Туганайлар

Балык Бистәсендә ветераннар шахмат һәм шашка буенча турнирда ярышкан

Җиңүчеләргә һәм призерларга Грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылган

Гыйнвар ахырында район мәдәният йортында пенсионерлар (ветераннар) арасында Балык Бистәсе муниципаль районы оешуның 95 еллыгына багышланган шахмат һәм шашка буенча темпо-турнир булып узган. Турнирда Балык Бистәсе һәм авыллардан пенсия яшендәге ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашкан. Бу турыда "Зәй офыклары" хәбәр итә.

Шашка буенча хатын-кызлар арасында беренче урынны - Бәтке авылыннан Мәдинә Нигъмәтуллина, икенче урынны Олы Мәшләктән Валентина Краснова, өченче урынны Олы Елгадан Наталья Фәхретдинова яулаган. Ир-атлар арасында Илфат Гарифуллин (Күгәрчен) җиңүче булган. Икенче урында-Мансур Атнагулов (Трой-Урай), өченчедә - Нурмөхәммәт Касыймов (Трой-Урай) лаеклы дип табылган.

Шахмат буенча хатын-кызлар арасында беренче урынны Балык Бистәсеннән Валентина Решетилова алган, икенче - Валентина Краснова, өченче - Наталья Фәхретдинова. Ир-атлар арасында Урахчадан Виктор Никитин яхшы нәтиҗә күрсәткән.  Икенче урынга Котлы Бөкәш авылыннан Акмалетдин Юнысов, өченчегә - Григорий Краснов (Олы Мәшләк) ия булган.

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: