Туганайлар

Бетеп барган керәшен авылын сакларга тырышкан Микулай тарихы - Кариев театрында

"Микулай" монопьесасы турында "Интертат" яза

«Микулай» монопьесасының берьюлы ике татар театрында куелуы Мансур Гыйләҗевны бүгенге көннең беренче санлы татар драматургына әверелдерде.

Искәрмә. Әлбәттә, иң күп куелган драматург - Илгиз Зәйниев. Ләкин бу очракта бары тик драматургия белән шөгыльләнгән драматургны күздә тотам.

Мансур Гыйләҗевның яңа пьесасын «кайнар килеш» башта Әлмәт театры эләктереп алды – театр директоры Фәридә Исмәгыйлева хакас режиссеры Марас Чеббурны чакырып, анда тиз арада моноспектакльне чыгарып та куйды. Ә драматурглар семинарында бу пьесага Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов күз салган икән. Башта ул ТР Театр әһелләре берлегеннән грант сорап карады. Булмагач, әлеге спектакльне чыгаруның башка юлларын тапты.

Шулай итеп, Мансур Гыйләҗев белән Ренат Әюпов тандемы 8 март бәйрәме алдыннан татар хатын-кызларына чын ир-ат турында спектакль тәкъдим итте.

«Микулай» – монодрама. Татар театрында бәлки бу жанр булгандыр, әмма ул тарихта калмаган.

Ренат Әюпов Микулай роленә Камал театры артисты Олег Фазылҗановны чакырган. Олег Фазылҗанов – бу халыкның рухын, гореф-гадәтен, йолаларын сеңдереп, керәшен авылында үскән керәшен егете.

Сүз уңаеннан, Олег Фазылҗанов - театр дөньясына «Телсез күке» спектакле белән танылган гаҗәеп талантлы артист. Фәрит Бикчәнтәевның бу спектакльгә Олегны чакыруы әсәрнең уңышы иде, әлбәттә. Түбән Кама театры артистының Казандагы беренче роле иде ул.

  • Искәрмә. 2009 елда Зөлфәт Хәким пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев куйган «Телсез күке» спектакле Тукай премиясенә лаек булды. Әлеге спектакль күпчелек тамашачының хәтерендә Олег Фазылҗанов образы аша калса да, академия театрына килеп беренче ролен башкарган артист дәүләт премиясенә тәкъдим ителүчеләр составында юк иде.
  • Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән иҗат төркеме: Зөлфәт Хәким (язучы-драматург), Сергей Скоморохов (рәссам-сәхнәгә куючы), Рим Хәсәнев (композитор), Рамил Төхфәтуллин (төп рольне башкаручы).

Олегның Камал театрында чыгарган иң яңа роле - Айдар Җаббаровның Гаяз Исхакый әсәрләре буенча куелган «Тормышмы бу?» спектаклендәге авыл мулласы. Олегның бу роле зур түгел. Әмма аның мулласы нинди мулла! Татар мулласы ролен шушы керәшен егетеннән дә шәбрәк кем уйный алыр иде икән?!

Монодраманың бердәнбер актеры булу – һәр актерның хыялыдыр. Ренат Әюповның бу рольгә икенче бер театр актерын чакыруы – батырлык. Чөнки үз театрың актерлары ни әйтер дигән проблема бар бит әле.

Режиссер беренче составка Кариев театры артисты Фәнис Кәлимуллинны куйган. Мишәр егетен. Икенче составка – Олег Фазылҗанов. Әмма журналистларга һәм сәнгать советына Олег Фазылҗанов күрсәтелде. Премьераның беренче көнендә дә сәхнәгә ул чыкты.

Микулай – бетеп барган авылда ялгызы яшәп ятучы керәшен агае. Бүгенге көннең «нәни принцы». Ул берүзе авылның рухын саклап тора. Аңа халкының, нәселенең һәм авылының тарихы сыйган. Мансур Гыйләҗев шушы кешенең бер көнен тасвирлаган.

Сүз уңаеннан, Әлмәт театры әсәрне нәкъ менә драматург язганча сәхнәләштерде. Әлмәт Микулае Рафик Таһиров тамашачыга Мансур Гыйләҗев позициясен җиткерде. Микулайның монологына керәшеннәр тарихы гына түгел, кече халыкларның язмышы һәм кешелек турында уйланулар да сыйган. Ул дөнья белән сөйләшә. Ул сабыр, ул зирәк акыллы. Миңа бу куелыш кызыклы булган иде. Татар театры сусаган яхшы әсәргә дип сокланган идем.

Режиссер Ренат Әюпов үз өстенә драматург әсәрен генә җиткерү максатын куймаган. Аның «Микулае» – авторлык әсәренә әверелгән. Ренат Әюпов биредә автордаш дияргә мөмкин. Ул әсәргә җитди өстәмәләр керткән.

Ренат Әюповның Микулае - Әфган сугышларында булып, контузия алып кайткан кеше. «Драматург аны энурез диагнозы белән армиягә бармавын яза. Минем Микулайны солдатка ярамаган кеше итеп күрсәтәсем килмәде», - ди ул. Кариев театры Микулае үз язмышын эт баласына сөйли. Чыннан да табып алдымы ул эт баласын, әллә авылдашларын ясаган кебек агачтан гына ясап хыялында җанландырдымы – монысы мөһим дә түгел. Микулай әти-әнисен, хатынын, сөйгәнен, авылдашларын, агачтан юнып, курчаклар итеп ясаган. Ул шулар белән яши.

Яңгыр көткән бер көндә ул үз тарихын сөйләп чистарына. Сөйләп бетергәч, финалда тынып кала. Чистарынган ак күңеле белән йокыга таламы ул, әллә чиста җаны фани дөньяны калдырып китеп барамы – билгесез. Драматург язган әсәрдә Микулай вафат булса, Әюпов ачык финал ясаган.

Ренат Әюпов – уңай финаллар режиссеры.

Кариев театры «Микулае» – этнографик әсәр. Спектакльнең иҗат төркеменә этно-фольклор буенча консультант итеп чакырылган Геннадий Макаров үз эшен 100 процентка башкарган: Микулай теләсә нинди этнографик экспедиция өчен зур хәзинә булырлык итеп ясалган. Олег Фазылҗанов бер үзе бер «Бәрмәнчек» керәшен ансамбле тамашасына торырлык музыкаль тамаша күрсәтте. Яңгыр теләү йоласыннан башлап, борынгы керәшен җыруларына кадәр.

Хәер, берүзе түгел, Кариев театры артистларыннан керәшен татарлары хоры ясалган иде.

Спектакльнең рәссамы - Булат Гыйльфанов. Балетмейстер - Илдус Биктаһиров. Хормейстер - Лилия Зәйнуллина. Ут куючы рәссам - Илшат Сәяхов.

Ренат Әюпов пьесадан керәшен халкы тарихын төшереп калдырган. Драматургның Микулае авыл өстеннән очып үткән самолетлар өчен маяк ясап, үзен олы дөньяның бер өлеше итеп тойса, үзен авылдашлары кайтканчы авылны саклап торучы итеп хис итсә, режиссер Әюповның Микулае бар дөньяны үз эченә сыйдырган. Олег Фазылҗанов белән Ренат Әюповның Микулае – үзе бер дөнья. Ул эмоциональлеге белән сокландыра, истерикалы чакларында кызганыч та, ул ихлас, ул тамашачыга иркенәергә бирми, киеренкелектә тота.

Мансур Гыйләҗевның «Микулай» монодрамасы – Кариев театрының соңгы еллардагы иң кызыклы әсәрләренең берсе. Ул 12+ тамгасы белән бара.

Әлбәттә, «Микулай» Яшь тамашачы театрының асылын тәшкил иткән, яшь тамашачыга адресланган тамаша күрсәтү максатын үтәгән спектакль була алмый. Яшь тамашачы театрында өлкәннәр өчен куелган спектакльләр «сопутствующий товар»га тиңдер.

Әмма мин үземнең үсмер кызымны, театр репертуарын барлап чыксак, нәкъ шушы спектакльгә алып килер идем.

Рузилә Мөхәммәтова, "Интертат"

Бу темага:

1. Кариев театрында "Микулай" моноспектакленең премьерасы булды - фото

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз. 

 

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: