Туганайлар

Бер яшьлектә, бер картлыкта

Тройсынга каршы көнне Зәй районының Югары Баграж авылында классташлар очрашуы булды. 1970 - 1971 уку елында Югары Баграж урта мәктәбен тәмамлаучылар җыелышты.

Ул мәктәпне тәмамламасам да, әлеге очрашуда мин дә катнаштым. Яшь педагог буларак, хезмәт юлымны мин нәкъ шул уку елында Югары Багражда башлаган идем. Рәхмәт төшкерләре, онытмыйча, үзләренең бәйрәмнәренә мине дә чакырганнар. Күрешүебезгә шактый көннәр үтсә дә, шул очрашудагы рәхәт халәттән чыга алмыйча йөрим. "Туганайлар" аша әлеге кичәне оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә.

Мин үзем Зәй районы Сармашбаш авылы кызы. Урта мәктәпне бетергәч, Алабуга педагогия институтына укырга кердем. Семьябыз "хәллеләр"дән санала иде дип әйтә алмыйм. Әткәебезнең дә сәламәтлеккә туймаган чагы. Кыскасы, институтта укыганда сорала торган иң гади әйберләр - физкультура формасы, алмаш аяк киеме кебек нәрсәләргә дә акчам юк иде. Ректорга кереп, хәлемне аңлаттым - заочно бүлеккә күчерүләрен сорадым. Әтинең сәламәтлеге турында белешмә китергәч, мине "заочник" итеп күчерделәр. Кайтышлый ук, РОНОдан юллама кереп алдым. Мине әле шул елны гына урта мәктәп булып ачылган Югары Баграж мәктәбенә математика укытучысы итеп билгеләделәр.

Өйдәгеләргә бу хәбәрне җиткергәч, әткәем: "Бик әйбәт авылга туры килгәнсең. Минем анда танышларым да бар. Барган саен, аларга тукталам. Фамилияләре - Мироновлар. Әтиләре - укытучы, әниләре - Суфия түти - бик әйбәт кеше. Ялынып сорасак, фатирга кертми калмаслар, туры шуларга барырбыз," - диде. Декабрь ае иде ул. Трактор арбасына салам җәеп, юлга кузгалдык. Югары Багражга барып җиткәндә, эчемә суык үтеп, аякларым басып тормаслык хәлгә килгән иде.

Суфия түти, газиз баласының кайтуын көтеп торган әни кебек, каршыбызга йөгереп чыкты. Минем ни хәлдә икәнемне күреп, өйдәгеләргә "указаниеләр" бирде. Кызлар (аларның өч кызлары бар иде) урын хәстәрләде, ниндидер үлән салынган чәй ясап китерделәр. Кул-аякларымны ышкыдылар. Бераздан, үземне яхшы хис итеп, торып утырдым. "Фатирга кертәсезме?" - дигән сүз дә булмады, ахры, минем аларда калу үзеннән-үзе хәл ителде. Әткәй Сармашбашка кайтып китте.

Алар да иркен тормышлы кешеләр түгел иде. "Бар"ын да, "югын" да уртак итеп, бер ел Мироновларда тордым. Суфия түти мине бик күп эшләргә өйрәтте. Тәмле итеп пилмән пешерүне дә аңардан оттым. Кунаклар килсә, хәзер дә: "Рәйсә, теге без "ярата торганны" пешер әле," - дип, миннән пилмән әзерләтәләр. Башта математика сәгатьләре генә укыттым. Тора-бара, рус теле дә өстәлеп, дәресләр саны 33 тән артып китте. Үзем дә мәктәпне кичә генә бетергән бала бит, мондый зур нагрузканы күтәрү җиңел булмады, билгеле. Мироновларның Маргарита исемле кызлары тәрбияче булып эшли иде, авырлыкларны җиңәргә ул да булышты. Өйдәгеләр дә, булдыра алган кадәр, ярдәм иттеләр.

Очрашуга килгән кешеләрнең байтагы онытылган. Яңабаштан танышырга туры килде. Алтмышның өстендәге ир-егетләр, хатын-кызлар бит инде алар да. Мәктәпне бетерүләренә 45 ел үткән. Барысы да, ничектер, балачак самимилеген, яшьлек чисталыгын саклап калган кебек күренде миңа. Үзләре матурлар, тәртиплеләр. Араларында үзен ямьсез итеп тоткан бер генә кеше дә очрамады. Һәрберсенең сумкасы тулы - күчтәнәч. Миннән, Маргарита Семеновнадан кала, әлеге очрашуга тагын бер укытучы - Тамара Михайловна Краснова да килгән иде. Ул - хәтерем ялгышмаса, Түбән Биш авылы кызы. Югары Баграж мәктәбендә химия-биология фәнен укытты, әле институтны бетереп кенә кайткан иде.

Югары Баграж мәктәбенең хәзерге директоры Николай Михайлович Ивановка да рәхмәт. Мәктәп тарихын да, авыллырындагы күренекле кешеләр тарихын да саклап калу өчен күп көч куйган. Мәктәпнең менә дигән музее бар. Олимпия чемпионы Федор Симашевка багышланган бүлек экспонатларга аеруча бай. Федор Симашевның гармуны да шунда саклана. Очрашуга килгән Васильев белән Бухаровлар, Федорның гармунында уйнап, җыелган кунакларны музей эчендә биетеп тә алдылар. Исән түгелләрнең рухы сөенеп калгандыр, дип уйлыйм.

Очрашу бәйрәме иртәнге уннан башланып, кичкә кадәр дәвам итте.Бергә сөйләшеп үткәргән 8-9 сәгать вакыт, бер мизгел булып, шундый тиз узды. Күңелдә матур истәлеге калды.

Бу очрашуны оештыручы - мин аларда 45 ел элек фатирда яшәгән Мироновларның Татьяна исемле кызлары. Татьяна да, әнисе Суфия түти сыман, бик акыллы, юмарт, киң күңелле, кунакчыл кеше икән. Татьянага да, бәйрәмгә килүчеләрнең һәммәсенә дә рәхмәт сүзләре җиткерәм. Хезмәт юлымның тәүге адымнарын сезнең мәктәптә, сезне укытып башлавым белән мин бик бәхетле. Сез шундый әйбәтләр икән - димәк, ул чактагы гомер мәгънәсезгә узмаган. Рәхмәт Сезгә!

Раиса Мартынова - Дәүләтбаева

Яр Чаллы шәһәре

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: