Туганайлар

“Авылымнан китмәс идем”

Мамадыш районы Владимир авылы дөньяга нинди генә талантларны үстереп җибәрмәгән! Аларның исемнәрен санап чыгарга да берничә сәгать вакыт кирәк булыр иде. Танылган кешеләренең берсе, күп яклы талант иясе, Татарстанның халык җырчысы Георгий Ибушев та Владимир авылыннан.

Бу көннәрдә сөекле җырчыбызның чираттагы туган көне. Август ахырында Мамадыш ягында булып, Георгийның авылдагы тормышы белән танышкан идек. Алдагы планнары турында да гапьләшеп алдык. Укучыларыбызга әлеге очрашу вакытындагы әңгәмәне тәкъдим итәбез.

- Георгий, бакчаң - искитмәле. Кайсы вакытта үстерергә өлгерәсең? Әллә җәй көне авылыңнан китеп тә тормыйсыңмы?

- Җаем булса, бөтенләй дә китмәс идем. Эшләгәч, китмичә булмый шул. Әзрәк вакытым булды исә, тизрәк, шушы иркенлеккә ашыгам. Безнең авылныкы кебек табигать башка бер җирдә дә юктыр кебек тия миңа. Монда бит агачлар да, яшелчә, җиләк-җимешләр дә, карамасаң да үсә. Чып-чын менә. Җиргә төртеп кенә куясың - шундук күтәрелеп китә.

- Бакчаңа өр-яңа беседка эшләнгән, нарат исләре килеп тора. Балта эшләренә кеше яллый торгансыңдыр?

- Беседканы ясап бетердем дә, үз эшемә үзем сокланып карап торам. Күз курка, кул эшли, дигәннәре хак икән. Килеп чыкты бит менә. Карлыганнар да, җиләкләр дә котырып уңды. Алмалардан авыз итегез, тәме - телеңне йотарлык. Мин үстердем, дип, мактанып әйтмим, безнең як табигатенең юмартлыгына сокланып әйтәм боларны. Казанга барасым килмичә генә барам.

- Бу матурлык эчендә иҗат эше белән дә шөгыльләнәсеңдер. Икенче китабыңны бастырырга җыенасың дип ишеткән идек, әзерлеге ни хәлдә? Алга таба планнарың белән дә таныштырып кит әле.

- Мин җәй көне иҗат эшенә бөтенләй якын килмим. Әсәрләрем өчен күз җыям. Казанга кайткач кына яза башлыйм. Алтын көзгә аяк атлагач, минем белән әллә нәрсә була. Бертуктамый пыскып яуган яңгырларын яратам, яңгыр асларында хыялланып, исәрләнеп йөрим. Җитешкән тигәнәкләрнең яфракларын сыйпый-сыйпый, алар белән әңгәмә корам.

Кышны да бик яратам. Җәяүле бураннарына кереп адашасым килә. Тыкрык турысыннан себерткән җәяүле буранның матурлыгын берничек тә сурәтләп биреп булмый. Шул турыда бик шәп шигырь язасым килә, әлегә булдыра алганым юк. Минем, шул рәвешле, бураннарда адашып йөрүемне күргән кеше, бу җүләр инде, дип уйлый торгандыр.

Икенче китабыма әле берничә шигырь җитми. Өлгергән, әйбәт дип бәя бирерлек шигырьләр кирәк, сан өчен генә түгел.

Балачак истәлекләрен барлап, чәчмә әсәр язарга исәбем бар. Бик күңелле үтте бит безнең балачак. Ул заманда әле ярый, компьютерлар да, планшетлар да булмаган. Рәхәтләнеп уйнап, балалык чорын кичердек. Хәзерге балаларны җәллим мин, уенның нәрсә икәнен белмичә үсәләр. Марфа Җәкәвенең сүзенә карап, кояшны тотып карарга дип, тау башына менүебез хәтердә. Имеш, тау башында кояш эләгеп тора икән дә, янына барып, тотып карарга була икән. Менә шундый беркатлы, хыялый малайлар идек. Һәр ерганак, инеш, сукмак - безнеке булды. Элек авыл балалар тавышыннан гөрләп тора - без укыганда, мәктәптә дә 224 бала иде. Әни мине 47 яшьтә тудырган. Ә хәзергеләр кая ди, андый яшьтә - утызга җиткәч тә, табарга куркалар. Бала булмагач, мәктәбе, мәктәбе булмагач, авылы бетә. Үзәгебез корый - ә бусы инде иң куркынычы...

- Күңелсез прогнозларны бер читкә куеп, әйдә, шигырь тыңлыйк әле. Яңа иҗат җимешләрең белән укучыларыбызны да таныштырып үт.

- Бик рәхәтләнеп.

Алма коелган төндә

Коела әнис алмалар,

Сибеп чык бөртекләрен.

Сискәнә төн, ә син, күңел,

Нишләдең, әйт, нишләдең?

Йоклатмый мине, йоклатмый

Алмалар тупырдавы.

Еракта ялгыз тальянның

Өзгәләнеп уйнавы.

Йөримен төнге бакчада,

Хыялга, уйга чумып.

Гомернең узган елларын,

Яшьлегемне юксынып.

Коела минем алмадай

Чынга ашмас хыялларым.

Утырам тыңлап бакчамда

Алмалар тупырдавын.

Кайту

Кайтып киләм бакча артларыннан,

Балачактан таныш сукмактан.

Тупылларга иртә саргылт иңгән,

Тау битенә уйчанлык яткан.

Киртәләр дә тоя, таный кебек,

Һәр тыкрык тулы истәлек.

Туган авыл, без бит синнән читкә

Ят иткәнгә чыгып китмәдек.

Оясыннан очкан кошлармыни -

Таралыштык, язмыш таратты.

Ул үзенчә безне бәргәләде,

Ул үзенчә сөйде, яратты.

Вакыт үтә, сизелми дә икән

Гомер дигән нәрсә, уйласаң.

Әй, кырыктан узган яшьтәшләрем,

Егермедә идек без кайчан?!

Нигә ирештек без, кемнәр булдык,

Аштымы соң чынга хыяллар?

Безнең арабызда күпме икән

Адашканнар, шартлап сынганнар?

Сагынганга түзми кайтам менә,

Әрекмәннәр ерып, әремнәр.

Минем җанымдагы сагышымны

Таратырлык итеп кем сизәр?!

Кычытканнарың да гөлдәй синең,

Чишмәләрең тулы татлы су.

Бакча артларында якты тынлык -

Көзгә авышыр чак, ямансу.

- Бу сукмактан кая барасың?- дип,

Әллә инде шунда син дәштең.

-Таллырымны кочып, яшьлегемнән

Китеп барышым, - дип эндәштем.

- Әңгәмәң өчен дә, шигырьләрең өчен дә зур рәхмәт. Чираттагы туган көнең күңелеңә шатлык, тормышыңа бәрәкәт китерсен.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: