Туганайлар

Берәү куандыра, берәү куана

Мамадыш районында, ата-бабайлар һөнәренә тугры калып, бүгенге көндә дә тал чыбыгыннан кәрҗиннәр үрүче оста бар. Ул – Колышчы авылында яшәүче Василий Максимов

Инеш, елга буйларында үскән нечкә таллардан элек нәрсәләр генә үрмәгәннәр: балык ауларга – сөкә (морда), кар ташырга – чуман-иләтүнкә, бәрәңге җыярга – сары кәрҗиннәр, гөмбә, җиләк өчен – җиңел тоткалы кәрҗиннәр... Балаларны тартып йөрергә арба, бишек, карнаша, урындыклар, әле тагын кошовой (культурный ат арбасы, чанасы) тарантас... Кыскасы, нинди генә әйберләр эшләмәгәннәр.

И-и, оста да булганнар инде безнең бабайлар! Алар бит хәтта кунакка йөртә торган чирекләрен дә талдан үреп ташлаганнар! Музейларда талдан үргән чумаданнар да бар бит.

Бер уйласаң, ник кирәк алар хәзер?! Бүгенге көндә шушы санап кителгән барлык нәрсәне дә мәңге череми торган пластмасс-капроннан ясыйлар. Куллана башлагач, бик тиз ярылып, эреп, сынып яраксызга әйләнсәләр дә, чүп буларак дөньяны тутырдылар! Чөнки черемиләр.

Ә таллар әле дә үсә. Әмма инде талдан кәрҗин үрүчеләр бетеп бара. Чөнки кирәге юк! Алай дисәң, безнең Василий ел саен, су буйлары шәрәләнеп, җир катыргач, кочагы белән тал җыеп кайта. Кичләрен төрле кәрҗиннәр үрә...

Василийның кәрҗин үрүе элекке авыл тормышын, кул эшле кичләрне күз алдыма китерә. Авыл халкы өчен, төнне көнгә ялгап эшли торгач, кырыкмаса-кырык эшле җәй бик тиз уза. Җәйге тырышлыкларга нәтиҗә чыгарып көз җитә. Басу-бакчалар бушый, мал-туар, кош-корт абзар-кураларга керә, сугым суела, каралты-кура җылытыла... Авыл агае бермәл “турая”. Тынычлап, башкарылган эшләрен акрын гына күңеленнән барлап чыга – кайсы эшләр төгәлләнгән, ә кайсылары киләсе елда да дәвам итәчәк...

Инде бераз ял итсәң дә була. Күрше-күлән, туган-тумача белән рәт йөрешүләрдән соң, кабат эш башлана. Бусы инде өй эчендә – кул эшләре. Кул эше дип җиңел генә аталса да, төгәллекне, осталыкны, тырышлыкны сорый ул. Хатын-кызлар чормалардан туку станнарын төшереп коралар, итек басучылар сарык җоннарын тетәргә әзерлиләр. Сарыклардан яз кыркылган җоннарны оекбаш, бияләй, шәл бәйләү өчен, тетмичә, кул белән генә язып җегерлиләр. Тетелгән көзге җонны да тула басарга җегерлиләр, әмма күбрәге киез итеккә кулланыла.

Өйдәге һәркемгә эш табыла. Әби җеп җегерләсә, килен киндер суга, тула баса, җиңел киемнәр тегә. Киез итек басучылар мунчада итек басалар. Тегүчеләр чикмән, бишмәт, тун тегәләр, андыйлар кышка тирә-як авылларга йөреп тә эшләгәннәр. Шушы санап киткән кул эшләренең барысында да, күпмедер дәрәҗәдә, балалар да катнашкан. Кыз балалар әби-әни тирәсендә булса, ир балалар – әтиләре, бабайлары тирәсендә. Элекке тәрбия мәктәбенең башлангычы – өйдә, кул эшләре эшләгәндә булган. Бала-чага тарихны да, әкиятләрне дә, җыруларны да, нәсел җепләрен дә, динне дә, акыл-әдәпне дә, инде килеп, һөнәрне дә шул көзге һәм кышкы озын кичләрдә әти-әни, әби-бабай янында алган...

Бабайларның бүген инде югалып, онытылып бара торган һөнәрен дәвам итеп, Василий кәрҗиннәр үрә. Чама белән, 10-15 төрле зурлыктагы кәрҗиннәр була алар. Икенче көзгә өйдә бер кәрҗин дә калмый... Кирәге юк дидем дә, хәзер уйлыйм әле. Василийдан бүләк алучыларның берсе дә кирәкми дип кире бирми. Үзләренә барсаң, ул үргән кәрҗин – иң түрдә, кулланылышта, гәрчә алар ярминкәләрдәге ап-ак, чистартылган нечкә талдан үрелгән матур кәрҗиннәрдән гадилекләре, табигыйлекләре белән бик нык аерылса да... Берәү куандыра, берәү куана – шушыдыр ул, мөгаен, тормышта кирәклек!

 

Валентина МАКСИМОВА,

Мамадыш районының Колышчы авылы.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: