Туганайлар

Бер булганнан бар да була

Һәр авылның үз осталары булган кебек, Менделеев районының Иске Гришкин авылында да андыйлар җитәрлек булып чыкты. Галина Иванованы оста чигүче дип тәкъдим иттеләр. Кулыннан гөлләр тама, диләр андый уңган хатыннар турында.

Ишектән үк: "Әдәгез, әйдә, кунаклар, узыгыз. Җырлап каршы алабызмы әллә кунакларны, кызым? - дип, кечкенә о ныгын җ итәкләп килеп чыкты ул. Баскыч башы ук хуҗабикәнең уңганлыгын күрсәтсә, җор телле булуын шушы ике-өч сүз ачып та салды. Җыр белән каршы алырга теләве дә тиктомалдан түгел икән. Галина Андреевна авылда 75 елдан артык эшләп килүче "Бигәш" фольклор ансамблендә озак еллар җырлап, шомарып беткән оста җыручы икән бит.

Сүзебез Гришкинның, халык телендә Бигәш авылының, әле бик үк күптән дә булмаган, ләкин тарихта Совет заманы булып калган вакытыннан башланды.

Бөгелмә сәүдә кооператив училищесын тәмамлап егерме елга якын "Быткомбинат"та кабул итүче булып эшләгән ул. Авылда ш ундый көнкүреш хезмәте күрсәтүче комбинат булган ул елларда.

- Тегү ательесы да, парикмахерская да, прачечная да бар иде бездә,- дип искә ала Галина, шул чакларны сагынып. - Бөтен тирә-якны киендереп тордык. Нәрсә генә текмәдек. Дефицит еллары, магазиннарда юк - ә бездә бар. Коллективыбыз зур, закройщицабыз да бар иде.

1996 елда, перестройкалар башлангач, комбинат ябылды. Мин соңгы кеше булып " кыскартылдым". Авылда эшләп йөрдем, мәктәптә чигү түгәрәге дә алып бардым. Хәзер менә пенсиядә инде,- ди Галина.

Гомере буе, балачагыннан ук чиккән ул. Дүрт ай буена аягын ындырып өйдә утырганда, үзен кая куярга белмәгәч, тәрәз челтәрендәге бизәкне күчереп алган. Матур гына зур картина килеп чыкты, ди. Картиналары зрә дә күп икән. Кайсын кая урнаштырган, бик күбен саткан да. Балаларында, бөтен туган-тумачаларында аның картиналары. Ничек вакыт тапса, шулай кулына чигү тота икән. Менә әле генә түгәрәкләп, бәләкәй мендәр тышлары чиккән.

Чигүле бистәрләре күп. Үзенә дә, кызларына да әзерләгән.

- Бистәрләр 90 нчы еллардан бирле, районда, республикада булган бөтен выставка-күргәзмәләрдә "катнашып" йөриләр. Казанда, Чаллыда, Ижевскида, Җөридә, авыл җыеннарында, тагын әллә, әллә кайларда... Кире кайтмаганнары да булды,- ди Галина. - Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең юбилеена махсус ак калфаклар чигеп җибәргән идем. Срочно кирәк дигәч, ике атна эчендә чигеп өлгерттем. Бер айдан кайтарып бирергә тиешләр иде, әлегә кадәр юк. Кайдадыр выставкаларда йөриләрдер, дим. Тагын алты картинамны бер танышым үзенең хезмәтләре белән бергә, выставкаларда йөртә.

Күргәзмәләр күп уза, оештыручылар мактала. Ә менә авыллардан киткән әйберләрнең хуҗалары, авторлары читтә кала, күп очракта телгә дә алынмый. Безне дә онытмасыннар иде, авыллардагы, халык арасыннан чыккан осталарга аз булса да игътибар күрсәтсеннәр иде, - ди Галина.

Йөздән артык туй җыру-такмаклары, әбиләрдән язып алган, элеккеге йолалар тупланган дәфтәре дә бар Галинаның. " Туйларда күп йөргәч, кая барсам да, язып алып кайтам",- ди ул.

Бер булганнан бар да була, дигәндәй, Галина шигырьләр дә язгалый икән. Алар күңелләребезгә уелып кергән бәйрәмнәребез, туган җир, туган авыл турында.

"Әкрен генә кайтып киләм юлдан

Серкә очыра бүген арышлар.

Тургайларга кушылып җырлыймын мин,

Авылымда көтә дус-ишләр".

Шигырьләре нәни оныкчыгын ияртеп бозауга су эчерергә барганда да, җиләк җыйганда да, хәтта чүп утаганда да туа икән. Ә яшелчәнең ниндие генә юк аларның бакчасында. Кыяр, помидорлары өлгереп җиткән. Кара карлыган, кызыл карлыганнары тәлгәшләрен күтәрә алмый сыгылышып утыралар. Барысын карарга, тәрбияләргә ничек өлгерә диген?!

- Быел идәнгә, урындык өсләренә җәймәләр бәйләдем. Иң беренчесен чиркәүгә дип атадым. Ходайдан ризалык сорап башладым эшемне. Нинди бизәк бәйләргә икәнен дә белми тотындым. Бәйли-бәйли бизәге дә килеп чыкты бит, кач формасында, шулкадәр матур булды. Үзем дә шаккаттым. Чиркәүгә, отец Павелга (Малышев) алып барып бирдем.

Галина, сыйпый-сыйпый, сандыгыннан чигү үрнәкләре чыгара:

- Менә монысы 1954 елда чигелгән кулъяулык, мәрхүм Лиза җырак түтинеке. Армиягә китүче егетенә бүләккә дип чиккән булган. Мин шулай иске үрнәкләрне дә җыеп йөрим, шуларны яңартам. Бу мәк чәчәген сорап чиктергәннәр иде, үземдә калды. Ирләр читкә карамасын дисәң, өйдә мәк булырга тиеш, диләр бит (елмая).

Ирләр дигәннән, Галинаның ире Николай Львович инде ун елдан артык Казанда "Татгазинвест"та эшли икән. Еракка - командировкаларга йөри, алтышар-җидешәр айга китеп тора. 37 ел бергә яши алар: биш бала тәрбияләп үстергәннәр, җиде оныклары бар. Балаларының да тормышлары җайланган, кайсы Чаллыда, кайсы Менделеевскида. Кече уллары Леонид төп йортта калган, хатыны Елена белән Чаллыга йөреп эшлиләр икән. Күптән түгел генә үзләренең чәчәк кибетен ачып җибәргәннәр.

- Инде куанып кына яшәргә калды. Шуңа да, җырлый-җырлый чигүен чигәм, эшен эшлим. Аллага шөкер, барысы да әйбәт.

Әйбәт булсын. Күңелеңдә, йортыңда тынычлык булмаса, табигатьнең матур бизәкләре тукымага шундый матур чәчкәләр булып таммыйдыр да ул.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: