Туганайлар

Бер ел синсез

Карендәшебез, күренекле журналист, шагыйрь, язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Сергеевич Филлиповның арабыздан китүенә (6 февраль) бер ел вакыт үтеп бара. Сиксән яшен 20 январь көне генә тутырган иде ул. Соңгы 10-15 елда Александр Сергеевич халкыбызның гореф-гадәтләре, фольклоры, тел үзенчәлекләре, тарихи бәйрәмнәре, бөек шәхесләре турындагы журналистик тарихи һәм әдәби...

Песиле тал

Зичә инеше тау итәге буйлап боргалана-сыргалана ага. Аның өсте хәзергә калын боз һәм кар белән капланган. Ә инеш ярларында нинди генә агачлар үсми! Апрель урталары җиттеме, таллар көмеш "чәчәк" ата. Бу вакытта малай-шалайны инеш буена табигатьнең әнә шул гүзәллеге тартып төшерә дә инде. Шундый матур көнне Сандыр белән Мандыр да өйдә утыра алмый. Алар, икесенә бер чәнәшкә тартып, инеш буена тау шуарга төшеп китте. Аяк астына карасаң, ап-ак кар, җем-җем итеп, күз явын ала. Күзеңә кадәр төшкән бүрегеңне күтәребрәк куйсаң, каршыңда гүзәл бер дөнья ачыла. Күп белүче Сандыр, энесе алдында ачыш ясагандай, әйтеп сала:

-Кояш шулай үстергән ул бәрмәнчекләрне...

- Ә син аны кай-ан беләсе-е-ең?

- Үзем беләм!- дип мактана Сандыр, тамак кырган рәвешен китереп.

- Дәдәй, нигә бүтән агачларның да шундый песиләре юк соң?

- Бәрмәнчек талда гына була ул...

Әле бер, әле икенче агач янында туктый-туктый, калын олтан салынган киез итекләре манма су булганчы, шактый озак йөрделәр алар.

Уч тутырып, бәрмәнчекле ботаклар җыйдылар. Әниләре, әй, мактар инде үзләрен. Бүген бәрмәнчек атнасы башлана, дигән иде бит.

Кинәт салкын булып китте. Агалы-энеле ике туган, тал песиләре белән мавыгып, көн кичкә таба авышкач җиз табакка әйләнгән кояшның Татый түтиләрнең җиргә иңгән мунчасы артына төшеп яшеренгәнен сизми дә калды. Сандыр белән Мандыр, артларыннан аю кугандай, йөгерә-йөгерә өйләренә кайтып киттеләр.

- Дәдәй, дәдәй, карале!..- дип шаран ярды Мандыр. - Өй кыегына нәрсәләр элеп куйганнар?..

Алар чыгып киткәндә тып-тып тамып калган тамчылар, яңадан әйләнеп кайтканда, боз сөнгеләренә әверелеп өлгергәннәр иде. Бер тамчы су, сөңге очыннан аерылып, Мандырның кипкән иреннәрен чылата. Рәхәт, кызык булып китте аңа. Менә ничек була икән ул бәрмәнчек атнасы.

Карт

Шәйхулла бабай бу җирләрдә гомер буе иген игеп көн күргән. Сука белән җир ертып, арыш-бодай чәчкән. Имана җиреннән чыккан икмәкнең күп өлеше байга бурыч түләргә киткән. Калганы белән тартып-сузып гаиләсен туйдырган. Яз көне чәчү өчен орлыкны тагын ялынып-ялварып, теләнеп һарун байдан алган. Бурыч өстенә бурычка батып, яңадан шул җирне эшкәрткән.

Шәйхулла бабай бу җирләрне революциядән соң да эшкәртте. Анда инде бурычка батып түгел, күмәк көч белән. Шатланып. Көлешеп. Ул хәзер ат артыннан сука да тотмый, тубал күтәреп, җир өстенә орлык та сипми. Инде чоры башка. Техника заманы. Шәйхулла картны да әллә кайчан лаеклы ялга озаттылар. Шулай да, җирдән һич аерыласы килми аның.

Басуда картның билгеле бер барып йөри торган урыны бар. Язын - чәчкәндә, җәен урганда заманында үзе эшкәрткән җирләрне бер әйләнеп кайтмаса, аның күңеле тынгылык тапмый. Басуларны гел гизсә, Шәйхулла бабайның күңеле шат: җырлап җибәрергә дә күп сорамый.

Менә бүген дә Шәйхулла бабай чикләвек агачыннан шомартып ясалган таягын эзләп тапты да гомер буе үзе яратып йөргән басуга чыгып китте. Янәсе, игеннәр ничек икән? Быел уңыш мул булырмы? Үзе эченнән генә сөйләнеп бара:

- Эх,картлач, картлач. Бирешә башлагансың икән. Ардыңдамы? Түз, түз. Якын гына калды.

Шәйхулла бабай үзенә генә билгеле урынга килеп җитте. Исе китеп, бераз аптырап торды. Шул урынмы соң бу? Ә бит анда мондый дүрт кырлы таш юк иде. Нишләп монда - аның җиренә китереп ташлаганнар аны? Якын ук килеп капшап карады. Язуы да бар: "Биредә Кама автомобиль заводы төзеләчәк".

Шәйхулла җиренә завод салалар! Картка бу сәер булып тоелды. Аның тире, яше тамган, яшьлеге калган туфрак өстенә завод салачаклар.

Бабай калтыранган куллары белән бер уч туфрак алып, аны кулъяулыгына пөхтәләп төреп, куен кесәсенә салды.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: