Туганайлар

Беренче мәртәбә генә булсам да...

Иске Татар бистәсенең Худяков урамында урнашкан әлеге үзәкне күптән күрәсем килә иде. Менә бүген шундый җай чыкты.

Казан үзәгендәге бу бина 1867 елда төзелгән булган. Шуңа аңа реконструкция ясалган, заманча ремонт эшләнелгән. Шулай итеп,  керәшеннәрнең мәдәни  үзәге өчен Казанда шәп кенә йорт барлыкка килгән. Хәзерге вакытта, бинаның тышкы ягы да, эче дә бик матур.

Республика керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Даниловна белән бер сөйләшүе генә дә ни тора! Яңа ел алдының мәшакатьле көннәре булуга карамастан, мине бу йортта ниләр эшләнүе, соңгы арадагы яңалыклар белән дә таныштырырга өлгерде ул. Үзәктә керәшеннәр тарихы, фольклор һәм этнография белән бәйле күп төрле чаралар уздырыла. Бинада егермедән артык бүлмә бар: илле кешегә исәпләнгән конференцияләр залы, музей, китапханә, бию залы,тавыш яздыру бүлмәсе, административ бүлмәләр һ.б.                                                                                                                                         

Кыскасы, бүгенге көндә биредә балаларга һәм фольклор коллективларына рәхәтләнеп шөгыльләнү өчен барлык шартлар да каралган. Бинага килеп керүгә, иң беренче күзгә чалынганы стенада эленгән картиналар булды. Аларның тарихы белән мине, үзәкнең җитәкче урынбасары Григорий Максимов таныштырды. Җәй көне Зәй районында узган "Безнең ил" республикакүләм этнорәссамнар пленэры үткәрелгән. Анда Татарстанның төрле шәһәрләреннән, Чувашиядән, Башкортстаннан һәм Киргизиядән рәссамнар катнашып, Зәй районында урнашкан керәшен авылларының пейзажларын төшергәннәр, кайбер кешеләренең портретларын ясаганнар. Нәтиҗәдә, 40тан артык сәнгать әсәре туган. Бүгенге көндә, шуларның бер өлеше мәдәни үзәктә саклана, ә бүтәннәре Зәй районына тапшырылган. Бу картиналар бөтенесе дә искитеч оста эшләнгән, бик матур. Аларга сокланмыйча мөмкин түгел. Шундый күргәзмә булу йортны бизәп тора.

Шулай ук, минем игътибарны нык җәлеп иткәне – Җырчы Җәкәү җортының музее. Ул да әкренләп тулыланып килә. Анда керәшен халкының элек көнкүрештә кулланылган, хәзер сирәк очрый торган экспонатлар, чигелгән сөлгеләр, җәймәләр, тәрәзә пәрдәләре, хатын-кыз киемнәре урын алган.

Яңалыкларга килгәндә, алар бик күп, шуларның берничәсен генә әйтеп үтәм. Педагог, агартучы-мәгърифәтче Василий Тимофеевның тууына 185 ел тулу уңаеннан, зур конференция уздырылган. Анда галимнәр, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, фольклорчылар, тарихчылар, керәшен чиркәве вәкилләре катнашкан. Конференция  кунакларның тирән эчтәлекле чыгышлары белән тагын да тулыландырылган.                                                                                                                                   

10 ноябрьдән 6 февральгә кадәр керәшен җыруларын яшь башкаручыларның XII республика “Туым Җондозы” конкурс-фестивале булачак. Бу халык җыруларын башкаручы талантлы үзешчәннәрне барлау, мәдәниятне саклау максатыннан үткәрелә.                                                                                                                    

22 декабрьдә “Юлбарыс Макар Яңа елны коткара” дигән кызыклы Яңа ел тамашалары  үткәрелгән.

2021 елның нәтиҗәләре булып, һәркемне нык шатландырган ике китап басылып чыккан. Беренчесе – “Яңгыра, керәшен җыруы”. Аның авторы – фольклорчы, галим Геннадий Макаров. Әзерләүчесе һәм бастыручысы – Җырчы Җәкәү җорты белгечләре. Китапка халык көйләре, йолалары һәм тарихи тематика буенча иҗат ителгән җырлар кертелгән. Бу китап сәнгать мәктәпләре, иҗат үзәкләре, фольклор ансамбльләре өчен. Икенче китап – “Ыру агачы”. Керәшеннәрнең тарихы, мәдәнияте турындагы бу җыентык этнографик һәм туган якны өйрәнүгә кагылышлы материалларны үз эченә алган. Ул тарихны, туган якны өйрәнүчеләргә, торак пунктлар тарихы белән шөгыльләнүчеләргә, туган якның тарихи-мәдәни мирасын яратучыларга дип исәпләнгән.                                                                                                                                        

Язасы һәм танышасы килгән нәрсәләр әле күп булса да, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә беренче баруымнан канәгать калдым.

Фрида ЗАКИРОВА.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: