Туганайлар

Отец Филипп Федоров: "Авылдашларым Ходай юлыннан тайпылмасыннар иде..."

Кукмара районының Село Чура авылы турындагы иң беренче мәгълүматлар 1711 елга карый. Изге Троица чиркәвенең 1866 елда төзелүе билгеле. Язмышы революциядән соң ябылган йөзләгән башка чиркәүләрнекенә охшаган: сугыш елларында ашлык амбары, сугыштан соң - мәктәп, соңрак интернат, аннан клуб ролен үти. 1993 елның 28 июленнән чиркәүнең яңа тарихы башлана. Рига...

Кукмара районының Село Чура авылы турындагы иң беренче мәгълүматлар 1711 елга карый. Изге Троица чиркәвенең 1866 елда төзелүе билгеле. Язмышы революциядән соң ябылган йөзләгән башка чиркәүләрнекенә охшаган: сугыш елларында ашлык амбары, сугыштан соң - мәктәп, соңрак интернат, аннан клуб ролен үти. 1993 елның 28 июленнән чиркәүнең яңа тарихы башлана.

Рига шәһәреннән кайткан дьякон Владимир Трофимов чиркәүдә 70 елдан соң беренче тапкыр келәү үткәрә. 1998 елда чиркәүдә ремонт башланып, авыл халкы иман йортын яңадан аякка бастыра. Троица чиркәвенең священнигы булып күп еллар инде отец Филипп Федоров тора. Өлкән, тәҗрибәле атакайларыбызның берсе буларак, отец Филипптан редакциянең берничә соравына җавап бирүен үтендек. Сөйләшү Чура авылының киң, иркен, матур итеп җиһазланган Троица чиркәвендә барды.

- Отец Филипп, ничек дин дөньясына кереп киттегез? Сез бит шушы чиркәү-мәктәптә укыган, атеистик тәрбия алган совет баласы.

- Әти бик динле кеше иде. Шушы чиркәү ябылганчы анда эшләгән иеромонах Алексей әтинең духовный атасы булган. Безнең өйдән кеше өзелеп тормады. Малмыж, Шәмәрдән, Балтач якларыннан да килделәр. Чиркәүләр булмаса да, җыелышып, иманнар җырлыйлар иде. Парторг, милицияләр өйгә кереп, әтине кулга алабыз, дип тә йөрделәр. Без шуларны күреп үскән балалар. Безне, биш баланы - әти берүзе тәрбияләде. Әни мин сигез яшьлек чакта ук үлгән. Әти ике атнага бер Казанга чиркәүгә бара, безне дә ияртә иде. Әби- бабайларның өйдә укыган иманнары балачактан ук колакка кергән, күрәсең. Аларның иткән теләкләре аркасында Ходайга тартылганмындыр.

1995 елда әти үлде. 1996 елның 4 февралендә чиркәүгә килдем. Отец Владимир мине үзе янына эшләргә чакырды. Риза булсам да курыктым, бармасам да шикләндем... Еллары бик авыр иде. Акча, эш, түләү юк... Миңа Ходай шушында юл ачты.

- Укыган вакытларда мәктәбегезнең чиркәү икәнен белә идегезме?

- Белә идем. Ул чакта СССРның көчле вакытлары. Мин монда укырга бармыйм, дип торырга ярамый иде. Мәктәптән кала, бүтән белем бирү урыны юк. Ал тарь урынында иде мин укыган класс. Бик кызык хәл килеп чыкты бервакытны. Авылга чегән циркы килде. Мин, бик теләп тә, шунда керә алмадым. Ахырдан, шушында эшкә килгәч кенә, бу турыда уйландым. Священник булып киләсе булганга, чиркәүгә концерт карарга керә алмаганмын, керергә тиешле кеше булмаганмын. Алтарь урынында биек итеп сәхнә корылган иде ул вакытта.

- Ничек керә алмадыгыз, аягыгыз тартмадымы?

- Әллә каян гына килеп чыгып, яшьләр бәйләнделәр. Үземнең дә яшь чаклар бит.

- Иң беренче тапкыр мин Чурага 1998 елда килдем. Уракка төшәр вакыт иде. Отец Владимир белән колхоз председателе Николай Алексеевның рәткә тезеп куелган комбайннарны аруландырып, уракка чыгарга бәхилләп йөрүләрен күреп, бик гаҗәпләндем. Әйтегез әле, Чура халкы совет чорларында да ничек шулай иманын саклап кала алган?

- Чиркәүнең ябылуы бик тирән эз калдырган авылдашлар күңелендә. Бездәге шикелле иске иконаларны башка бер чиркәүдә дә күрмәссез. Барысын да авыл халкы саклаган. Чудотворный иконалар да булган бездә. Бәлки, хәзер дә бардыр... Бар кеше дә могҗизаларны күрә алмый бит, күпләребезнең күзе сукыр хәзер. Моннан 6-7 километр ары Балтач районына караган Сәрдегән дигән авыл бар. Анда элек шырпы фабрикасы булган. Фабрика ябылгач, чиркәүләрдәге иконаларны шунда җыйганнар. Шул иконалардан мәктәпләргә парталар ясаганнар. Мисалга, укытучы өстәлендәге иконаны күрсәтә алам. Иске мәктәптән үзем эзләп таптым мин аны. Чиркәүләрне җимергән вакытларда, кешеләр төннәрен иконаларны култык астына кыстыргалап, өйләренә ташыганнар. Зур иконаларның, башкача коткара алмагач, башларын кисеп алып кайтканнар. Бу вандаллык түгел, ә иконаларны саклап калуның бердәнбер чарасы булган. Иконостастагы иконаларның барысы да Чура авылы кешеләреннән җыелган. Арада киселгәннәре дә бар.

- Казан Духовный семинариясе керәшен яшьләрен льгота белән кабул итә. Владыка отец Феофан да бу турыда искәртә. Күптән түгел биргән интервьюсында "семинариядә керәшеннәрнең динен генә түгел, телен дә, культурасын да, традицияләрен да өйрәтергә тиешбез, бу минем бурычым", -дип әйтә. Сезнең тирәдә укырга керерлек өметле яшьләр күренмиме?

- Семинариядә укып йөрүче егетебез бар. Бөтен өметебез анда. Хәзергә тарих фәне укытучысы ул. Кешедән оялмый, урамда подрясник та киеп йөри, качын да тага (яшьләр арасында оялу дигән әйбер дә бар бит). Бар нәрсәнең үз вакыты бар, безгә көтәргә кала. Узган елны мәктәптә йөрдем. Ата-аналар белән дә сөйләштем. Аннан соң, мәктәптә бу юнәлештә эшләрлек әзерлекле кешеләр дә юк бит. Элеккеге ата-аналар, дәүләт ничек кенә тыйса да, үзләренең диннәрен саклап кала алганнар. Бүгенгеләре, тыю булмаса да, бу хәлгә башкача карый.

- Үзаңыбызны югалта барабыз, дип әйтергә теләвегезме?

- Җәмгыять кире якка таба үзгәрә. Авылда үсеп, шәһәрдә укып, аралашып кайткан кайбер яшьләр бозыла. Буыннар алышынган саен, дингә тартылу кими, дип саныйм мин. Керәшеннәрдә генә түгел, бүтән халыкларда, башка диннәрдә да бар бу. Керәшен керәшенлеген, урыс урыслыгын, татар татарлыгын сакласын иде.

- Үз йөзебезне саклап калу өчен, нишләргә? Буш торган приходларны ничек тутырырга? Халыкны чиркәүләргә ничек тартырга?

- Бер яктан гына карап булмый торган, күпкырлы эш бу. Дин ягыннан гына күтәреп, бу проблеманы чишеп булмый. Священник өй саен кереп аңлатып, әйдәгез чиркәүгә, дип тә йөри алмый. Монда җәмгыять, семья, мәктәп, хезмәт коллективлары да үз ролен уйнарга тиеш. Халык белән шулай итеп эшләмәгәндә, бер якка килеп чыгасыңны көт тә тор. Аның мисалы янәшәдә генә - Украина. Изге Кенәгәдә дә шундый бер мисал бар. Зур чиркәү булган, эшләп торган. Тора-бара кешеләр азайган, священник белән җыручысы гына калган. Бер көнне псаломщицасы да үлгән, священник үзе генә калган. Ул да үлгән - чиркәү дә янган... Бер бетә башласа, бөтенесе дә бетә. Бар булганны сакларга кирәк.

- Казанда керәшен балалары өчен гимназия ачарга, семинариягә керүчеләрне шунда әзерләргә кирәк, диючеләр бар. Шулай ук, бу фикерне утопия дип санаучылар да юк түгел. Сез моңа ничек карыйсыз?

- Әлбәттә, бу утопия. Монда, беренче чиратта, ата-аналар белән эшләргә кирәк. Үзе моңа әзер булмаган ата-ана баласын ничек укырга китерсен? Татарстан бит әле ул Казан гына түгел. Керәшен авыллары да күп. Чагыштырасыздыр, төзекләренә караганда, җимерек авыллар күбрәк. Кабатлап әйтәм, духовный возрождениены священниклар гына башкара алмый, моңа бөтен социаль яктан карарга кирәк. Шул чакта гына ниндидер файда күрергә була.

- Керәшен священникларын, кадрлар җитмәү сәбәпле, төрле регионнарга билгеләп, приходларга беркеттеләр. Сезнең өстәмә приходыгыз бармы?

- Чурадан кала, Янил чиркәвендә дә эшлим. Анда алты керәшен йорты бар. Өч кеше чиркәүгә йөри. Митрополиядән Балтач районының Биктәш авылы чиркәвен дә тәкъдим иткәннәр иде. Киңәшләшкәч, улым отец Рафаилны җибәрделәр. Минем бу турыда да үз фикерем бар. Атна саен барлык чиркәүләрдә дә службалар булсын өчен, һәрбер районга күчеп йөри торган (мобильный) священник кирәк, дип уйлыйм мин.

- Сезне тагын нәрсә борчый, отец Филипп?

- Үз чиркәвебезнең язмышы. 1998 елда башланган ремонтыбыз әле һаман дәвам итә. Элегрәк спонсорларыбыз бар иде, хәзер юк. Псаломщицабыз Анна түти Алексеева бу дөньядан күчте, чиркәү өчен генә түгел, бөтен авыл өчен зур югалту. Ярый ла, Ходай кушуы белән, аның урынына Лариса Михайлова килде. Яшем бар, тазалыгым чамалы, дип борчылам. Чиркәвебез бушап калып, авылдашларым Ходай юлыннан тайпылмасын иде.

Людмила БЕЛОУСОВА сөйләште

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: