Туганайлар

Балчыклының ышанычлы терәге

Юра үз туган авылыннан аерылмыйча, гомер буе шунда яшәп, авылдашларының тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен тырышучылардан берсе

Көрәшчеләр нәселе

Юрий Геннадиевичның үз йорты да чиркәүдән ерак түгел. Хатыны, күрше Шәңгәлче авылы кызы, чибәр Анфиса белән үзләренең горурлыгы булырлык уңган-булган ике бала үстерделәр. Уллары Ленар әтисе җитәкли торган предприятиедә эшли, чын мәгънәсендә, директорның уң кулы ул. Әтисе Юрий кебек үк, Ленар да танылган көрәшче. Анысы нәселдән үк килә. Чөнки Юрий Геннадиевичның әнисе Маланҗа яклап бабасы Паул атаклы көрәшчеләрдән булган.

Питрау җыены җитәрәк, ике аягына ике гер тагып, үзенең туган авылы Кушай урамы буйлап йөрү гадәте булган аның. “Җыен җитә, җыен җитә” дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, аякларындагы потлы герләрне сөйрәп атлаучы Малапый Паулының бу сәерлегенә авыл халкы күнеккән була, беркем дә аптырамый. Мәйдан тоткан көрәшче Паул алтмыш яше тулганчы китеп барган шул. Әмма аның ныклыгы, көрәшче егәре оныгы Юрага да, аның улы Ленарга да күчкән, күрәсең.

Юрий Геннадиевич үзе дә Питрау җыеннарында көрәшеп, җиңеп йөрде. Алмашка көрәшче улы Ленар үскәч кенә, мәйданда күренми башлады ул. Әмма хәбәрдарлык җилләре исә башлаган бер чорда Балчыклы авылында Питрау җыеннарын өр-яңадан оештырып җибәрүче дә, озак еллар дәвамында аны уздыртучы да шул Иванов булды.

Якын-тирә авыллардан, шәһәрдән бик күп халыкны, шул исәптән көрәшчеләрне дә җыйган Питрау җыенында уртада бил алышу кичкә кадәр дәвам итә иде. Ул чагында инде көрәшче Паул оныгының улы Ленар мәйдан тотты. Көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионы Ленар, ничәмә-ничә еллар, Балчыклыдагы Питрау җыеннарында гына түгел, район авылларындагы һәм Түбән Кама шәһәрендәге Сабантуйларда да баш батыр булып калды. Ленар – Федераль Сабантуйларда ике мәртәбә абсолют батыр исемен яула-
ган бердәнбер көрәшче! Ижевскийда һәм Владивостокта уздырылган Федераль Сабантуйлардан өенә бүләк машинада кайтып китте ул.

Хәзерге вакытта Ленарның үзенең дә ике улы – Юра белән Ролан үсеп килә. Кем белә, бәлки киләчәктә алар да Питрау җыеннарындагы көрәштә мәйдан тотардай көчле керәшен егетләре булырлар...

Бабасы каберен юллап

Әтисе Геннадий яклап Ивановларның нәселе Аланга барып тоташа. Алан – “Нижнекамскнефтехим” тәэсирендә соңгы елларда юкка чыккан керәшен авылы.

Әнисе Уныйның өзгәләнүләрен күреп үскән Геннадий сугыш кырында ятып калган әтисе Игнатны озак еллар дәвамында эзләтә. Әнисе һәм үзе тилмереп көткән хәбәр бик күп еллардан соң гына Балчыклыга килеп ирешә. Белоруссиянең Могилев өлкәсендәге Горицкий районы хәрби комиссарыннан була ул. Хатта пехотачы Игнат Ивановның Ботвиньево янындагы туганнар каберлегенә җирләнгәне хәбәр ителгән.

“Бабам каберен барып күрермен”, дип әтисенә сүз биргән Юрий Җиңүнең 65 еллык юбилее елында бу вәгъдәсен үти. Әтисенең бертуганы Петрның улы Анатолий белән, җиңел машинада, 1700 километр юл үтеп, Ботвиньево авылына баралар. Совет солдатларының каберләре авылдан ярты чакрымлап ераклыктагы каеннар арасында, зур шакмаклар рәвешендә була. Урта бер җирдә – һәйкәл! Аның ике ягындагы гранит такталарда солдатларның исем-фамилияләре язылган.

Юрий Геннадиевич, олы юлга чыкканда, Балчыклының чиркәү урынындагы туфракны Кушай чиркәвендә изгеләндереп, үзе белән алган була. Шуны, “кайсындадыр безнең бабайның да асыл сөякләре ята бит”, дип, туганнар каберлегенең барысына да сибеп чыга. Күрше Ленино авылының совет-поляк сугышчан дуслык музеендагы стендта 1944 елның 3 январенда һәлак булган Балчыклы егете Игнат Ивановның фамилиясе язылганын да күрә.

Белоруссия җирендә мәңгегә калган солдат Игнатны сыендырган туганнар каберлегеннән алган туфракны алып кайтып, әбисе Уныйның һәм әтисе Геннадийның каберләренә сала Юра...

Гомумән, Балчыклы егете, Түбән Кама халкына хезмәт күрсәтә торган НПАТПның генераль директоры Юрий Ивановның бу тормышта башкарган эшләре күпләрне таң калдырырлык. Аның шикелле югары уку йортын тәмамлаучылардан, инженер-механик буларак, үз белгечлеге буенча эшли башлап, җитәкче вазифасына күтәрелүчеләр дә аз түгелдер. Әмма Юра кебек үз туган авылыннан аерылмыйча, гомер буе шунда яшәп, авылдашларының тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен тырышучылар гына сирәктер. Авылдагы Арбуз чишмәсе дә үзен төзекләндерүдә башлап йөргәне өчен аңа рәхмәт әйтеп агадыр. Авылдашлары да Рождество, Нардуган, Май чабу, Олы көн һәм Питрау кебек бәйрәмнәрне зурлап оештырганы өчен аңа рәхмәтледер...

Пандемия таралу куркынычы бетеп, киләсе елларда Балчыклыда керәшеннең үз бәйрәмнәре гөрләп узсын иде. Һәм, әлбәттә инде, хатыны Анфиса, улы Ленар, кызы Ландыш һәм оныклары Юра, Ролан, Демид, Ефим белән бергәләп, Юрий Ивановка да Балчыклы бәйрәмнәре үзәгендә булырга язсын...

Фирая МОРАТОВА

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: