Туганайлар

“Балтырган” коллективы атнакөн мәктәпләре фестивале дипломанты булды ФОТО

17 ноябрь көнне Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында күпмилләтле атнакөн мәктәпләре һәм республикабызның этномәдәни компонентлы белем бирү учаклары фестиваленең финалы узды.

Атнакөн мәктәпләре гади генә уку йортлары түгел. Бу биналарда милли сәнгатькә зур игътибар бирелә. Татарстан Республикасында барлыгы җиде күпмилләтле атнакөн һәм этномәдәни компонентлы белем бирү мәктәпләре эшләп килә. Бүгенгесе көндә аларда егерме өч милләттән бер меңгә якын укучы белем ала. Шуларның иң-иңнәре генә фестивальгә килгән.

Фестиваль өч турда узган: Әлмәт, Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә.

Чара әле икенче ел гына оештырыла. Шуңа да карамастан, катнашучыларның саны зур фестивальләрнекеннән бер дә ким түгел. Сайлап алу турларында 70 гариза теркәлеп, 400 гә якын бала чыгыш ясаган. Шуларның 36сына гына финалга узу бәхете тигән.

Соңгы турда Халыклар дуслыгы йортының сәхнәсендә татар, рус, чуваш, удмурт, әзербайҗан, әрмән, керәшен ансамбльләре чыгыш ясап, төп приз өчен көч сынаштылар. Коллективлар нык әзерләнгәннәр: һәммәсе дә милли дәртле биюләрен, моңлы җырларын башкарып, тамашачыны һәм жюри членнарын таң калдырды.

Финалистлар арасында галим Геннадий Макаров һәм консерватория студенткасы Вероника Барышникова җитәкчелегендәге "Балтырган" инструменталь-вокал балалар фольклор коллективы да бар иде. Алар уңышлы гына чыгыш ясап, "Халык иҗаты" номинациясендә III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар. Казан шәһәренең 13 нче гимназиясе базасында оештырылган әлеге группа Татарстан халыклары Ассамблеясенең күпмилләтле атнакөн мәктәбенең "керәшен классы" статусында эшли. Биредә төрле милләт балалары керәшеннәрнең җыр культурасын өйрәнеп, төрле уен коралларында уйнап, белем туплыйлар.

Чарадан фоторепортаж карагыз:

Фотолар Геннадий Макаровның шәхси архивыннан да алынды

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: