Туганайлар

Бетсен, китсен, җилгә очсын!

Чистай өязенә кергән кершен авылларында төрле авыруларны дәвалаганда кулланылган им-томнар

Керәшеннәр, элек-электән, имчеләр, яки русчалап әйткәндә, знахарь булганнар. Борынгы мәҗүси карендәшләребез көчне, сәламәтлекне, дәртне табигатьтән алганнар. Нинди генә авыру килеп чыкса да, аны табигать байлыклары белән дәвалый белгәннәр. Кешенең сәламәтлеген какшаткан авыру һәм сырхауларны керәшеннәр тере җан ияләре итеп күз алдына китергәннәр. Күзгә күренмичә генә, төрле чирләр кеше организмына кереп урнаша, дип ышанганнар.

Керәшеннәр арасында яхшы имләүчеләр (өшкерүчеләр) дә күп булган. Мәсәлән, күзгә “арпа” чыкканда, яки “дуңгыз яңагы” белән авырганда имләү файда китергән. Имләгәндә аның үз махсус сүзләре, хәрәкәтләре булган. Мондый вакытта имчеләр чын арпа орлыгы яки дуңгыз яңагы тотып та имләгәннәр.

Им-том итү берничә группага бүленә: имләү, өшкерү, өндәү.

Очан имләү

Кечкенә балаларның эчләре күбеп авыртуны керәшеннәр “очан” дип атыйлар. Дәвалау өчен “Очан имләү” дигән им-том кулланганнар. Авыру баланы имче карагач, эшкә керешә: аягыннан иске чабатасын салып, шушы сүзләрне әйтеп башлый: “Әй, Ходай, җарлыка”. Аннан соң, гадәттә, әнисе кулындагы авыру баланың эчен ачып, имче серле пышылдап:

Бу кешегә очан булган – очан имнейем: бер, өч, биш, җиде, тугыз – тупыракка (яки тузып китсен)!

Шуның  өстенә, һәрбер санны атаганда, ул чабата башы белән авыруның эченә кагыла, ә соңгы сүзне әйткәндә, як-якка сулышын өрә һәм төкеренә (тьфу).

Шуннан соң имче шул ук сүзләрне берничә тапкыр кабатлый, һәрбер кабатлаган саен азактан бер санны төшереп, болай ди:

Бу (кешегә) очан булган – очан имнейем: бер, өч, биш, җиде – җиргә (тьфу!)

Бу (кешегә) очан булган – очан имнейем: бер, өч, биш, бизеп китсен! (тьфу!)

Бу (кешегә) очан булган – очан имнейем: бер, өч, очып китсен! (тьфу!)

Бу (кешегә) очан булган – очан имнейем: бер, бердән кайтсын (китсен урынына) ай кайтсын, көн кайтсын, кешенең (авыру кеше исеме) очаны кайтсын!

Име-томы шул булсын: каян килгән шунда китсен! (3 тапкыр: тьфу!)

Соңгы сүзләрне әйткәндә, чабата бусагага ыргытыла.

Шуннан соң имче себерке ала һәм аны авыруның эченә куеп, түбәндәге сүзләрне шул тәртиптә кабатлый. Соңгы сүзләрне әйткәндә, себерке, чабата кебек үк, тупсага оча. Өченче тапкыр шушы ук нәрсә күн аяк киеме – сапоги, башмак белән эшләнә.

Ниһаять, имләү ахырында имче очанга соңгы тапкыр “очан теле” әйтә:

Күктән болыт ничек тарала,

Бу (кешенең) очаны шулай таралсын!

Су өстендә су күбеге ничек тараладыр,

Бу (кешенең) очаны шулай таралсын!

Табага салгач сары май ничек эреп китәдер,

Бу (кешенең) очаны шулай эреп китсен!

Май күк эреп китсен, көл күк тузып китсен бу нарасыйларның очаны!

Име-томы шул булсын;

Каян килгән шунда китсен!

Әгәр очан зур булса, өченче тапкырда имче аяк киеме урынына баланы имләгән бүлмәдән тоткан үрмәкүчне куллана.

Бу очракта имләүнең соңгы сүзләрен әйткәндә, чабата һәм себерке ыргыткан күк, үрмәкүчне тупсага ыргытмыйлар, ә баланың кендек турында сытып, бөтен эченә сөртәләр, һәм имче түбәндәге сүзләрне әйтә:

Шушы үрмәкүч ничек сытыла,

Бу (малайның) очаны да шулай сытылсын, бетсен!

Име-томы шул булсын,

Каян килгән, шунда китсен!

Арпа имләү

Арпа бөтен кешегә билгеле авыру, ул күз кабагына кызыл каты шеш булып чыга, вакыты җиткәч, үзе тишелеп ага. Керәшеннәрдә “арпа имләү”нең аерым име бар. Ул – очан имләгәндәге кебек үк, әмма “очан” урынына “арпа” сүзе генә кулланыла; шуның өстенә, чабата, себерке, аяк киеме урынына – арпа һәм ир-ат яки хатын-кыз эчке киеменең бер өлеше – күнчек кулланыла. Гомумән, бу имнең алдагысыннан аермасы тагын шунда: имләүнең йомгаклау өлеше юк. Аның каравы, имли башлаганчы монда кайчакта имләүгә караганда да гадирәк дәвалау уздырыла. Гадәттә, күзенә арпа чыккан кеше, имләү белгән кешегә, аны авырудан дәвалауны сорап, мөрәҗәгать итә. Имче кукиш ясап, аны арпага куеп әйтә:

“Арпа, мә сиңа,  мә, мә, мә... әрлән, хурлан, бет!

Моннан болай (авыру кешенең исеме) күзенә чыкма!”

Шуннан соң инде “арпа  имләү” була һәм ул башка имнәр кебек “Әй, Ходай, җарлыка!” дигән сүзләр белән башланып китә.

Кайрак имләү

Кайрак дип керәшеннәрдә беренчедән, янавыч аталса, икенчедән – янавыч кебек каты шеш атала. Андый авырулар кешеләрнең аякларында, хатын-кызның күкрәгендә, хайваннарның имчәгендә булырга мөмкин.

Ул башка имнәр кебек үк имләнә. “Очан” сүзе урынына “кайрак” сүзе генә әйтелә һәм авырткан урынга, ягъни шешкә кайрак куела.

Башка төрле имләүләр дә шушы рәвешле башкарыла.

И.СОФИЙСКИЙ.

(1878 елда Казан миссионерлык приютында укылган лекциядән).

Дәвамы бар.

 

 

ДӨРЕСЕ:

  Кыярак имләү

Кыярак дип керәшеннәрдә каты шеш атала. Андый шеш кешеләрнең аякларында, хатын-кызның күкрәгендә, хайваннарның имчәгендә булырга мөмкин.

Ул башка имнәр кебек үк имләнә. “Очан” сүзе урынына “кыярак” сүзе генә әйтелә һәм авырткан урынга, ягъни шешкә кайрак куела.

Башка төрле имләүләр дә шушы рәвешле башкарыла

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: