошатып киттеләр, алар яхшы фикердә киткәч, безгә дә рәхәт”, --  диде Аида Кирушина горурланып.  

Лидия ПАСЫЕВА,  

Мамадыш районы 

Усали урта мәктәбе укытучысы. 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: