Туганайлар

Балаларга багышланган гомер

Бөек Җиңү көнен якынайту өчен илебездә һәркем үз өлешен керткән, көчен куйган. Сүзем тыл ветераны булган газиз әбием – Анна ПЕТРОВА турында.

Ул 1925 нче елның шау чәчәкле июнь аенда дөньяга килгән. Әбием 7 классны тәмамлаган көннәрдә Бөек Ватан сугышы башланган. Әбием сугыш вакытында бер ел укыткан да әле, бу инде үзенең мәктәптә укуы тәмамлангач та булган. Шул ук елда 40 көн эчендә ашыгыч рәвештә экзаменнар тапшырып, Бөгелмәдән башлангыч класс укытучысы дипломы алып кайткан. Бер ел өлкән классларда укытса да, кечкенә балаларга белем бирүне ныграк яраткан әбием. Берьюлы икешәр класс укытырга туры килгән аңа. Ул елларда балалар да шактый күп булган. Уку әсбаплары җитмәгән. “Беренче укыткан елымда 20 балага 6 “Әлифба” китабы  бар иде, -  дип искә ала әбекәй. – Иске китаплар дәфтәр булып хезмәт итә иде, чыра белән карага манып аларга яза идем”, - ди ул.

Әбием 36 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган. Аны хәзер дә укучылары бик яратып, олы хөрмәт белән искә алалар. Төрле-төрле очрашулар үткәргән чагында да әбиемне һәрвакыт үзләренә кунакка чакырып, яраткан укытучылары янәшәсендә янәдән бергәләп кыңгыраулы мәктәп еллары хәтирәләрен яңарталар. Әбием укыткан укучылар арасында халык язучысы Григорий Родионов (Гөргөри), Түбән Новгород өлкәсе прокуроры Вадим Антипов һәм башка һөнәр ияләре дә бар.

Укытучылыктан тыш, җәй көннәрендә умарталыкта да, колхозда да эшләргә өлгергән әбием. Ә буш вакытларында тегүчелек белән дә шөгыльләнгән ул. Бер көнгә дүрт күлмәк өлгертә алган Анна әбием. “Бер күлмәк бер сум тора иде, бер сумга алты ипи алып була иде, шулай гаиләмне (эне-сеңелләрен) туендыра идем” – ди ул. Ул елларда кибетләрдә ситса материал күп сатыла, ә әзер күлмәкләр булмый, шуңа күрә авылда һәммә кеше дә әбигә килә торган була.

Илья бабама кияүгә чыгып, беренче балалары – кызлары Галина тугач, бабамның әбисе Евдокия (Аудук) әби балага дип бер умарта бүләк итә. Анна әби әйтә: “Шул ук елны умарталарны дүрт итеп арттыра алдым”, – ди. Бал уңышы күп була иде, авылда иң беренчеләрдән булып телевизор алдык, аннары “Запорожец” машинасы...” - ди ул.

Карт бабам Парфирий сугышка киткәч, олы бала буларак, гаилә башлыгы вазифасы да әбием җилкәсенә төшә. Унике балалы гаиләне туендырыр өчен (Парфирий бабай белән Мария әби гаиләсендә 12 бала дөньяга килә) Анна әбиемә урман да кисәргә туры килә әле.

Әбием әле үзе өчен генә шигырьләр дә иҗат итә. Шигырьләрен гаилә бәйрәмнәрендә безгә илһамланып сөйли. Беренче тапкыр шигырьләрне улы Владимирны армия сафларына озаткач, хатларын шигъри юллар белән моңланып, юксынып яза башлый.

Лаеклы ялга чыкканнан соң да үзенең яраткан эшләре белән шөгыльләнүен дәвам итә әбием: умарта тота, матур-матур күлмәкләр тегә, мал-туар, кош-корт асрый, бакчада яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерә. Аның өе һәрвакыт чиста, пөхтә. Тәмле-тәмле кыстыбыйлар, өчпочмаклар пешереп ашата ул безгә. Мин әбиемне бик яратам, ул миңа тормыш серләрен ача, алтын киңәшләрен бирә.

Узган ел бабай белән бергә гаилә коруларына 60 ел тулды. Быел әбиемә тиздән 95 яшь тула, Алла боерса! Сәламәт һәм озын гомерле булсыннар иде, дип телим.

Людмила АЛАНЛЫ, Лениногорск районы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: